Логотип Идель
Бу – тема!

МӘҢГЕЛЕК ЭНЕРГИЯ МӨМКИН?!

Дөньяда шаккаттыргыч фәнни экспериментлар, ачышлар, җайланмалар бихисап.

Шул ук вакытта күпме тырышып та, әлегә кадәр уйлап табылмаган, ясалмаган чимал-җайланма-ачышлар да шактый. Алар арасында беренче урынны, әлбәттә, бар орынган әйберләрне алтынга әйләндерә ала торган фәлсәфә ташы алып торса, икенче урында, һичшиксез, – мәңгелек двигатель, яки өстәмә тулыландырып тормыйча эшли ала торган чиксез энергия чыганагы.

1840 елда Англиядә Уоткин һәм Хилл остаханәсе могҗизалы бер җайланма җитештерә. Әлеге җайланма – кыңгырау. Кыңгырауның төзелеше беренче карашка бик гади – нигезгә ике замбони баганасы (статик электр тогы бирә торган махсус җайланма) беркетелгән, алар арасында нечкә генә чыбыкка 4 мм диаметрлы шарчык асып куелган, баганаларның астына ике кыңгырау куелган. Баганалар атмосфераның зарарлы йогынтысыннан саклау өчен күкерт белән капланган. Шарчык ике кыңгырау арасында секундына ике бәрелү ешлыгы белән хәрәкәт итеп тора. Бер кыңгырауга бәрелү белән шарчык электр көче белән тукланып, икенче кыңгырауга килеп бәрелә, анда ул тискәре кыйммәтле ток зарядын ала да, яңадан каршы яктагы кыңгырауга килеп ябыша. Иң кызыгы шунда – әлеге шарчык үзенең ике кыңгырау арасындагы тирбәнүен инде 178 ел буена дәвам итә. Шушы 178 ел эчендә ул бары берничә тапкыр очраклы рәвештә туктап калган була, моңа сәбәпче – дымлылыкның кирәгеннән артуы.

Җайланманы XIX гасыр уртасында Оксфорд университетының физика профессоры Роберт Уокер сатып ала. Хәзерге көндә дә шушы атаклы уку йортында сакланучы җайланманы бөтен дөнья Оксфорд электр кыңгыравы исеме астында белә.



“Менә бит, мәңгелек двигательне инде ничә дистә еллар элек уйлап тапканнар!” диючеләрнең иртәрәк шатланганнарын кисәтеп куясым килә. Беренче карашка бик озак тоелган кыңгырауның эш вакыты бары тик замбони элементларының сыйдырышлыгы һәм сарыф ителә торган токның үтә аз булу белән бәйле. Моннан тыш Оксфорд кыңгыравы элементларының тузуыннан да эштән чыгарга мөмкин. Шулай да бу кадәрле озак вакыт эшләгән җайланмалар Җир шарында бик аз. Оксфорд электр кыңгыравы мәңгелек двигатель булып таныла алмаса да, аны фәнни могҗизалар һәм бик сыйфатлы эшләнмәләр рәтенә кертеп карарга бернәрсә дә комачауламый.

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев