Логотип Идель
Бу – тема!

– ПОЧЕМУ? – ПАТАМУШТЫ!

Кеше гомере буена күпме ризык ашый һәм күпме сыеклык эчә?


Ашау һәм эчү – энергия чыганагы, ә энергия безгә яшәү һәм үсеш өчен кирәк. Алардан башка организмыбыз үләр иде. Шуңа күрә ризыктан да, судан башка да без яши алмыйбыз.

Ә гомере буена кеше күпме су эчә һәм күпме ризык ашый соң?

Кешеләр авырлыклары, аппетитлары, сәламәтлек дәрәҗәләре белән аерыла, шуңа бәйле рәвештә безнең тарафтан ашалган ризык күләме дә аерыла. “Гомер буена без күпме ризык ашыйбыз?” дигән сорауга төгәл җавап биреп булмый. Тик уртача алганда бу сан 50 тоннаны тәшкил итә. Моның кадәр ризыкны төяр өчен берничә вагон кирәк булыр иде.

Эчемлекләр дә аз эчелми: 50 мең литр! Хәйран гына зурлыктагы бассейнны тутырыр өчен кирәк булган су кебек була инде бу. Мондый бассейнда рәхәтләнеп колач җәеп йөзеп тә булыр иде әле!

Ник тырнак үскәндә без авыту тоймыйбыз?


Чыннан да, ник? Ә сәбәбе гади икән: алар үскән җирдә нервлар юк. Ә тырнак үсү процессы ничек бара соң?

Тырнак астында матрикс дип атала торган юка тукыма бар. Матриксның күзәнәкләре һәрдаим бүленә. Бүленгән күзәнәкнең яртысы тырнак күзәнәге -  онихобластка әйләнә. Яңа барлыкка килгән онихобласт моңа кадәргесен этә. Нәтиҗәдә, тырнак үсә. Бу вакытта без бернинди дә авырту тоймыйбыз, чөнки әлеге урында нерв җепселләре юк.

Ник алайса тырнак астына берәр нәрсә керсә, бик каты авырта? Матрикста нерв җепселләре булмаса да, ул урнашкан  тырнак йөзендә (ногтевая ложа) алар бик күп. Шуңа күрә тырнак астына шырпы кергәндә шулай каты авырта да инде. Сүз уңаеннан, элекке заманнарда  тырнак астына очлы әйберләр кертеп яки ул тырнакны тартып алып кешеләрне җәзалаганнар.

Зилә САБИТОВА әзерләде


ТАГЫН УКЫРГА:


#ПОЧЕМУПАТАМУШТЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев