Логотип Идель
Бу – тема!

«МИН КУЛЫМА КИТАП АЛАМ...»: ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ШӘП ӘСӘРЛӘР ИСЕМЛЕГЕ

Китап – белем чишмәсе, китап – күңел көзгесе, дибез. Бу – хак, чыннан да шулай. Әдипләребезнең, мәгърифәтчеләребезнең, дин әһелләребезнең кайсын гына алма, алар барысы да балачакларында китап укып, китапка тирән мәхәббәт һәм хөрмәт белән үскән.

Тукланмыйча яшәп булмаган кебек, укымыйча да яшәп булмый, дип исәплим. Минем өчен китап – көндәлек ихтыяҗ ул.

Укырга-язарга өйрәнгәннән бирле китап укыйм. Һич арттыру булмас, мәктәп елларындагы бер көнем дә китапсыз үтмәде. Маҗаралы, мавыктыргыч эчтәлекле китапларны, мәсәлән, Мирсәй Әмир дигән язучының «Балыкчы ялганнары» исемле китабын, онытылып китеп, дәрес вакытында да укыганым булды. Парта астына яшереп, тез өстемә куеп, укытучы апага күрсәтми укыйм, имеш. Авыл китапханәсеннән ике көнгә генә дип алган әлеге китапны укытучы бер ай чамасы кире бирми йөртте. Сабак булды ул миңа. Китапны вакытында кайтармагач, китапханәче апа да бүтәнне бирми. Чарасызлыктан, өебездә булган китапларны кат-кат укырга туры килде.

Китап – бөек тәрбияче, ди Тукай абый. Китап – юл күрсәтүче маяк, китап – ярдәмче: һөнәр сайлаганда, бигрәк тә. Минем язучы булып китүемдә, һичшиксез, китапның роле зур булды.

Өлкәннәрнең кайвакыт: «Мин китапны су урынына эчтем!» – дигәнен ишеткәнегез бардыр. Мин дә белем чишмәсе булган китапны, суга сусаган юлчы-мосафирдай, тончыга язып, эчтем дә эчтем. Нинди китапка күзем төшсә, хәтта ул кайбер нечкәлекләрен зурлар гына аңлый торган эчпошыргыч роман булса да, аны ахырынача ерып чыга идем.

Балачагымда укыган китапларны хәтеремдә яңартам. Аеруча яратып укылганнары онытылмый да онытылмый инде! Еллар үткән саен, китапка карата мөнәсәбәт тә үзгәрә. Хәзерге балаларның күбесенә китаптан битәр, телефон якын кебек. Ләкин бернәрсәне онытмаска кирәк: китап ул – мәңгелек, кеше беркайчан да укудан туктамаячак, заманында ата-бабалары укыган, хәзер инде классикага әверелгән китапларга, телибезме-теләмибезме, барыбер ихтыяҗ булачак.

Ишеткәнегез бардыр бәлки, берәр кеше турында сүз барган чакта, кайвакыт өлкәннәр: «И-и-и, бигрәк буш кеше инде бу!» – дип әйтеп куя. Андый буш кешеләрне мин беркайчан да китап укымаганнардыр дип күз алдыма китерәм. Чынлап уйласаң, ул шулайдыр да әле.

Әкият – икенче төрле итеп әйткәндә, шул ук китап инде ул. Димәк, китап укырга кирәк, китап синең яшәү рәвешең булырга тиеш.

Йомгаклап, киңәш рәвешендә, бүгенге балаларга һәм яшүсмерләргә түбәндәге китапларны укырга тәкъдим итәр идем:

Татар әдәбиятына караганнары:

«Кирлемән» (Р.Хафизова),

«Занзибар зәңгәр болытлар артында» (М.Юныс),

«Айбаш» (Г.Сабитов),

«Әкиятләр» (А.Алиш),

«Тылсымлы көзге» (Ш.Галиев),

«Рөстәм маҗаралары» (Г.Кутуй),

«Без – кырык беренче ел балалары» (М.Мәһдиев);

Рус әдәбиятына нисбәтлеләре:

«Белмәмеш маҗаралары»/«Приключения Незнайки» (Н.Носов),

«Ал җилкәннәр»/«Алые паруса» (А.Грин),

«Айболит» (К.Чуковский),

«Ике капитан»/«Два капитана» (В.Каверин),

«Денис маҗаралары»/«Денискины рассказы» (В.Драгунский),

«Буратино» (А.Толстой),

«Хәнҗәр»/«Кортик» (А.Рыбаков);

Чит ил әдәбиятына кагылышлылары:

«Чиполлино»/«Le Avventure Di Cipollino» (Д.Родари),

«Том Сойер маҗаралары»/«The Adventures of Tom Sawyer» (М.Твен),

«Робинзон Крузо»/«Robinson Crusoe» (Д.Дефо),

«Нәни принц»/«Le Petit Prince» (А.Сент-Экзюпери),

«Гулливер маҗаралары»/«Gulliver's Travels» (Д.Свифт),

«Алхимик»/«The Alchemist» (П.Коэльо),

«Алиса Могҗизалар илендә»/«Alice's Adventures in Wonderland» (Л.Кэрролл).

Ләбиб ЛЕРОН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев