Логотип Идель
Бу – тема!

МИРАСЫБЫЗНЫ САКЛЫЙК!

Халкыбызның иң зур хәзинәләренең берсе – музыка уен кораллары. Кураен аласыңмы, кубызынмы, гармунын, думбырасын – барысының да моңнары күңелгә үтеп керә. Бәһасе булмаган әлеге байлыкны югалтмый саклау – безнең изге бурыч. Шуны истә тотып, 18нче декабрь көнне Казанның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 144 мәктәптә искиткеч чара булып узды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Рәмзия Вакыйф кызы Мөслимова һәм Гөлсем Газиз кызы Минзянова әзерләгән күркәм чара нәкъ менә татар халык музыка уен коралларына багышланды. «Һәр телеңдә моң» дип аталган әлеге чара уен кораллары белән танышудан башланып китте һәм укучылар әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Кунак буларак «Риваять» этно музыка төркеме җитәкчесе Руслан Габитовның килүе кичәне тагын да җанландырып җибәрде. Руслан абыйлары укучыларны музыка уен кораллары белән якыннан таныштырды, аларда берсеннән-берсе матур көйләр уйнап күрсәтте. Кыска гына вакыт эчендә укучылар белән хәтта трио оештырды алар! Кашыклар ярдәмендә көй чыгарып, җырлап күрсәттеләр.

Әлеге чарадан укучылар рухи азык туплап, музыка уен кораллары буенча бик күп яңа мәгълүмат белеп таралышты. «Татар булуыгыз белән горурланыгыз, туган телебездә сөйләшегез! Тарихыбыз белән кызыксыныгыз, чөнки үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк», – диде укучыларга Руслан Габитов.

Татар теле укытучыларның янып-көеп, укучылары өчен тырышып йөрүләрен күреп, күңел сөенә. Тик мондый чараларның кысан кабинетларда узуы гына күңелне тырный. Киләчәктә телебезгә, милли мирасыбызга багышланган чараларга җитәкчелек тарафыннан игътибар артыр, алар иркен залларда, тагын да күбрәк укучылар өчен уздырылыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев