Логотип Идель
Бу – тема!

МӘКТӘПТӘ ТЕЛЕФОННАР ТЫЕЛЫРМЫ?

Мәктәпләргә мобиль җайланмаларны куллануны чикләү мәсьәләсен карарга тәкъдим итәләр. Россиянең Мәгариф министрлыгы, Роспортребнадзор, Рособрнадзор һәм Россия белем бирү академиясе мондый идея белән чыккан.

Түрәләр укучыларга гына түгел, хәтта укытучы һәм әти-әниләргә дә мобиль чаралар куллануны чикләргә тели. Аерым алганда, аларның һәрберсенә, мәктәпкә кергәндә, гаджетларны  тавышсыз режимга куюны мәҗбүриләштерергә телиләр. Укучыларга исә уку процессында гаджет куллануны чикләргә тәкъдим итәләр.

Мәктәпләргә “зарурлык һәм мөмкинлек булганда” дәрес вакытында телефонны куя торган урын булдырырга киңәш биргәннәр. Шулай ук, гадәттән тыш хәл булганда, әти-әни баласы белән ничек элемтәгә чыга алачагы турында да килешеп куярга кушканнар. Гомумбелем бирү йортларына шулай ук телефон куллануның сәламәтлеккә зыяны турында профилактика уздырырга, гаджет куллану культурасы турында сөйләргә кушалар.

Шунысы да бар: чикләүләр сәламәтлеге өчен мобиль чара кирәк булган балаларга кагылырга тиеш түгел. Мисал өчен, кайбер кешегә кандагы глюкоза дәрәҗәсен билгеләү өчен гаджет кирәк булырга мөмкин.

Федераль ведомстволар телефоннарны организмга булган зыянының профилактикасы һәм белем бирү процессының нәтиҗәлелеген арттыру өчен тыярга тәкъдим итә. Бу халыкара тәҗрибә һәм җәмәгать фикере нәтиҗәләренә таянып эшләнелә. Дөнья күләмендәге тәҗрибә шуны күрсәтә: мобиль чараларны гел куллану һәм мәктәптә файдалану психик тайпылыш, гиперактивлылык, йокысызлык, ярсучанлыкка, шулай ук акыл эшчәнлегенең кимүенә, хәтер, игътибар начараюына китерә.

Киләсе елда Роспотребнадзор укучыларның сәламәтлеген мобиль телефонны куллану чикләнгән вакытта тикшерәчәк, ә Рособрнадзор һәм белем бирү академиясе бу белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттыруга йогынты ясау-ясамавын билгелиячәк.

Россиядә үткәрелгән сораштыру да шуны күрсәтә: укытучыларның – 90, әти-әниләрнең 89, укучыларның 61 проценты дәресләрдә телефонны чикләү яклы.

Җәмәгатьчелек фикере фонды 53 төбәктә 1500 кеше арасында мондый сораштыру уздырган. Аның нәтиҗәләре буенча россиялеләрнең 65 проценты гаджетлар укуга комачаулый, дип сайлый. 19 проценты балаларга гаджетны мәктәпкә алып килүне бөтенләй тыярга тәкъдим итә. 13 проценты мәктәпкә кергәндә, гаджетларны алырга, өйгә кайтканда гына бирергә тәкъдим итә. 29 проценты проблеманы күпертелгән, дип саный.

4 июль көнне Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко мәктәпләрдә смартфоннарны тыю тәкъдиме белән чыкты. Аның фикеренчә, бу чаралар балаларның укуына комачаулый, уку вакытында аларны кая булса да калдыру урлау мөмкинлеген булдыра.

 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

 

 

 

Тагын укырга:

 

 

 

САУ БУЛ, СМАРТФОН!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев