Логотип Идель
Бу – тема!

ОРГАНИЗМ СЕРЛӘРЕ: сәгать ничәдә нишләргә кирәк?

Бу дөньяда һәр нәрсә билгеле бер кагыйдәләргә буйсына. Мисал өчен, белем аласыбыз килә икән, безгә дәресләргә йөрергә кирәк була. Тик моны кайчан телисең, шунда эшләү мөмкин түгел. Расписание буенча укырга туры килә. Дәресләрнең расписаниесе (сүз уңаеннан, расписание татарча “җәдвал” була) кебек үк, организмыбызның да үз расписаниесе бар. Әгәр аны белсәң, эшләрне сыйфатлы итеп башкарырга, сәламәтлекне ныгытырга һәм гел шат күңелле булырга мөмкин, ди! “Каян беләсе инде аны?” дисеңме? Без бу мәгълүматны таптык! Сер итеп кенә сиңа да сөйлибез! ;-)

Организмның биологик сәгатенең бик төгәл, беркайчан да үзгәрмәве турында ишеткәнегез бар микән?

1.00. Бу вакытта күпчелек кеше йоклый, ул инде йокының барлык фазалары аша да үткән була.  Шул сәбәпле, әз генә кыштырдаудан да уянып китәргә мөмкин.

2.00. Бавыр бу вакытны организм өчен кирәкле матдәләрне эшкәртү өчен файдалана. Әгәр әле сез һаман да йокламыйсыз икән, бу вакытта чәй, кофе, спиртлы эчемлекләр эчмәгез. Иң яхшысы – йоклау, чөнки нәкъ менә шушы сәгатьтә “зыянлы” гармоннар активлаша.

3.00. Гәүдә ял итә һәм бу вакытта без физик яктан бик көчсез: кан басымы түбән, пульс һәс сулыш алу акрын. Йокының иң тәмле вакыты.

4.00. Гәүдә һаман ял итә. Бу сәгатьтә астма белән авыручыларның йөрәк өянәкләре еш була.

5.00. Организм киләчәк көнгә әзерләнә. Бу вакытта торган кеше йокысыннан тиз айный.

6.00. Кан басымы күтәрелә,  йөрәк тизрәк тибә. Йокы килсә дә, тәнегез инде уянган була.

7.00. Аш бүлмәсенә ашыгыгыз: 7дә иртәнге аш ашау бик файдалы.

8.00. Бавыр агулы матдәләрдән тулысынча арынды. Бу сәгать йөрәкләре авыртучылар өчен яхшы түгел: кан куера, ә аны сыегайта торган кисәкчекләр әлегә “йоклый”.

9.00. Акыл эшчәнлеге активлаша: мәкалә язу яки имтихан тапшыру өчен менә дигән вакыт.

10.00. Организм спорт белән шөгыльләнергә әзер. Эшлекле очрашулар һәм киңәшмәләр дә яхшы нәтиҗә бирер.

11.00. Организмның барлык көчләре дә иң югары ноктада. Йөрәк теләсә нинди басымга да түзә.

12.00. Хәзер бераз ял итәргә дә мөмкин: иртәнге көч-куәт кими башлый.

13.00. Ашказаны ризык сорый. Әгәр хәзер ашамасагыз, ашкайнату системасын зарарлыйсыз.

14.00. Реакция акрыная. Әмма куллар гаҗәеп сизгергә әйләнә.

15.00. Сизү органнары, баш яхшы эшли.

16.00. Канда шикәр күләме арта. Шулай ук бу вакытта кеше теләсә кайсы авыртуга түзә.

17.00. Берәр эшкә тотынсагыз, аны югары дәрәҗәдә башкарачаксыз. Мускуллар бу сәгатьтә бик нык.

18.00. Күбрәк хәрәкәтләнәсе килү теләге уяна.

19.00. Кан басымы күтәрелә, нерв системасы киеренке халәттә һәм без вак сәбәптән дә кызып китүчәнгә әйләнәбез.

20.00. Дуслар белән очрашу өчен яхшы вакыт. Чөнки очрашулар җылы һәм нәтиҗәле үтәр.

21.00. Хәтер яхшыра. Укучылар, студентлар, мыекларыгызга чорнап куегыз. Ә ашказанын бу вакытта “тутырмау” яхшы булыр.

22.00. Әгәр хәзер йокларга ятсагыз, сезне тирән һәм сәламәт йокы көтә.

23.00. Башны мәгълүмат белән тутырырга кирәкми.

24.00. Әгәр йоклыйсыз икән, тәмле йокы. Ә йокламасагыз, вакытны әрәмгә  уздырмагыз. Нәкъ шушы вакытта кешеләрдә гаҗәеп сәләтләр ачыла ;-)

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев