Логотип Идель
Бу – тема!

«НИ ӨЧЕН?»: ТАБИБЛАР

Ни өчен табибларның халаты ак төстә? Ә ни өчен хирурглар операция вакытында зәңгәр яки яшел халат кия? “Ни өчен?” сәхифәсен сагынган дусларыбыз! Игътибар! Бүгенге темабыз - ТАБИБЛАР. Тагын да төгәлрәге – аларның кием төсләре!

Ни өчен табиблар ак халат кия?

Ак халатлар турында сүзләр беренче тапкыр 19 гасырның икенче яртысында йөри башлый. Моңа кадәр табиблар ак халатлар турында уйлап та карамаган. Ә инде киемнәрен пычратмау өчен алар алъяпкычлар кулланган. Катлаулы операцияләр вакытында перчатка кигәннәр. Хәзер без табибларны киемнәреннән танысак, элек аларны йөзгә карап кына таный алганнар.

Ак халатлар кирәклеге турында сүз беренче тапкыр инглизләр авызыннан чыккан. Инглиз табибы Джозеф Листер ак халатның антисептик үзлекләре булуы турында теория уйлап таба.

Узган гасырда (1918 елда) зур эпедемия вакытында табибларга ак халат “кидерелә” башлый.

Сүз уңаеннан, узган гасырда  халатларына карап хирургларның осталыкларын бәяли торган булганнар. Операциянең ни дәрәҗәдә сыйфатлы башкарылуы, мәсәлән, халатта кан тапларының булу-булмавыннан чыгып бәяләнгән.

Ни өчен табибларның халаты нәкъ менә ак төстә соң? Әлеге сорауга азмы-күпме ачыклыкны колориметрия, ягъни төсләр турындагы фән бирә ала. Һәрберебезнең тойганы бардыр: теге яки бу төсне күргәч, безнең кәефебез үзгәрә. Колориметрия мәгълүматларына нигезләнеп, шуны әйтергә мөмкин: ак төс кешене ачык булуга, фикерләрне туплауга көйли.  Ягъни ул авыруларга уңай йогынты ясый. Ак  халатлы кешеләр пациентларда ышаныч тудыра.

Ни өчен хирурглар операция вакытында зәңгәр яки яшел халат кия?

Моның сере бар: әлеге төсләр табибларга яхшырак күрергә ярдәм итә. Ничекме? Хәзер сөйлибез. Операция вакытында хирург һәрдаим канга, ягъни кызыл төскә карарга мәҗбүр. Ә киемендәге зәңгәр яки яшел төскә карап алу табибка ял итеп алырга мөмкинлек бирә. Баш мие бу ике төсне капма-каршы куя.

Әгәр хирург озак вакыт дәвамында кызыл төскә генә карап торса, ул аңа ияләшә. Шуның аркасында кеше организмының нюансларын аеру авырлаша.

Әгәр вакыты-вакыты белән яшел яки зәңгәр төскә карап алса, хирург кызыл төскә сизгерлеген югалтмый.

Кайбер операцияләрнең тәүлек буе да бара алганын исәпкә алсак, табибларның күзләре өчен мондый ял бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев