НИ ӨЧЕН: АЯКЛАР ТУРЫНДА КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР!
Ни өчен кешеләрнең аяк үлчәме төрле?
Кешенең аяк үлчәме авырлык, буйга бәйле, чөнки аяклар терәк ролен үти, аларның кешенең тәнен тотып торасылары бар. Буе озынрак һәм авырлык зуррак булган саен, аяк табаны да да зуррак була. Табанның киңлеге, бармакларның озынлыгы исә генетик факторларга бәйле.
Кайбер халыкларның аяклары киң һәм бармаклары кыска була, ә кайберәүләрдә исә тар табан һәм озын бармаклар була. Монысы инде безнең әби-бабаларыбызның борынгы заманнарда аякларына нәрсә киеп йөрүләренә бәйле. Кемдер чабата кигәндә кемдер күн итектән йөргән бит.
Аякларга бармаклар ни өчен кирәк?
Бармаклардан башка без йөри алмас идек. Йөрсәк тә зур кыенлык белән генә. Ягъни нык басып түгел. Шулай ук баскан урында сикерә дә алмас идек. Аяклар безгә җирдән этелеп китү өчен кирәк.
Безнең атлау рәвешебез хайваннарныкыннан бик нык аерыла. Без төз, матур итеп йөрибез. Аяк бармаклары хәрәкәт иткәндә бик мөһим роль уйный. Алар, табан белән беррәттән, тәнне тотып тора, кирәкле юнәлеш бирә, егылып китәргә ирек бирми.
Ни өчен аяк оеганда ул чәнчә башлый?
Бу - нерв рецепторларының реакциясе. Аякны ни өчен көзән җыеруын беләсезме? Кан тамырлары кысылганга күрә шулай була ул. Кислород җитмәгәндә алар шулай эшчәнлекләрен туктатып тора, ә без моны “көзән җыеру” дип атыйбыз. Кан әйләнеше кире үз хәленә кйткач, рецепторлар да “уяна” һәм сигналлар бирә башлый. Көзән җыергач, аякның чәнчеп-чәнчеп алуы – әнә шул сигналлар инде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев