Логотип Идель
Бу – тема!

«НИ ӨЧЕН?»: АВЫРТУ

Авырту (боль). “Ни өчен?” сәхифәсен шушы темага багышлыйк әле. Ни өчен кайбер кешеләр авыртуны тоймый? Ә ни өчен кайчак авырту рәхәтлек бирә? Нигә яра төзәлгәндә кычыта?

Ни өчен кайбер кешеләр авыртуны тоймый?

Авыртуны тоймау – ул бик сирәк очрый торган авыру. Белгечләр әйтүенчә, бүгенге көндә Җир шарында барлыгы миллионга якын кеше авырту тоймый. Һәм бу авыру кешегә бик күп уңайсызлыклар тудыра. Мисал өчен, мондый кешеләр еш кына сөякләрен сындыра. Шулай ук алар организмның сигналларын да тоймый (авыртмый бит), нәтиҗәдә, хастаханәгә бик соң мөрәҗәгать итә.

Тикшерүләр үткәргәннән соң шул ачыкланган: авыртуны тоймау генетик төгәлсезлекләр аркасында килеп чыга. SCN9A, PRDM12 геннары мутацияләнә һәм нервлар буйлап сигналларның йөрешен тоткарлый.

Авыртуны тоймый торган кешеләргә кайчак налоксон ярдәм итә, әмма бу авыруны дәвалый торган универсаль чара әлегә уйлап табылмаган. Әлеге күренешне тикшерү һаман да дәвам итә.

Мондый авыруы булган кешеләр Швециядәге Vittangi дигән авылда күп икән. Алар инде 40ка җиткән. Бу  мутацияләнгән генның нәселдән-нәселгән күчүен раслый.

Ни өчен яра төзәлгәндә кычыта?

Зарарланган тукымада күпләп гистамин дигән нейромедиатор бүленеп чыга. Тәнебез яралангач та, ул тукымадагы күзнәкләрнең тирене яңарту эшен башлавы белән идарә итә. Шул ук вакытта гистамин нерв төеннәрен ялкынсындыра, әнә шул ялкынсындыру кычыттыра да инде. Без аны беренче вакытта тоймыйбыз, чөнки бу кычытуны яра аркасында барлыкка килгән авырту “басып” тора. Ә инде яра төзәлеп, авыртмый башлагач, кычыту үзен сиздерә башлый.

Ни өчен авырту кайчак рәхәтлек бирә?

Ничек инде авырту рәхәт булсын? Була шул! Бәлки, әле кайберләрегезнең тойганы да бардыр? Ни өчен шулай була соң? Тикшеренүләр ачыклавынча, без  каты  авыртыр, дип уйлаган авырту, җиңелрәк кичерелсә, ул безгә рәхәтлек бирә.

Кешеләрнең авыртуны ничек тоюын аңлау өчен  Норвегиянең Осло университетында 16 катнашучыны тикшергәннәр. Махсус җайланмалар аларны “авырттырган”. Шул ук вакытта аларга МРТ да ясаганнар. Беренче очракта кешеләр авырту тойган һәм бу аларга бер дә рәхәтлек китермәгән. Шушы эксперимент вакытында аларга  киләсе авыртуның ниниди булачагын хәбәр иткәннәр. Алар моңа әзер булганнар. Һзм бу юлы авырту рәхәтлек биргән, чөнки алар тагын да катырак авыртыр, дип уйлаганнар. Моның барысын да МРТ күрсәтеп торган. Озын сүзнең кыскасы: авыртуның ул дәрәҗәдә үк көчле булмавын аңлаудан килгән тынычлану хисе кешегә рәхәтлек китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев