Логотип Идель
Бу – тема!

«NAURUZ SCHOOL»: Якутия һәм Венгрия студентлары очрашты

Россиядә һәм чит төбәкләрдә яшәүче халыкларның үзенчәлеге нәрсәдә? «Nauruz school» милли студияләр халыкара фестиваленең асылында телне генә түгел, үз халкыңның йолаларын саклап калу да ята. Әлбәттә, мәдәният белән бергә заманчалык та онытылмый. Студент-артистлар 21нче гасыр проблемаларын ачып сала.

Якутия студентлары


Арктика дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты (Якутия республикасы) “Кыыс Дэбилийэ” (“Дэбилийэ – сугышчы кыз”) спектаклен тәкъдим итте. Олонхо героик эпосы – якут мәдәниятенең аерылгысыз өлеше. Элек-электән үк әлеге форма балаларга белем бирү һәм тәрбия чарасы була. Гомумән алганда, “Дэбилийэ – сугышчы кыз” әсәре якут фольклорының мирасы санала.

Постановка якут халкының явызлык белән көрәшкән вакытта ярдәмгә килгән көчле сугышчы кыз хакында. Ул кешеләрне явыз көчләрдән азат итәргә булыша. Шул мизгелдә мәхәббәтен очраткан гүзәл кыз, аннан баш тарта. Нәтиҗәдә, Ексеку дигән мифик кошка әверелә һәм очып китә. Сугыштан соң ул кешеләрне пычрак уйлардан арындыра, җирдә тынычлык булдыра.



Әлеге спектакльдәге студент-артистлар якутларның милли костюмыннан чыгыш ясый. Аларның үзләрен сәхнәдә җитез тотуы спектакльне динамикалы итә. Артистлар, борынгы эпосны җанландырып, аны үз энергетикасы белән тулыландыра.  Алар башкарган халык уеннары, якут йолаларының чагылышы, халык җырлары, пластикалы биюләр моңа мисал булып тора. Спектакльнең милли уен кораллары көйләре белән үрелеп баруы сокландыра. Яшь артистларның бугаз белән җырлавын (горловое пение) әйтмичә калып булмый. Спектакльнең сәнгати яктан эшләнешенә килсәк, биредә тойук – якут халкының тантаналы импровизацияле мөнәҗәтләр –башкарылуы аерым билгеләп үтүгә лаек.



– Бу очрашу безнең өчен сулар һава кебек кирәкле иде. Чөнки, еракта урнашу сәбәпле, мәгълүмати вакуумда яшибез. Безне кунакчыллык белән кабул итүләре, фестивальнең оештыру ягы белән шаккаттырдылар. Студентлар өчен әлеге чара аларның тырышлыгы, артист булырга омтылышы һәм зур теләкләре өчен әҗер булып тора. Алар үз профессиясенә җаны-тәне белән гашыйк, – ди режиссер-педагог Мария Маркова.

Венгрия студентлары


Капошвар университетының сәнгать факультеты (Венгрия) студентлары спектакле иң эмоциональ постановкаларның берсе булгандыр. Венгриядә яшәсәләр дә, бу яшьләр рус драматургы Иван Вырыпаевның “Сәрхүшләр” спектаклен сайлаган.

Венгриядә актерларны әзерли торган ике уку йорты бар. Берсе – Венгрия башкаласы Будапештта, икенчесе – Капошвар шәһәрендә. Капошвар университетының сәнгать факультеты 20 ел элек кенә оешкан. Шуңа да карамастан, биредән танылган шактый артист чыккан.



– Әлеге спектакль – студентларның диплом спектакле. Иван Вырыпаев популяр һәм яңа рус драматургиясенең мөһим авторы. Ул Венгриядә дә зур кызыксыну уятты. Әлеге пьеса Венгриянең милли театрында куелды. Аны тамашачылар бик яратып кабул итте. Текстның фәлсәфәсе студентларга да тәэсир итте. Алар, үзләренең өч диплом спектакленең берсе итеп, шушы пьесаны сайлап алды. Аны актерларның берсе сәхнәләштерде, – ди Дьюла Ийеш исемендәге Венгрия милли театрның әдәби-драматик бүлеге мөдире Андраш Козьма.

Бу – гадәти булмаган, кешене уйландыра торган спектакль. Аны карагач, тормыш, иман, Ходай турында фикер йөртә башлыйсың. Бу – кешеләрнең сәрхүш вакытында искә төшә торган уйлары. Әмма сәрхүшлек монда физик халәт буларак түгел, күпкә киңрәк күренеш буларак кабул ителә.

ГИТИС студентлары


Россия театр сәнгате  институты (ГИТИС) студентлары Фридрих Шиллер пьсасы буенча “Мәкер һәм мәхәббәт. Режиссер уеннары” спектаклен тәкъдим итте. Әлеге пьесаны сәхнәләштерүдә 10 студент катнаша. Алар ярты ел дәвамында 120 этюд әзерләгән, аларның 40ы спектакльдә күрсәтелде.

– Күп еллар дәвамында беренче тапкыр режиссер курсында бер-берсе белән дус һәм аралаша торган команда формалашты. Гадәттә, 3нче курска таба режиссер төркеме формаль рәвештә генә яши башлый. Ә биредә яшьләр бер-берсе белән дус һәм бергә эшли. Әлеге пьеса турында төрле бәхәсләр йөри. Кемдер аны куярга ярамый, ди, кемдер театраль педагогикада яңа сүз, дип атый, – ди ГИТИСның драма режиссурасы кафедрасы өлкән укытучысы Михаил Чумаченко.



ГИТИСның режиссура бүлегендә укучы студентлар алны-ялны, көнне-төнне белмичә укый икән. Мәскәүнең чын режимын тоеп яшиләр. Алар өчен театрга бару – бәйрәм, ә гадәти эш вакыты 9дан төнге 11гә кадәр дәвам итә. Тик әлеге уку йортына керү өчен, шактый тырышырга кирәк. Чөнки актер курсына кызлар арасында 1 урынга 700 кеше дәгъва кыла, егетләр арасында – 70. Ә режиссерлык курсында бер урынга 50 кеше керергә тели. Студент Феодосий Скарвелис ГИТИСка Грециядән укырга килгән. “Россиядә остаз һәм студент мөнәсәбәтләре системасы булдырылган. Остаз уку дәвамында эшнең ничек барасы билгели”, – ди студент.

Инициатива


Фестивальнең өченче көнендә чит төбәкләр, илләрдәге театр һәм уку учреждениеләре вәкилләре белән түгәрәк өстәл узды. Нәтиҗәдә, төрки телле дөньяның театр һәм уку оешмалары ассоциациясен булдыру идеясе тәкъдим ителде. Аны театр сәнгате, белем бирү, нәшрият эшчәнлеге, тәрҗемә итү, фестиваль эшчәнлегенең мәгълүмат базасын юнәлешләре буенча оештырырга телиләр. Ә белем бирү өлкәсе студентлар белән алмашу, педагогик тәҗрибә, онлайн рәвештә укуны күздә тотарга тиеш.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Фотолар фестиваль дирекциясеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев