Логотип Идель
Бу – тема!

МИНЕМ ДУСТЫМ «ДОШИРАК»СЫЗ ТОРА АЛМЫЙ

Минем яраткан йорт хайваным дип әйтү белән күпләрнең күз алдына йомшак, сырпаланырга яратучы песи, ерактан ук һау-һаулап каршы алучы , бияләй хәтле телен салындырып, бер дә арттан калмый йөрүче тугры дус - эт килеп баса. Ә минем... Ә минем исә бераз башкарачак...

Минем дустым йомшак та, тугры да! Чакырган чакта шунда ук йөгереп килә, янәшәмнән теркелдәргә ярата, кайтуымны зарыгып көтеп ала. Тавышы белән бөтен йортны яңгырата, йоклаган бүлмәм тәрәзе төбенә килеп, мине дә уята. Йә, сүземнең кем турында барганын абайлап өлгердегезме инде? Сүзем – яраткан тугры дустым әтәч турында...

Табигатьнең кануны катгый!

Мин авыл кызы. Әти-әни каралты-курада мал-туар асрый, җәйләрен ишегалдыбыздагы чирәмдә тавыклар тибенә, су буеннан каңгылдашып казлар кайта. Җәй айлары кечкенә бәбкәләрне, чебешләрне карап, аларның исәнлеге өчен кайгырып үтә. Һәр ел саен безнең кетәклектәге бер тавык айга якын ояда утырып чебиләр чыгара. Чебиләр бераз тернәкләнә төшкәч, тавык аларны ияртеп, «корт-корт» килеп йорт тирәсендә йөри башлый,  төннәрен канат астына алып йоклата үзләрен. Тик... табигатьнең  кануны катгый: чебиләр үсә төшеп, чыгарган канатлары тавыкның канат астын авырттыра башладымы, тавык, чебиләрен тормыш иркенә калдырып, яңадан кетәклеккә кайта. Бу мизгелләр чебиләр өчен бик авыр була, әниләрен күпме чакырсалар, эзләсәләр дә, аларны ят итә тавык, якын китерми...

Бу юлы да тавык оя тутырып сигез чеби чыгарды. Тик бар чебиләр дә әтәч булып чыкты. Үсә төшеп кикрик яргач, үзара «әтәчләнә» үк башладылар. Җәй урталарында бакчабызда сигез әтәч чабып йөри иде инде. Кич җитү белән кечкенә әтәчләрне читлеккә куып кертү сеңелем белән минем өстемә йөкләнә. Шуларны куа-куа хәлдән таеп бетә идек.

Попугайны уздыра...

Көннәрдән бер көнне шул чебиләр арасыннан аксылрак төстәге бер әтәч малаена игътибар иттек. Башка чебиләрнең инде таракка охшап кикрикләре үссә дә, бу әтәчнең кикриге бик бәләкәй, әмма томшык астындагы алкалары зур иде. Әллә шуннан оялып, бу чеби башкалардан аерылып йөри, гел ялгызы күренә иде. Сеңелем белән аны кызганып, башкалардан аерым ашата башладык. Әтәччек кулга ияләшеп китте һәм бездән бер адымга да калмас булды. Әле алай гына булса ярар, янына килеп тезләнүең була, беләккә сикереп менеп, җилкә башына менеп кунарга да күп сорамый. Син торып баскач та, курыкмыйча, җилкәдә утыра бирә. Чын попугай инде менә! Кичләрен әтәчләрне читлеккә ябарга да җиңелрәк була башлады. Курдюгыбызны (әтәччә кычкырырга тырышып, кызык авазлар чыгарганга, исемен Курдюк дип куштык) читлек кырына чакырып китереп ашарга салабыз да, калганнары йөгереп килгәч, барысын бергә куып кертәбез.

Бер кетәклеккә – 8 әтәч?!

«Бер казанга ике тәкә башы сыймый», ‒ диләр бит. Ә бер кетәклеккә? 8 әтәч шулай ук сыя алмас иде. Шуңа да көзен Курдюк кетәклектә тавыклар белән берүзе торып калды. Ә иң кызыгы, кикриге барсыннан да купшырак булып үсеп чыкты, чын әтәчкә әйләнеп куйды! Тавышы да бик үзенчәлекле, ләкин «кик-ри-күк»нең соңгы иҗеген әйтеп бетерә алмый, бик кызык итеп тәмамлап куя.

Әтәч өйдәге кешеләрнең күңелләрен күтәрергә дә бик оста булып чыкты. Беркөнне, йортта эшләп йөргәндә, әти әтәч кычкырган тавышны ишетеп ала. Караштыра – күренми әтәч. Тик тавыш тагын кабатлана. Әти, берәр кая кысылмаганмы бу әтәч, дип, эзли башлый. Ләкин таба алмый. Шунда каралты буендагы әйләнеп капланган чиләккә күзе төшә. Чиләк кымшанып куя, әти эшнең нидә икәнен абайлап алып, әтәчне чиләк астыннан чыгара. Курдюгыбыз чиләктә калган бодайны чүпләргә менеп баскан, ләкин чиләк капланып, аста калган икән.

Ә беркөнне... тагын бер вакыйга булды. Әтәч кычкырган тавышка тәрәзәдән күз салсак,  бакчадагы чыпчыклар оясына зыян салырга менгән песине Курдюгыбыз очып-очып чукып маташа... Башкалар арасыннан аны сайлап ялгышмаганыбызны аңладык. Гаделлек яклы ул безнең, берәүне дә рәнҗетергә юл куймас!

Тагын бер кызык фактны оныта язганмын бит... Курдюгыбыз... «Доширак» ярата! Авылга кайтырга чыккан саен, кетәклектә көткән якын дустыма күчтәнәч алырга керми калмыйм.

АЛСУ НУРГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев