НИ ӨЧЕН: ҖАН ИЯЛӘРЕ

Ни өчен кешене яки хайванны чакканан соң умарта корты үлә? Ни өчен бүреләр циркта чыгыш ясамый? Ни өчен Бөтендөнья табигать фонды эмблемасында панда сурәтләнгән? Болар турында җан ияләренә багышланган бүгенге “Ни өчен?” сәхифәсен укыгач белерсез 😉

Ни өчен Бөтендөнья табигать фонды эмблемасында панда сурәтләнгән?

Бөтендөнья табигать фонды (WWF — World Wide Fund for Nature) эмблемасындагы панданың прототибы - Чи-Чи исемле панда. Аны 1961 елда Лондон зоопаркына алып килгән булалар. Панданың сайлануы очраклы түгел: аклы-каралы хайван төшкән рәсемне чыгарту төсле сурәтне чыгартуга караганда арзанрак бит.

WWFка нигез салучыларның берсе Питер Скотт бу турыда: “Без матур да, юкка чыгу куркынычы да янаган, шул ук вакытта, кешеләрнең күңелен дә эретә алырдай җан иясе эзләдек. Аклы-каралы вариантта чыгартканда кыйбат булмавы да безнең өчен мөһим иде”, - дигән.

Ни өчен бүреләр циркта чыгыш ясамый?

Бүреләр – өер белән яши торган хайваннар. Аларга бергә яшәү, бергә ауга чыгу уңайлы. Бүре өере – социальләшкән төркем, андагы һәр җәнлекнең үз роле бар. Ялгыз бүрегә яшәве күпкә авыр һәм ул күп очракта озак яшәми дә. Аны бөтен җирдән куалар. Шуңа күрә бүре гомере ул яшәгән өергә бәйле.

Бүренең ни өчен циркта чыгыш ясамавын аңлый башладыгызмы әле? Сәбәбе шул: бүрене цирк сәхнәсенә чыгару өчен бер бүрене генә түгел, ә бөтен өере белән өйрәтергә туры киләчәк. Бу – бик авыр эш, чөнки ул өердәге җәнлекләрнең саны күп.

Игътибар иткәнегез бармы: циркта чыгыш ясый торган хайваннар табигатьтә ялгыз яши (юлбарыс, фил).

Ни өчен кешене яки хайванны чакканан соң умарта корты үлә?

Умарта корты  – әйләнә-тирәдәгеләргә карата бик дустанә мөнәсәбәттәге бөҗәк. Ул беренче булып беркайчан да тими. Тик әгәр дә үзенә куркыныч янаганын тоеп алса, саклану максатыннан чага. Чакканан соң умарта корты үлә, дигән фикер бар. Бу чынлыкта да шулаймы?

Чынлыкта умарта корты чакканнан соң гел үлми. Бу хәл корт тән тиресе эластик  булган хайванны тешләгәндә генә була. Умарта кортының чага торган энәсе гарпунны хәтерләтә. Әгәр корт аны шома тиреле җан иясенә кадаса, энә тиредә кала. Бөҗәк, ычкынырга теләп, аны тарта, нәтиҗәдә, энә чыкканда кортның эчке органнары да чыга. Шуңа күрә корт үлә. Әгәр умарта корты берәр бөҗәкне чакса, ул энәсен бернинди авырлыксыз тартып ала, чөнки бөҗәкләрнең тәннәре хитин (ул эластик түгел) белән капланган.

Теги: ни өчен

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 8 гыйнвар 2021 - 17:17
    УРЛАНГАН БӘХЕТ Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да. 
    978
    0
    4
  • 6 гыйнвар 2021 - 14:13
    ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
    821
    0
    2
  • 3 гыйнвар 2021 - 10:05
    «ДУСЛАРЫМ МИННӘН ЧИТЛӘШТЕ...» «Без сыйныфта 3 кенә кыз. Моңа кадәр гел дус булып, бер-беребезгә ярдәм итешеп укыдык. Быел алар икесе миннән читләште. Тәнәфестә дә гел бергә чыгып китәләр. Мин яннарына килеп утырсам, сөйләшми башлыйлар. Берәр нәрсә сорасам, теләмичә генә җавап бирәләр. Минем дә алар белән дус буласым, аралашасым килә. Нишләргә икән?» Аноним, 15 яшь
    777
    0
    0

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019