Логотип Идель
Бу – тема!

КЫЗЛАР VS МАЛАЙЛАР: Ә СИН КЕМ?

Без барыбыз да төрле-төрле. Кемдер уң кулы белән яза, кемдер – сул кулы белән. Кемдер хисле, кемдер усал, кемдер үзен үпкәләтергә юл куймый, кемдер гел үпкәли. Кемнеңдер авызы икеле алса да ерылган, кемгәдер «5-» куярга ярамый. Ләкин...

Ләкин шулай да гомуми уртак якларыбыз бар. Әйтик, кызлар курчак белән уйнарга ярата, ә малайларга машина кирәк. Кызлар кыланчыграк, малайлар – сугыш чукмары. Кызлар әйбәтрәк укый, малайлар тырышып бетерми... Гомуми күзәтү. Кайчак кызлар арасында да сугыш чукмары чыгып куя, әләкче малайлар да юк түгел. Нигә шулай?

Баксаң, эш җитдирәк икән. Кешеләрне малай-кыз дип бүлү дөрес тә булып бетмәскә мөмкин...

Безнең класста Айгөл исемле кыз бар. Ул «4»ле алса да елый. Малайлар белән сугышып тормый, барып әләкли генә. Гел беренче партада утырырга ярата, хәтта җыр дәресендә дә. Шуңа да карамастан, аны бөтен кеше ошата. Ә мин андый түгел, миннән малайлар үзләре дә курка. Бераз тазарак булганга, әйбәт сугышам. Әләкче түгел мин, һич әләкләмим.


Лилия Хамзина, 7 сыйныф, Арча


Дәрестән соң продленка була. Урамга чыгабыз. Безнең егетләр футбол уйнарга ярата. Ә кызлар каенлыкта өй-өй уйный. Аннары берәр егет аларның өйләрен барып тузгытып кайта. Кызлар чыелдап, укытучы янына чабалар. Ә без аларны тоткарларга, юл куймаска тырышабыз.


Рәсим Муллин, 2 сыйныф, Балтач


Әниләр апага гел күлмәк алалар. Киеме күп бит инде аның. Нәрсәгә кирәк инде ул? Мин машина алдырыр идем аның урынына. Күрше Кәримнең апасы да күлмәкләр ярата. Апалар белән бераз кызык түгел. Ярый әле Кәрим бар. И Наил, урам башында яшәгән.


Кәрим Һадиев, 3 сыйныф, Балтач


Безнең урамда кызлар юк. Астагы урамда Рамилә бар, ләкин ул дәүләр белән генә йөри. Безнең урам малайлары белән кайчак уйнап була. Ләкин алар кылана башлыйлар. Аннары сугышалар. Тукта дисәң дә аңламыйлар. Елаталар да, барып әләкләргә туры килә инде.


Илгизә Рәшитова, 5 сыйныф, Кама Тамагы


Сыйныфта 7 кыз, 10 малай. Элек алар белән кызык иде, хәзер начар. Гел начар билгеләр алалар, укытучылар белән әйткәләшәләр. Тизрәк укып бетерсәк, СПТУга китсәләр икән. Алар аркасында мәктәпнең иң начар сыйныфы булып йөрибез!


Зәлия Дамирова, 8 сыйныф, Тәтеш







КАЙСЫ ТОТЫШ ОТЫШЛЫ?


Баксаң, биологик җенсияттән башка (малай, кыз дигән бүленеш турында әйтәм) социаль җенес дигән төшенчә дә бар! Аны гендер дип атыйлар. Гендер безнең үз-үзебезне тотуыбызда чагыла һәм биологик җенес белән тзңгәл дә килмәскә мөмкин. Шуңа, алдагы мисалларда күренгәнчә, кайбер кызлар үзләрен малайлар кебек тота, ә кайберләре исә кызлар кебек. Кайбер малайлар – көчле, кайберәүләр исә елак була. Гендер кемне яратып-яратмавыбызга, кем белән дуслашуыбызга йогынты ясамый. Ул бары тик реакция, гамәл һәм дөньяны кабул итү үзенчәлекләрендә чагыла.

Гендер буенча, дүртешәр төрле ир-егет һәм хатын-кыз типлары бар. Аларны соңрак аңлатып китәрбез. Әлегә кечкенә генә тест!

Әлеге саналып киткән исемлектән үзегезгә иң якын төшенчәләрне сайлап алыгыз

1. Үз-үзедә ышану;
2. Башкаларга юл куя белү;
3. Ярдәмгә ашыгу;
4. Һәрвакыт үз фикерләреңне яклау;
5. Күңелле булу;
6. Ешрак күңелсез йөрү;
7. Ирек ярату;
8. Оялчанлык;
9. Намуслы булу;
10. Атлетик булу;
11. Йомшак булу (нежность);
12. Театраль кеше булу;
13. Үз дигәнендә нык торучанлык;
14. Ялагайланып мактау, юмалау төшкенлек;
15. Уңышлылык;
16. Нык шәхес;
17. Ихласлылык;
18. Көтелмәгәнчә эш итүчәнлек;
19. Көч;
20. Нәфислек;
21. Ышанычлы булу;
22. Аналитик фикерләү;
23. Кешенең кайгысын уртаклаша белү;
24. Көнчелек;
25. Лидерлык;
26. Кайгыртучанлык;
27. Дөрес сүзле булу;
28. Хәвеф-хәтәрдән курымау;
29. Башкаларны аңлый белү;
30. Серлелек;
31. Тиз карар кыла белү;
32. Кызганучанлык;
33. Ихласлык:
34. Бары үзеңә таяну;
35. Башкаларны тынычландыра белү;
36. Дан ярату;
37. Боерырга яратучанлык;
38. Тыныч тавыш белән сөйләү;
39. Сөйкемлелек, ягымлылык;
40. Кыюлык;
41. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек;
42. Тантаналылык;
43. Үз позицияң булу;
44. Йомшак булу;
45. Дус була белү;
46. Агрессивлык;
47. Ышанучанлык;
48. Эшләгән эшенең нәтиҗәләре аз булу;
49. Башкаларны үз артыңнан ияртү;
50. Инфантильлек;
51. Яраклаша белү;
52. Индивидуализм;
53. Тәртипсез сөйләшүләрне яратмау;
54.Систематик булмау;
55. Ярышырга ярату;
56. Балаларны ярату;
57. Тактик булу;
58. Амбицияле булу;
59. Тынычлык;
60. Гадәткә кереп киткән әйбердән тайпылмау.

Ә хәзер астагы мәгълуматлар белән тәңгәлләштерегез, туры килгән җавапларга – 1 балл.

  • Ир-ат тотышы үрнәге, маскулин тотыш (M): 1, 4, 7, 10, 13, 16, 19, 22, 25, 28, 31, 34, 37, 40, 43, 46, 49, 52, 55, 58;

  • Хатын-кыз үрнәге, фемин тотыш (F): 2, 5, 8, 11, 14, 17, 20, 23, 26, 29, 32, 35, 38, 41, 44, 47, 50, 53, 56, 59.


IS (төп индекс)  түбәндәге формула буенча санап чыгарабыз:

IS = (F – М) * 2,322.

Нәтиҗәгә карап, әлеге 5 категориянең берсе килеп чыга:

  1. IS -40,5 азрак: актив маскулин тотыш.

  2. IS -20: маскулин тотыш;

  3. IS -20 белән +20 арасында: андрогин тотыш;

  4. IS +20 күбрәк: фемин тотыш;

  5. IS +40,5 күбрәк: актив фемин тотыш.


 Хатын-кыз гендерына (фемин тотыш) ия кызлар үзләрен йомшак тота, башкаларга игътибарлы була, кайгы уртаклаша ала. Стресс вакытында нык борчылалар, хәтта еларга да мөмкинләр. Андый чакта аларга терәк һәм ярдәм таләп ителә.

Ир-ат гендерына ия кызлар (маскулин тотыш) тәвәккәл, кайчак сыйныфтагы беренче хулиган да була алалар. Авыр чакта исә үз-үзләрен кулда тота алалар, тиз карар кылу сәләтләре бар, җаваплылыктан курыкмыйлар.

Хатын-кыз гендерына ия егетләр романтик, хыялый кешеләр. Сүз куыштырырга яратмыйлар, берәр эш алдыннан озак кына уйлыйлар. Чисталык яраталар, өс-башларына зур игътибар бирәләр.

Ир-ат гендерына ия малайлар спорт уеннарын ярата, карарлы, логик булалар. Җиңел генә хискә бирелмиләр.

Андрогиннар урта бер арада кала. Алар тышкы торышка яраклаша белә, еш кына вакыйгага карап, тотыш юлын сайлыйлар. Әгәр янындагы кеше йомшак булса, алар лидерга әверелә. Әгәр лидер белән каршылашса, аңа иярә.

Гендер – шактый чагыштырма әйбер. Һич мөһим түгел, ир-егет гендеры яки хатын-кыз гендерымы синдә. Төп таләп, сиңа ничек яшәве уңайлы. Бәхетле булыгыз!

Эльза Исмәгыйлева,
Иннополис Университеты каршындагы мәктәп психологы

Эльвира Һадиева,
"Ялкын" архивы, 2016 ел, март

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев