Логотип Идель
Бу – тема!

"МИҢА iPhone АЛЫР ӨЧЕН ӘТИ-ӘНИЕМӘ 2ШӘР АЙ ТЫРЫШЫП ЭШЛӘРГӘ ТУРЫ КИЛӘ!"

"Акча бездә бер букча!", диләрме әле. Ә бит тиеннән сум, ә сумнар - бер букча җыелганчы күпме тырышырга кирәк. Акча эшләү - бер хәл булса, аны дөрес тота белү, дөрес "җыя" белү һәм өстәмә табыш китерерлек итеп дөрес файдалана белү - ансы икенче мәсьәлә. "Бу хакта миңа уйланырга иртә әле!", дияргә ашыкма. Финанс грамоталылыгына никадәр иртәрәк төшенсән, олы тормышка аяк басу шулкадәр җайлырак булыр, ди белгечләр.

Акчаны ничек экономияләргә һәм дөрес итеп кулланырга? Кредит, акча бастыру, банк ставкалары – боларның барысының нечкәлекләрен мәктәптә генә түгел, хәтта җәйге лагерьларда да өйрәтәләр. Бу дәресләрне күңелсез, йокыга талдырта торган лекция дип уйласаң, нык ялгышасың! Мәсәлән, 22 август көнне «Пламя» балалар лагеренда Татарстан республикасы буенча Милли банк бүлеге белгечләре уздырган финанс грамоталылыгы буенча уенда бер генә "йоклап" утыручы да юк иде. Киресенчә, монда җыелган һәр бала һәр дөрес җавап өчен "бәхетле сумнар" җыйнарга кереште.

«Финанс көрәш»тә ничек көрәшәләр?


«Финанс көрәш» дип аталган уен чын мәгънәсендә интеллектуаль ярышка әверелде. «Пламя»да ял итүче балалар, ике командага бүленеп, үзләренең финанс өлкәсендә никадәр белемле икәнен сынады. Ә алар өчен җан атып утыручылар – төркемдәшләренә дә тик утырырга вакыт булмады. Төп уенчылар сорауга җавап бирә алмаса, нәкъ менә җан атучылар ярдәмгә килде дә инде.



Кредитларны ничә яшьтән алып була, кире кертем (вклад наоборот) нәрсә икәнлеген малайлар һәм кызлар тиз төшенде. Ә менә бу сорау аларны шаккаттырды: «Бер гасыр элек бер кибет хуҗасы шушы әйберне уйлап табып, аның ярдәмендә сатуларын арттыра алган. Ә бу әйберне уйлап табуга аны бауга бәйләнгән уенчыгын тартып баручы балалы сатып алучы этәргән. Сүз нәрсә турында бара?» Вәт шушы сорауга укучылар шактый баш ватты инде. Җаваплар арасында «бала арбасы», «машина» да булды. Ә баксаң, җавап бик гади икән: ул да булса – кечкенә арба. Кеше, кибеткә кергәч, үзе белән товар өчен арба алса, димәк, күбрәк әйбер сатып ала дигән сүз. Шундый кызыклы фактларга да тап булды лагерьда ял итүчеләр.

Һәр дөрес җавап өчен катнашучылар бәхетле сумнар алды.



Икенче турда исә дөрес яки ялган фактларны ачыкларга кирәк иде. Малайлар һәм кызлар үзләрен монда да сынатмады. Россия банкының төп ставкасын – 7,25% – яхшы беләләр икән. Шулай ук мондый фактларга да хәтерләрендә сеңдереп калдырдылар:

⇒ кредит тарихлары бюросына банкларның гына түгел, кешенең үзенең, эштәге җитәкченең дә карый ала;

⇒ ел саен дөньяда, чын акча белән чагыштырганда, «Монополия» уены өчен акчалалар күбрәк бастырыла.

Күптән түгел дөньяны шаулаткан футбол буенча дөнья чемпионаты бу дәресне уздыруга дә тәэсир итми калмаган. Шуңа биредә дә «Финбол» уенын уйнадылар. Ул футбол һәм финанс белән бергә үрелеп барды.

Нәтиҗәдә, бәхетле сумнарны санаганда, икенче команданың акчалары күбрәк булуы ачыкланды. Һәм нәкъ менә алар җиңүче дип табылды.






ФИКЕРЛӘР


Ильяс Хәмзин, 4нче сыйныфны тәмамлаган:

– Әлеге уенда мин акчаны ничек экономияләргә, дөрес итеп туздырырга, файдасыз әйберләргә тотмаска кирәклеген белдем. Кайвакыт үземнең дә әти-әни биргән акчалар була. Тик мин аларның булуын бик теләмим, чөнки әтием белән әниемнең акчасын бетерәсем килми. Ә акча булганда, мин аларны копилка яки акча янчыгына җыеп барам. Һәм аннан аларны алмаска тырышам. Үзем йөзүгә йөргәч, гидрокостюм яки йөзү белән бәйле башка әйбергә яки телефонга җыеп барам. Әйе, әлбәттә, кайвакыт кибеткә барып, анда берәр тәмле ризык аласы килгән чак та була. Ләкин бу хисне җиңеп чыга белергә кирәк. Мин үземне «юк!» дип әйтергә өйрәтәм. Әлегә килеп чыга бугай. Бүген яшьләр арасында текә телефоннар алу модада. Мисал өчен, бик популяр булган iPhone алу өчен минем әти-әниемә 2шәр ай җиң сызганып эшләргә туры килә! Һәрбер сыйныфташымның диярлек шундый телефоны бар. Ләкин мин үземә андыйны теләмим. Чөнки әти-әнием акча эшли, ә син аны туздырасың. Аларга бу бер дә рәхәт түгел.

Анита Тихонова, Казанның 2нче мәктәбенең 5нче сыйныфын тәмамлаган:

– Моңа кадәр финанс грамоталылыгы турында иеткәнем бар иде. Тик шундый тәфсилләп аңлата торган чарада катнашканым булмады. Мин акчаларның нәрсәдән ясалганын, төрле купюраларда нәрсә ясалганын белдем. Әти-әнием миңа көндәлек вак-төяккә акча бүлеп бирә. Берәр кибеткә барырга телсәәм, алардан билгеле бер күләмдә акча сорыйм. Тик экономияләргә булып чыкмый. Ә Яңа ел, туган көн һәм башка бәйрәмнәргә акча бүләк иткәндә, мин аларны җыеп барам. Ә башкаларын туздырам. Минемчә, акчаны дөрес итеп туздырыр, экономияли белү өчен, аларның беразын җыеп бара белергә кирәк. Әгәр сиңа нәрсәдер бик кирәк икән, сатып алсаң була. Ә икенче пландагы әйбергә туздырмаска кирәк. Хыялыңдагы әйберне сатып алып, теләгеңне тормышка ашыру өчен җыеп барырга кирәк.




Бөтен Татарстан финанс яктан белемле булсын өчен, нәрсә эшләргә?


Гомумән алганда, быел Татарстанның 15 мәктәп яны һәм сәламәтләндерү лагерында ял итүче 400 укучы финанс хезмәтләр белән ничек кулланырга, шәхси бюджетыңны ничек планлаштырырга кирәклеген белгән.

Михаил Иванов, Татарстан республикасы буенча Милли банкы бүлегенең икътисад бүлегенең баш икътисадчысы:

– Мәктәп укучыларын, студентларны финанс сораулары белән кызыксындыру – безнең төп максат. Шуңа нәкъ шушындый уен методлары белән без игътибарны җәлеп итәргә телибез дә инде. Без яшьләр белән генә түгел, олылар, хәтта пенсионерлар белән финанс дәресләре уздырабыз. Алар исә безне бик җылы кабул итә.

Без быел «Лето» республика үзәге карамагында булган лагерьлар, «Сәләт», «Байтик» лагеренда булдык. Укучыларның әзерлеге төрле җирдә төрлечә. Безнең сораулар да гел бер төрле генә булмый. Чөнки еш кына бер лагерьда булган балалар башка лагерьга бара. Шуңа сораулар кабатланмасын өчен, аларны яңартып торабыз. Еш кына тарих, география белән бәйле фактлар зур кызыксыну уята. Нәкъ менә алар иң кызыклы һәм логиканы үстерергә ярдәм итә. Ә «Акча нәрсәдән ясала?» дигән сорауга бөтен бала да диярлек җавапны белә. Алар аңа бик тиз җавап бирә.

Статистикага күз салсак, моннан 5-10 ел элек булган вәзгыять белән чагыштырганда, укучыларның финанс грамота ягыннан үсеше күренә икән. Әгәр элек мондый уеннардагы сорауларда хаталар күп булса, озак уйланып торсалар, хәзер исә җавапларны тиз табалар. Ә, тулаем алганда, Татарстанның барлык укучылары финанс яктан белемле булсын өчен ничә ел кирәк соң? Михаил Иванов моны мәңгелек процесс, дип уйлый. Бу чараларны бетерү дөрес түгел. Киресенчә, аларны һәр категория халык өчен ешрак уздырырга кирәк икән. Халыкның һәрбер категориясенә төрле сораулар була. Әгәр «Пламя» лагеренда акчаның ни булуы, аларның килеп чыгышы турында сүз алып барылса, олылар финанс пирамидасына яки тискәре финанс ситуациясенә эләкмәс өчен, нишләргә кирәк дигән сорауларга уйлана.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА,
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев