Логотип Идель
Бу – тема!

МАТЮШИНО МӘКТӘБЕНЕҢ ЯШЬ ФЕРМЕРЛАРЫ

Яшь фермерларны көллият-техникумнарда гына түгел, мәктәптән үк әзерлиләр. Югары Ослан районының Матюшино урта мәктәбе – моның ачык мисалы. Биредә трактор йөртергә дә, сыер саварга да өйрәнеп була. Теләгең генә булсын! Уңышлары Россия дәрәҗәсенә үк чыккан. Алар “Яшь фермер” VII Бөтенроссия интеллектуаль уенының йомгаклау этабында катнашып, номинациядә җиңү яулаган.

Әлеге мәктәп Казан дәүләт аграр университеты белән актив хезмәттәшлек итә. Конкурста катнашу турында да вуз тәкъдим иткән. Матюшино мәктәбе тәвәкәлләгән, республикада мәктәпләр арасында “Яшь фермер” конкурсында беренче урын яулаган. Ә апрельдә бөтен илдән җыелган 40 яшь аграрчы командалары белән ярышкан.  “Яшь фермер” проекты катнашучылары мәктәп директоры Илдус Әнвәр улы Шәрәфиев, укытучылары Любовь Гаделшина җитәкчелегендә «Агротехнологик профильле урта мәктәп базасында кече уку-фермер хуҗалыгын оештыру» бизнес-планын һәм мәктәп яны участогыннан продукция тәкъдим иткәннәр.

– Мәктәбебез базасында башлангыч профессиональ әзерлек үзәге бар. Без анда тракторчы һөнәренә төшендерәбез, егетләрне армия хезмәтенә әзерләп, квадроцикл һәм кар машинасына йөртергә укытып, йөртү таныклыгын бирәбез. Чөнки хәзер хәрби хезмәттә мондый транспорт та кулланылышка керә. Үзебезнең җиребез, мәктәп яны участогы бар. Бу эшебез турында тәфсилләп язып, аның бизнес-планын төзеп, Воронежга Бөтенроссия этабына бардык. Анда “Инновацион проектлар» номинациясендә җиңү яуладык, – дип сөйләде “Ялкын” журналы хәбәрчесенә Матюшино урта мәктәбе директоры Илдус Шәрәфиев.



Әлеге уку үзәге 2014 елда ачылган. 2017 елда аңа лицензия бирелә. Югары Ослан районынынң 10-11нче сыйныф укучылары өчен биредә профильле әзерлек бара. Алар фермерлык серләрен ике ел дәвамында – көзге, язгы, җәйге каникул вакытында өйрәнә. Ел саен курска 30-40 укучы җыела икән. Беренче елны белем алганнан соң, җәйге практика узалар. Икенче елны, укуны тәмамлагач, имтихан тапшыралар. Шунысы да бар: биредә укучылардан кала, көллият студентлары да белем ала. Алар, гадәттә, кышкы һәм җәйге каникуллар вакытында укый. Икенче курс ахырына чын-чынлап мотивациясе булган 15 укучы кала икән. Сынауны мәктәпнең үзендә тапшыралар, моның өчен биредә махсус программа булдырган.

Уку вакытында яшьләр авыл хуҗалыгы машиналары техникасы, агрономия, терлекчелек нигезләренә төшенә. Егет-кызларны җир эшкәртергә, сыер саварга өйрәтәләр. Алар мәктәп кырларында трактор, комбайн йөртергә өйрәнә. Укучыларга фермерлык хуҗалыгы һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да белем бирәләр. Җәй көне производство практикасы вакытында тәҗрибә туплыйлар. 10-11нче сыйныф укучыларын автобус белән алып килү, ашату да каралган. Ерак авыллардагы балалар интернатта торалар. Бер елны әлеге уку программасын шимбә көненә күчереп караганнар, тик бу уңайлы булмаган. Чөнки һәр мәктәптә программа төрле, шуңа балаларны бер вакытка туплау кыен. Шул сәбәпле, быелдан кабаттан каникул вакытына күчәләр.

Хәзерге вакытта Матюшино урта мәктәбе – Татарстанда Россиянең агромәктәпләре ассоциациясенә кергән бердәнбер мәктәп. Алар бу өлкәдә беренче булгач, Татарстанда шушы ассоциациясенең филиалын булдырырга телиләр. Әлеге берләшмәгә Адыгея, Хакасия кебек, Россиянең төрле төбәкләре кергән, тик, ни кызганыч, Татарстан – юк. Шул уңайдан, 17 июньдә Тамбов шәһәренә барып, бу мәсьәләне хәл итәчәкләр.

– Яшерен-батырын түгел, әлеге үзәктә укучылар арасында төрлеләре бар. Үзебезнең район башлыгы улы да бездә белем алды. Тик “5”легә укучылар сирәк диярлек. Хәзерге вакытта укучылар кулларында һөнәр булырга тиешлеген аңлады. Каюм Насыйри да балаларны һөнәргә өйрәтү мөһимлеген язган. Чөнки алтын-байлык югала,ә һөнәр – юк. Безнең дәү әни дә: “Эшләвең миңа булса, өйрәнүең үзеңә”, дип әйтә иде. Шуңа да иң мөһиме –балаларны эшкә өйрәтү. Һөнәре булган кеше киләчәк тормышта үз урынын таба, уңышлы була, – дип ассызыклый директор.



Мәктәп укучылары, әлеге конкурстан кала, “Агро НТИ-2019” Бөтенроссия конкурсында катнашып, ике сертификат яулаган. Былтыр Матюшино урта мәктәбе грант откан, шуңа махсус МТЗ-1221 тракторы тренажеры алганнар.

Мондый кирәкле эш башкарсалар да, проблемалар белән очрашырга да туры килә аларга. Бөтенроссия конкурсында катнашканда, бизнес-планда алар барлык эшләгән эшләрен тәфсилләп язган. Тик конкурста катнашкан Россия мәктәпләренең күбесе ниндидер фермер хуҗалыгы белән рәсми рәвештә бәйле булган, шуңа да төп җиңү аларга тәтегән.

– Без яшь фермерларны мәктәп базасында өйрәтәбез. Тик бернинди грант ота, ссуда ала алмыйбыз. Аның өчен бу эшчәнлектә шәхси эшмәкәр катнашырга тиеш. Моны дөрес түгел, дип саныйм. Минемчә, бу юнәлештә мәктәпнең үзенә грантлар оту, хуҗалыгын булдыру мөмкинлеген биргән закон каралырга тиеш. Тагын шуны да әйтәсем килә: авыл мәктәпләре өчен авыл хуҗалыгын үстерә торган программалар каралмаган. Әгәр һәр районда шундый мәктәп булса, бик яхшы булыр иде, – ди директор.

Хәзерге вакытта бу мәсьәлә буенча Казан дәүләт аграр университеты белән эш алып баралар икән. Аграр ассоциясенең филиалын булдырылуын, хөкүмәт дотация булуын телиләр икән. Матюшино мәктәбендә тракторның трнажеры бар, әмма чын трактор алу өчен мәктәп 5 ел дәвамында грантта катнаша алмый икән. Шуңа аларга иганәче ярдәме кирәк. Ассоциацияне дә шушы мәсьәләләрне хәл итәр өчен дә булдырырга телиләр. Киләчәктә шушы уку базасында, терлекчелек тармагын үстереп, үгезләр асрарга җыеналар.


Белешмә:

“Яшь фермер” конкурсын Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия авыл яшьләре берлеге уздыра. Җиде ел дәвамында оештырылган ярышта үзен 8 мең кеше сынаган. 2016 елда анда – укучылар, 2018 елда яшь белгечләр өчен номинация булдырылган. Әлеге конкурста катнашу яшьләргә бизнес-планлаштыру күнекмәләрен алу, авыл хуҗалыгында икътисад, менеджмент өлкәсендәге белемнәрен ныгыту мөмкинлеген бирә.




Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев