Логотип Идель
Бу – тема!

МАКСАТКА ТАБА 5 АДЫМ!

Яшүсмерләр минем белән килешерләр: еш кына без «ялкаулык» чире белән авырыйбыз. Мин дә шушы чир белән авырый башлагач, чарасын күрергә уйладым. Әлеге мәкаләмдә сезнең белән үз-үзеңне җиңү, продуктивлыкны арттыру, ялкаулыктан арыну серләре белән уртаклашырга булдым.

Максатыбызга ирешер өчен, безгә нибары 5 адым башкарырга кирәк булачак.

1нче адым

Көн азагында киләчәк көнгә план төзе. Иң шәп ысул – кәлам һәм кәгазь алып, башкарылырга тиешле эшләреңне теркәп бар. Өй эше, гимнастика, саф һавада йөрү, гомумән, барлык эшләрең дә күренеп торырга тиеш. Теркәдеңме? Ә хәзер шулар арасыннан иң мөһимнәрен сайлап, асларына сыз. Көн ахырында бу әшләр, һичшиксез, азагына җитерелергә тиеш.

2нче адым

Игътибарыңны күбрәк мөһим эшләргә юнәлтергә тырыш, аларны беренче чиратта һәм ахырына тикле башкар. Эшне ахырына кадәр җиткерү синең гадәтеңә әйләнергә тиеш. Бер «зур» эш башкарып чыкканнан соң, калган вак эшләр сиңа авырлык тудырмаячак. Ә бәлки вак-төяк эшләрнең артык әһәмите дә юктыр?! Мисал өчен, бер яраткан сериалыңны бүген карамый калсаң, берни дә үзгәрмиячәк, шулай бит?

3нче адым

Нинди дә булса эшкә тотынгансың икән, телефон, планшет һәм башка аралашу чараларын читкәрәк алып куй. Бу синең күп вакытыңны саклап калырга ярдәм итәчәк. Бер-ике сәгать телефонны кулыңа алмыйча торуның бер авырлыгы да юк.

4нче адым

Дөрес итеп ял ит. Бер дә ял итмичә эшләргә ярамый. Урамга чык, дусларың белән күреш, йоклап ал. Иң мөһиме – телефонга текәлеп ятма. Ә күбрәк ял итәсең килә икән, алдагы 3 адымны үтә.

5нче адым

Нинди дә булса эш башкарырга кирәк икән, аны иртәгәгә калдырма. Тот та, эшли башла, чөнки ул эшнең иртәгә дә эшләнми калу ихтималы бар.

Сезгә киңәшләр бирергә алынганчы, белгечләрнең фикерләре белән дә кызыксындым. Сезне дә шул фикерләр белән таныштырып китим әле. Белгечләр үзеңдә нинди дә булса эшкә карата кысыксыну уяту ялкаулыктан котылуның иң яхшы чарасы дип уйлыйлар икән. Психологлар фикеренчә, кысыксыну барлыкка килгәч, мотивация дә уяна. Ә кысыксыну уятыр өчен, үзеңне яңа өлкәләрдә сынап карарга кирәк. Шулай ук арыганлык та ялкаулык тудырырга мөмкин икән. Үзегезнең мөмкинлекләрегездән чыгып планнар корырга һәм "бернәрсә дә эшләмәү"гә вакыт калдырырга киңәш ителә.

Мин моның белән генә туктап калмыйча, дусларымның да фикерен белергә булдым. Алар ялкаулыктан котылырга мотивация ярдәм итә дип уйлый. Ләкин аны каян алырга соң? Бу очракта дусларыма Интернет ярдәмгә килә икән. Спорт яки башка өлкәләрдә зур үрләргә ирешкән кешеләрнең социаль челтәрләрдәге язмаларын укып, аларга охшарга теләп тә бу авырудан котылып була, дип уйлый алар. Мин бу сүзләрне тикшереп карарга булды һәм дусларымның хаклы булуына инандым. Чыннан да, Интернетны дөрес куллана белсәң, ялкаулыктан да котылып була икән!

Син дә шушы кагыйдәләрне истә тот, дустым! «Ялкаулык» чире белән авырыйсың килмәсә, әлбәттә.

Лилия ГЫЙМАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев