Логотип Идель
Бу – тема!

НИ ӨЧЕН: КАРТАЮ

Телибезме-юкмы, УЛ һәрберебезгә киләчәк. КАРТАЮ. КАРТЛЫК. Сәхифәбезне шул темага багышлыйк әле. Ни өчен без картаябыз? Нәрсә ул маразм? Ни өчен ул барлыкка килә?

Ни өчен без картаябыз?

Белүебезчә, күзнәкләр бүленү юлы белән үрчи. Иске күзнәктән яңасы барлыкка килә. Әгәр иске күзәнәк зарарланса, бу кимчелек яңа күзнәккә дә күчәчәк. Нәтиҗәдә, мондый күзнәкләр арта. Шул рәвешле төрле авырулар барлыкка килә, организм картая башлый. Авырганда күп кенә күзнәкләрнең гомере кыскара. Шулай ук төрле бактерия һәм вируслар белән көрәшкәндә дә кеше олыгая.

Күзәнәкләребез өчен организмга кергән төрле зарарлы матдәләр – сыйфатсыз ризык, су, алкоголь, тәмәке тарту дә зыянлы. Стрессның да организмның тизрәк картаюына китерә торган тәэсире бар.

Әгәр күзнәкләр ешрак зарарланса, тора-бара яңа күзнәкләрнең барлыкка килүе кимүгә таба барачак, ә менә иске күзнәкләрнең үлүе ешаячак. Күзнәкләр үлеп тора, алар урынына яңалары барлыкка килми. Кеше шул сәбәпле картая да инде.

Нәрсә ул маразм? Ул ни сәбәпле барлыкка килә?

Маразм - кешенең психик эшчәнлегең акрынаюы, органимзның хәлсезләнүе. Гадәттә, картлык белән бергә килә.

Өлкән яшьтә баш мие күләменең кечерәюе һәм баш мие эшчәнлегенең начараюы кеше организмының уникаль үзенчәлеге булып тора икән. Мәсәлән, бу күренеш маймылларда күзәтелми. Әлеге ачышны Джордж Вашингтон университетындагы галимнәр төркеме ясаган. Тикшеренүчеләр фикеренчә, кешелек шул рәвешле эволюция нәтиҗәсендә ирешкән озак яши алуы өчен “түли”.

Башка факторлар белән берлектә бу олы яшьтәге кешеләрнең акыл эшчәнлеге начараюына, психиканың бозылуына китерә. Галимнәр әйтүенчә, “соры матдә”нең күзәнәкләре  57-58 яшьләрдә зур тизлектә картая башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев