Логотип Идель
Бу – тема!

НИ ӨЧЕН: МАШИНАЛАР

Сагындыгызмы? Без дә! “Ни өчен?” сәхифәсен машиналар темасына багышлыйк әле. Ни өчен Генри Форд үзе ясаган автомобильдә озак вакыт йөри алмаган? Ни өчен юллар янына агачлар утырталар? Ни өчен машинаның көче ат көчендә үлчәнә?

Ни өчен Генри Форд үзе ясаган автомобильдә озак вакыт йөри алмаган?

Генри Форд үзе ясаган беренче автомобильдә тиз генә йөреп китә алмган. Ни өчен болай булган соң?  Юк! Машина кабынмаганга түгел! Форд бу автомобильне бер сарайда җыйган, ә сарайның ишеген кечкенә булып чыккан. Автомобильне аннан чыгарып булмаган. Нәтиҗәдә, Генри Фордка диварны җимереп чыгарга туры килгән... Хикмәт булган бу! Машина хәтле машина ясаган, ә беренче карашка вак кына кебек тоелган нюанска игътибар бирмәгән.

Ни өчен юллар янына агачлар утырталар?

Юл салучылар моның җавабын бик яхшы белә. Агачларны юл кырыйларындагы басулардагы игеннәргә күләгә ясау өчен утыртмыйлар. Ул кар юлга салмасын өчен кирәк. Ягъни агачлар карны тоткарлый, машина юлына чыгарга ирек бирмиләр. Нәтиҗәдә, юлда юл һәлакәтләре кими. Юллар өчен җавап бирә торган оешмаларда бу эшне башкара торган махсус кешеләр була. Агачлар начар үскән урыннарга алар куаклыклар утырта.

Тагын ни өчен кирәкме? Агачлар булгач, кояш машина йөртүчеләрнең күзләренә каты яктыртмый. Шулай ук машина йөртүченең игътибарын кырдагы комбайн, тракторлар җәлеп итми.

Ә шәһәрләрдә агачны матурлык өчен һәм машиналардан чыккан төтен, зарарлы матдәләр кимесен өчен утырталар. Агачлар бит зарарлы матәләрне үзләренә йота, кислород бүлеп чыгара.

Ни өчен машинаның көче ат көчендә үлчәнә?

Беренче пар машиналары уйлап табылганчыга кадәр аларның эшен атлар башкарган. Машина барлыкка килгәч, аларның ни дәрәҗәдә экономик яктан файдалы булуын ачыклау өчен аларның көчен ат көче белән чагыштырганнар.

Машинаның көчен үлчәү өчен бер үк эшне башта машина белән аннан ат белән эшләп караганнар. Бер машина башкарган эшне ничә ат башкара? Атның көче әнә шул була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев