Логотип Идель
Бу – тема!

МӘКТӘП ФОРМАСЫ БӘХӘС УЯТА: ЧАЛБАР ЯКИ ИТӘКМЕ?

Мәктәптә кызларга чалбар кияргә ярыймы? «Әлбәттә, ярый!», диярсең син. Тик Төмән шәһәренең бер мәктәбендә укучы кызлар өчен бу проблемага әйләнгән икән. Анда кызларга мәктәптә чалбар киюне рөхсәт итмиләр. Мәктәп директоры мондый карарны рус менталитеты белән аңлата. Шулай ук чалбарны «җенси өлгергәнлек вакытында әгъзаларны кыса» дип саный. Хәзер укучыларның ата-аналары төрле инстанцияләргә барып зарлана икән. Моның турында «360» телеканалы хәбәр итә. Татарстанда бу мәсьәләдә хәлләр ничегрәк икән соң?

 Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтенә дә бу сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Безнең республикабыздагы һәр мәктәп формасының нинди булырга тиешлеген үзе  хәл итә. Әлегә бездә андый хәбәр юк, – дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.



Казанның Совет районында урнашкан 126нчы мәктәбендәге укучылар куе зәңгәр төстәге мәктәп формасын киеп йөри. Башка мәктәпләрдәге кебек, киемдә ниндидер билгеләр, чигелешләр юк. Малайлар костюм-чалбардан йөрсә, кызлар итәк яки чалбар кия ала. Биредә кызларга чалбар киюгә тыюлар юк. Урта сыйныф кызлары еш кына чалбарга өстенлек бирсә, өлкәнрәкләр – итәккә.

«Көн дә күлмәк туйдырмый!»


Лениногорск районының Ромашкино бистәсе кызы Ралина Мөхәммәтшинага исә мәктәпкә барганда итәк кияргәме, әллә чалбармы, дип баш катырасы юк. Чөнки ул укый торган Урта Тимәш урта мәктәбендә инде 30 елга якын күлмәк белән алъяпкыч киеп йөриләр. Бәйрәм көннәрендә алъяпкыч – ак, ә гадәти көннәрдә кара була. Ралина укый торган Урта Тимәш мәктәбендә 300гә якын укучы белем ала.

– Мәктәп ачылганда ук, безгә директор формабыз күлмәк һәм алъяпкычтан торачагын әйтте. 30 ел дәвамында ул шулай ук кала бирә. Миңа калса, аны үзгәртергә җыенмыйлар, – ди 8нче сыйныф укучысы Ралина.



Әлбәттә, мине көзен-кышын, салкын көннәрдә җылы чалбарлар киеп йөрергә яраганлыгы да борчыды. Бу мәктәптә салкын вакытта, кыш көннәрендә кызлар мәктәпкә ыштан, чалбар киеп килә, мәктәптәге чишенү бүлмәсендә күлмәк һәм алъяпкычларны кия икән. Ата-аналар, кызлар үзләре дә моңа зарланмыймы соң?

– Зарланалар инде, әлбәттә. Әмма шулай да кагыйдәләрне бозмыйлар. Укытучылар һәм директор әйткәнне тыңлап, барысы да мәктәп формасыннан йөри, – дип аңлата Ралина.



Әлбәттә, Урта Тимәш мәктәбендә алъяпкыч-күлмәк киюләре әле бөтен Лениногорск районында да шундый хәл дигән сүз түгел. Ситуация төрле. Мәктәп яки гимназия булуына карап, мәктәп формасы да үзгәрә. Мисал өчен, Лениногорск районының гимназияләрендә соры юбка һәм жилет киеп йөриләр. Ә мәктәп формасын алъяпкыч һәм күлмәк итеп сайлап алу, мөгаен, Урта Тимәш мәктәбендә генә сакланып калгандыр. Ләкин Ралина көн дә күлмәк киеп йөрүгә бер дә каршы түгел икән.

– Миңа калса, кызлар малайлардан аерылып торырга тиеш. Без үзебезнең яхшы тәрбияле булуыбызны, мөлаемлылыгыбызны, нәфислегебезне күрсәтергә тиеш. Шуңа күлмәк киюебездә бернинди начарлык та күрмим, – ди Ралина.

Татар гимназиясендә ничек?


КФУ каршында эшләп килгән Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә соңгы 3-4 ел дәвамында укучы кызлар итәк яки сарафан киеп йөри.


2нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина:

– Безнең милли менталитетыбызны, традицияләребезне исәпкә алганда, тәнгә сыланып, әгъзалар беленеп торган кием кию безнең милләткә хас түгел. Бу мәсьәлә буенча моннан 3-4 ел элек  фикер алыштык. Яшь укытучылар, әти-әниләрдән дә тәкъдимнәр керде. Күп кенә хатлар алдык, бу сорауны педсоветларда да хәл иттек. Безнең мәктәп формасы кызларга – итәк яки сарафан, егетләргә – костюм-чалбар. Джинсы чалбарлар белән йөрүләр бездә юк. Укучыларыбызның күбесе – татар гаиләләрендә тәрбияләнгән балалар. Милли яки дини яктан да тән беленеп яки кендек күренеп торган кием кию традициягә салынмаган.

Моңа кадәр гимназия укучыларының мәктәп формасы куе зәңгәр төстәге костюм-чалбарлар, пиджак-итәкләр булган. Ә быел 1нче сыйныфка баручылар (ә алар бик күп – 122 бала (!)) яңа формага күчә. Ул – милли чигү элементлары булган куе яшел төстәге форма.



700 бала белем ала торган гимназиядә бөтен кеше бер төрле уйлый алмый, әлбәттә. Фикерләр төрле булган вакытта бу мәсьәләне уртага салып сөйләшәләр икән. Моңарчы уртак тел табып килгәннәр. Киләчәктә дә шулай булыр, дип ышаналар.

Табиблар нәрсә ди?


Сер түгел, Татарстанның күп кенә мәктәпләре формасы укучы кызларга  итәк яки сарафан белән беррәттән, классик чалбар киюне рөхсәт итә. Әти-әниләрнең кайберләре дә салкын көннәрдә кызларының чалбар киюе яклы. Тик бу моңа медицина тармагы вәкилләре ни дип әйтә соң? Шул уңайдан, без Республика клиник хастаханәсенә мөрәҗәгать иттек.

Светлана Гобәйдуллина, Республика клиник хастаханәсенең акушер физиология бүлеге мөдире:

Һәр кеше киемне үзенең шәхси теләкләре буенча сайлый. Медицина ягыннан, табиблар бик тыгыз, кысан, тәнгә сыланып ук торган киемне кияргә киңәш бирми. Аеруча бу калын тукымадан (мисал өчен, джинса) тегелгән кысан чалбар, итәкләргә кагыла. Чөнки бу алга таба таз формалашуга йогынты ясый. Безнең киңәшне аеруча җенси өлгереш чорында 11-16 яшьлек кызларга истә тотарга кирәк. Кысан киемнең әгъзаларга булган тәэсире бөтен организмның эшчәнлеген һәм иммун системасын зәгыйфьләндерә. Кием тәнгә сыланып тормаска тиеш, чөнки андый очракта ул кан әйләнешен начарайта, организмның кан белән тәэмин ителешен киметә.



Чыннан да, нәрсә кияргә икәнлеген һәркем үзе хәл итә. Мәктәпкә барганда булсынмы ул, кунаккамы... Тик кием сайлаганда, беренче чиратта, сәламәтлек турында онытма, дустым!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев