Логотип Идель
Бу – тема!

НИ ӨЧЕН: БАЛЫКЛАР!

Ни өчен диңгез төбендә яши торган балыкалар шундый куркыныч була? Ни өчен балыклар өерләре белән йөзгәндә синхрон рәвештә хәрәкәтләнә? Ни өчен Гондураста балык яңгырлары ява? Бу сорауларга җаваплар әлеге язмада.

Ни өчен диңгез төбендә яши торган балыклар шундый куркыныч була?

Диңгез төбендәге балыкларның тышкы кыяфәте аларның яшәү урыннарының үзенчәлекләренә бәйле. Кырыс шартларга яраклашу өчен балыклар бик нык үзгәргән.

Кояш нурлары диңгез төбенә үтеп кермәү сәбәпле, балыкларның күзләре бик үзенчәлекле. Бу яктылыкны арттыру өчен кирәк.

Диңгез төбендә ризык табу да бик кыен. Шуңа күрә аларның ашкайнату системалары да үзгәреш кичергән. Моның нәтиҗәсендә, балыкларның бөтен тән төзелешләре үзгәргән.

Боларга өстәп, тирәндә яшәүче әлеге җан ияләренә су да басым ясый,  бу да форма үзгәрешенә китерә.

Озын сүзнең кыскасы – мондый балыкларга экстремаль шартлар экстремаль тышкы кыяфәт “бүләк иткән”.

Ни өчен балыклар өерләре белән йөзгәндә синхрон рәвештә хәрәкәтләнә?

Безнекеннән аермалы буларак, балыкларда тагын бер сизү органы бар. Ул – ян сызыгы. Әлеге сызык саңаклардан алып койрыкка кадәр сузылган. Аның ярдәмендә балыклар хәрәкәтләрне, судагы вибрацияләрне тоя. Нәкъ менә шул сызык зур өерләрдәге балыкларга синхрон рәвештә хәрәкәт итәргә булыша да инде.

Кайбер балыкларда (акула, скат) тагын бер тою органы бар. Алар суда яши торган башка җан ияләренең электр кырларын тоярга сәләтле. Шул рәвешле, ерткычлар корбаннарын яшеренгән урыннарыннан эзләп таба.

Ни өчен Гондураста балык яңгырлары ява?

Гондурастагы балык яңгыры – сирәк очрый торган феномен. Ул инде 100 ел дәвамында Йоро департаментында  һәр ел саен май-июль айлары тирәләрендә ява. Шул як кешеләре әйтүенчә, башта кара болыт хасил була, яшен яшни, каты җил исә. Һәм 2-3 сәгать дәвамында яңгыр ява. 

Яңгырдан соң җирдә йөзләгән тере балыклар кала, аларны кешеләр җыеп ала һәм ашый икән.

Әлеге сәер хәлләргә аңлатманы болайрак бирәләр: көчле җил балыкларны судан очыртып берничә чакрымга һавага алып менеп китә, аннан яңгыр белән бергә яудыра. Ә инде балык яңгырының хасил булган урыны дип Йородан 50 чакрым ераклыкта урнашкан Кариб диңгезе санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев