Логотип Идель
Бу – тема!

«РӘХӘТЛӘНЕП» БДИ БИРӘМ ДИСӘҢ... /ЛАЙФХАКлар/

«БДИга рәхәтләнеп барып буламы?» Бу сорауга җавапка күбегез «Ничек инде булсын?!» дияр. Тик, ашыкмый тор әле. Баксаң, БДИ яки ТДИны (Төп дәүләт имтиханы, ягъни ОГЭ) уңышлы итеп язуның рецептларын белсәң, берни дә куркыныч түгел икән. Кем әйтмешли, серләрен генә белергә кирәк!



«Организмыңның яшерен серләрен бел!»


БДИ тапшырганнар үзләре ни уйлый соң? Аларның фикерен ишетеп карыйк.



Ләйлә Гыйлаева, Кукмара бистәсенең А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицеен тәмамлаган, хәзер КДМУ студенты, булачак табиб:


– Химияне – 100 баллга, биология һәм рус телен 98шәр баллга тапшырдым. Миңа БДИ тапшыру алай ук авыр булды, дип әйтмәс идем. Чөнки без 9нчы сыйныфтан бирле актив рәвештә әзерләнә башладык. 11нче сыйныфта инде әзерлек интенсив рәвештә барды. Имтиханны тапшырыр өчен:


-​ системалы рәвештә әзерләнергә;


-​ тестларны еш чишәргә;


-​ авыр биремнәргә укытучылар белән чишәргә кирәк.


Мин репетиторларга бер дә мөрәҗәгать итмәдем. Имтиханны тапшырыр алдыннан бераз дулкынлану булды. Сынауны язган мизгелдә минем бөтен борчулы уйларым юкка чыккан иде. Мин барысын да салкын акыл белән чиштем.


Имтиханга барыр алдыннан, аның бары тик гади тест булуын, синең аның белән таныш булуыңны истә тотарга кирәк. Шуңа да каты дулкынланыр өчен урын юк. Әлбәттә, БДИ биремнәре арасында миңа бөтенләй таныш булмаган биремнәр дә очрады. Ләкин аларны син әзерләнгән белемнәргә таянып, югары баллга булмаса да, яхшы баллга чишеп була.


Бер яктан караганда, укучыларның белемнәрен БДИ ярдәмендә тикшерү объектив кебек. Синең җавапларыңны тикшергәндә, беркем дә синең нинди укучы булганлыгыңны, нинди билгеләргә әзерләнгәнеңне белми. Тик икенче яктан, С вариантында үз фикерләреңне язарга кирәк. Син теоретик өлешне бик яхшы белә аласың. Әмма синең җавапларың тикшерү таләпләренә туры килмәскәкә мөмкин. Шул сәбәпле, монда объективлылык югала. БДИ аркасында укучылар автоматлаша, тест чишәргә генә өйрәнә, дип уйларга мөмкин. Чөнки әзерлек вакытында син генә шушы тестлар белән очрашасың. Әмма С өлешендә үзеңнең индивидуаль белемнәреңне күрсәтә аласың. БДИга әзерлек вакытында алган белемнәр университеттагы дәресләрдәге җиремнәр белән кисешә. Имтиханнарга әзерлекнең файдасы булмыйча калмады.


Ринат Вәлиәхмәтов, Яр Чаллы шәһәренең 8нче мәктәбен тәмамлаган, хәзер КДМУ студенты:


– БДИны яхшы тапшыру өчен үз организмыңның яшерен серләрен генә белергә кирәк:


1.​ «Мин барысын да эшлим. Мин барысын да тапшырам». Шундый сүзләр ярдәмендә баш миен программалаштырырга кирәк. Шулай дигәндә, хәтта син бик белеп бетермәгән әйберләрне дә имтиханда язып куя аласың.


2.​ Һичшиксез, үзеңә әзерләнергә. Укытучылар, репетиторлар икенчел булырга тиеш. Имтиханда шпаргалкалар ярамаса да, өйдә аларны әзерләргә, материалны конспектлаштырырга һәм аны кычкырып укырга беркем дә комачауламый. Болай эшләгәндә, берьюлы 3 тоемлау органы эшли – ишетү, күрү, моторика. Бу вакытта син материалны тагын да яхшырак истә калдырачаксың.


3.​ «БДИ вакытында имтиханның ахырына кадәр утыр». Укытучының шушы сүзләренә, әлбәттә, колак салырга кирәк. Мисал өчен, сиңа башта таныш булмаган, катлаулы булып тоелган бирем дә ахыр чиктә чишелерлек була ала.


4.​ Логиканы үстерергә кирәк. Бу төгәл предлметларга, мисал өчен, мин тапшырган химия һәм биология фәннәренә кагыла. Логиканы арттырыр өчен авыр мәсьәләләрне чишәргә, чимшелешләре авыр булганнары буенча укытучыга мөрәҗәгать итәргә, мәсьәләләрне чишүнең планын белергә кирәк. Шул вакытта сиңа бөтенләй таныш булмаган мәсьәлә дә шушы план буенча тотынсаң, чишелә ала.



Стресс нормаль хәлме?



Казанның 177нче лицеенда 11нче сыйныфларның 34 проценты БДИ тапшырыр алдыннан әти-әнисе алдында җаваплылык аркасында стресс кичерә икән. Ә 13 процент укучы укытучы алдындагы җаваплык аркасында борчыла. 46 проценты исә үзенең мондый имтиханны тапшыра алуында икеләнә. Мондый күрсәткечләрне бүген Республика ата-аналарның интернет-җыелышында әйттеләр. Ул БДИ тапшыруга багышланган иде. Бу проблеманы хәл итәр өчен, лицейда:


​ 5нче сыйныфтан башлап, БДИ форматы буенча укыталар;


​ 5-7 сыйныфлардагы озайтылган көн төркемендә (группа продленного дня) төрле предметлар буенча консультацияләр уздырыла;


​ укучылар бөтен предметлар буенча күнекмә тестлары башкара. Бу исә укучының кайсы фәненә кулы ята икәнлеген аңларга мөмкинлек бирә.


БДИны 13 ел дәвамында тапшырсалар да, ул әле һаман күпләр өчен стресс булып кала бирә. Бу аңлашыла да, чөнки борчылу, дулкынлану – безнең организмның нормаль реакциясе.


Стресс симптомнары нинди булырга мөмкин соң? Аларга түбәндәгеләр керә: хәлсезлек, каушап калу, аптыраганлык, борчылу, паника, курку, тиз кызып китүчәнлек, үз-үзеңә ышаныч булмау, депрессия, күңел төшенкелеге, баш авырту, косасы килү, диарея, тирегә тимгелләр чыгуның артуы, мускулларның киеренкелеге, кан басымының бер менүе, бер төшүе, йөрәк тибешенең ешаюы.



Әти-әниләргә киңәшләр


Балага психологик ярдәм күрсәтү – аның БДИны уңышлы тапшыруның мөһим факторы. Шуңа үзегезнең йөрәк парәсен, сынауга керер алдыннан гына түгел, ким дигәндә, бер ай алдан тынычландырырга кирәк.



Инна Идрисова, «Росток» Республика тернәкләндерү һәм коррекция үзәгенең югары категорияле педагог-психологы, эксперт:


 Беренче чиратта, әти-әни баласына, аның БДИ тапшыр алачагына ышанырга тиеш. Моның өчен:


​ баланың элеккеге уңышсызлыклары турында онытырга;


​ элеккеге уңышсызларына түгел, алардагы хаталар турында гына истә тотарга;


​ баланың БДИны уңышлы ерып чыгачагына ышаныч тудырырга;


​ БДИның никадәр җаваплы, катлаулы булуы белән куркытмагыз. Бу баланың мотивациясен үстерми. Киресенчә, ситуацияне киренкеләтә генә.


​ «Без сине ,имтихан нәтиҗәләре нинди булуга карамастан, яратабыз», «Син булдырачаксың, чөнки син әзерләндең», «Сине белгәнгә күрә, барысын да яхшы итеп башкарачагыңда шигем юк», «Син моны яхшы беләсең», «Без сиңа ышанабыз» – мондый сүзләрне ешрак кабатлагыз;


​ бала белән тискәре вариантны – тестны ерып чагы алмаса, нәрсә буласын да уйлап куегыз. Чунки шушы вакыт эчендә бала «Нәрсә булыр, әгәр...» дигән фикер белән яшәп килә;


​ уңайлы уку мохитен булдырыгыз;


​ йокы, туклану режимы, вакытында дөрес итеп ял итү турында да онытмасын.


Уку һәм БДИдан кала, баланың башкалар белән аралышуын да исәпкә алырга кирәк. Мисал өчен, сыйныфташлары, дуслары, беренче мәхәббәте белән аралашу, алар белән мөнәсәбәтләр ничек? Әгәр боларның берәрсендә проблема була икән, бала имтиханнарга яхшылап әзерләнә алмаячак. Укудан катйкач, 4 сорауны да бирергә онытмагыз. Алар «Көнең ничек узды?», «Синең дусларыңның хәлләре ничек?», «Көн дәвамында синең белән нинди яхшы хәлләр булды?», «Сиңа минем ярдәмем кирәкме?».


 

Татарстан Мәгариф һәм министры урынбасары Лариса Сулиманың да БДИ тапшыру алдыннан әти-әниләргә үз киңәшләрен бирә:


– Балагызга һәрчак ярдәм итеп, ярдәм күрсәтеп торыгыз;


– Имтихан тапшыру буенча артык югары планка куймагыз;


– Сезнең дә, баланың да максатлары төгәл булырга тиеш;


– Балага игътибар күрсәтегез, аны яратыгыз;


– Үз балагызга ышаныгыз.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев