Логотип Идель
Бу – тема!

ӨЧ ТИМЕР МӘЧЕ: ҮЗ КҮЗЛӘРЕМ БЕЛӘН КҮРДЕМ!

Мәчеләргә алай исем китми. Ә менә сәяхәтләргә китә. Шуңа күрә сезгә Россиянең 3 шәһәрендә урнашкан 3 мәче һәйкәле турында сөйлим. Мин аларның барысын да үз күзләрем белән күрдем! #мактанчыкчыпчык

Казан мәчесе

Аны синең дә күргәнең бардыр әле. Ул Казан үзәгендә, җәяүлеләр йөри торган Бауман урамында урнашкан. 3 метр биеклектәге, 2,8 метр киңлектәге    сәке өстендә ятучы тамагы тук мәче һәйкәле 2009 елда куела. Янында тычканы да бар. Аны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Игорь Башмаков иҗат иткән. Һәйкәл Жуковский шәһәрендәге заводта алюминийдән  коелган. Һәйкәлнең аскы өлешендә «Казан мәчесе: акылы Әстерханныкы, зирәклеге Себернеке...» дигән сүзләр язылган. Бәясе якынча миллион сумга төшкән һәйкәл иганәчеләр-эшмәкәрләр акчасына шәһәр хакимияте ярдәме белән эшләнгән.

Ни өчен куелган?

Казан мәчесе турында хикәятләр патшабикә Елизавета Петровна заманыннан башлана. Казанның елгыр мәчеләре турындагы хәбәр рус патшабикәсенә дә барып ирешкән. Имеш, шул мәчеләр Казандагы  тычканнарның барысын да юк итеп бетергәннәр. Патшабикә: «Казанның тычкан тотарга оста булган җирле токымлы иң яхшы һәм иң зур утыз мәчесен табарга һәм аларны карый алырдай берәр кеше белән бергә Санкт-Петербургдагы император галиҗанәпләре сараена юлларга», – дип, махсус фәрман чыгара.

Казан җитәкчелеге шәһәр халкына бу хакта хәбәр тарата. Ниһаять, мәчеләр һәм хуҗалары табыла. Утызы да 1745 елның 13 нче октябрендәге боерык нигезендә Санкт-Петербургка «патшага хезмәткә» озатыла. Казанлыларның тырышлыгы юкка булмаган: тиз арада император сараенда тычканнарның эзе дә калмый.

Казандагы тимер мәче әнә шул гаҗәеп мәчеләр хөрмәтенә куела да инде. Иң кызыгы: мәчебез эш вакытында түгел, ә ял вакытында тәкъдим ителә. Ул да Тукайның «Эш беткәч, уйнарга ярый» шигыре белән таныш ахры.

Ничек барып җитәргә?

Казанның кайсы почмагында булуыгызга карап, һәйкәл янына метро белән дә, автобус-троллейбуслар белән дә килеп җитәргә була. Шәһәр үзәгендә урнашкач, аны эзләп табу да, янына килеп җитү дә артык зур кыенлык тудырмый. Казанда автобус-метро бәяләре – 30 сум. Транспорт картасы белән түләсәгез, 3 сумга арзанрак! Кем әйтте дисәләр, үзем белдем диярсез!

Калининград мәчесе

Декабрь башында тормыш җилләре мине көтмәгәндә-уйламаганда ерактагы Россиягә, ягъни Калининградка илтеп ташлады. Ни өчен «ерактагы» дисәгез, җавап бирәм: анда барып җитү өчен берничә чит ил аркылы узарга туры килә. Сәяхәт турында озаклап сөйләп тормыйм. Монда күргән үзенчәлекле мәче һәйкәле турында сөйлим. Людмила Богатованың «Пруссия мәчесе» Калининградның «Фридрихсбург капкалары» (Фридрихсбургские ворота) дип исемләнгән тарихи урынында урнашкан. Бу мәчене сыйпасаң һәм колак артын кашысаң, теләк һичшиксез тормышка ашачак диләр!

Кашуын кашыдым, әмма шушы үзенчәлекле скульптура белән фотога төшәргә онытканмын. Сез минем анда чыннан да булуыма ышаначаксыз бит инде, әйеме?

Ни өчен куелган?

  Пруссия мәчесе – Кёнигсберг (хәзерге Калининград) шәһәренең  ачкычын саклаучы буларак тасвирлана. Кайбер фикерләр буенча әлеге мәче патшабикә Луизаныкы, икенче фикерләр буенча әкиятче Гофманныкы. Әмма шунысы төгәл билгеле: өйгә Пруссия мәчесе керсә, бәхетсезлекләр урап узачак икән.

Ничек барып җитәргә?

Бу мәче белән танышу Казанныкын күрү кебек үк җиңел түгел анысы. Тик мөмкин. Без үзебез Калининградка очкычта бардык, чөнки алай арзанрак та, тизрәк тә. Поездда барганда берничә чит илне кичәргә туры киләчәк, шуңа күрә бәяләр дә кыйбатрак. Өстәвенә, чит ил паспорты да кирәк булачак. Бүгенге көндә самолеттта бер якка бару өчен якынча 4-5 мең сум кирәк.

«Йошкин кот»

Йошкар-Оладагы эскәмидә утыручы канәгать йөзле мәче яныннан аның белән фотога төшмичә һәм теләк теләп борынын ышкымыйча узып китү мөмкин түгел! Бер мин генә шулай уйламыйм ахры. Фотога күз салсагыз, аның борынының ничек ялтырап торганын күрерсез! Мәче янында балык сөяге һәм «Голая правда» гәҗите дә ята.

Кызыклы факт: бу мәчене Казанда ясаганнар. 2011 елда Йошкар-Олага алып килгәннәр. Аның авырлыгы 150 килограмм, бронзадан коелган. Авторлары – Казан осталары Сергей Яндубаев, Анатолий Ширнин һәм Александр Шилов.

Ни өчен куелган?

Дөресен генә әйткәндә, «ёшкин кот»ның Йошкар-Ола белән бәйләнеше дә юк. Бертөрле әйтелүләреннән кала, билгеле. Әмма әлеге шәһәр бу гыйбарәне дә, мәчеләрне дә бик оста файдалана.

Ничек барып җитәргә?

Мин монда ерак 2017 һәм 2018  елларда дуслар белән машинада барган идем. Мари Иленең Йошкар-Ола шәһәре Казаннан нибары 140 чакрым ераклыкта урнашкан. Анда үз машинаң, автобус яки «абый, утырт» белән  2 сәгать аралыгында барып та җитәргә була. Юлга (бер якка) якынча 200-400 сум кирәк булачак. Үз машинаң белән барсаң, кыйбатрак чыга, билгеле.

Мәче мәче белән, әлеге шәһәрләрдә аннан тыш та бик кызыклы, үзенчәлекле, тарихи урыннар байтак! Мәче сәбәп кенә, әмма, бара калсагыз, шушы атказанган мәчеләрнең койрыгын тотып, фотога төшегез һәм «Ялкын»ның Инстаграмын @yalkin_zhurnali билгеләргә онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев