Логотип Идель
Бу – тема!

КОСТЮМЫҢДА ЧИЛИ БОРЫЧЫ БУЛМАСА: ЙОЛДЫЗЛАР ХОРАФАТЛАРГА ЫШАНАМЫ?

Багана астыннан чыкма – кечкенә каласың. Имтихан алдыннан көлсәң – начар билге куячаклар. Кешенең бер иңсәсенә генә таянырга ярамый – ялгыз калачак. Ышанасызмы? Берничә ел үзем генә түгел, башкаларны да шул хорафатларга ышандырып йөрдем мин. «Алай эшләсәң, болай була, болай итсәң, бөтенләй тегеләй үк булырга мөмкин» дип куркытып йөри идем. Минеке генә түгел, җырчыларның да мондый «сәерлекләре» бар икән...

Киноактёрлар арасында мондый хорафатлар муеннан. Үзең уйнаган роль синең тормышыңда кабатланмасын өчен, сценарий укыганда, чын кеше белән танышкан кебек сөйләшү үткәрәләр икән (минем дә күзем шакмак булды – бу психик авыруга да китерергә мөмкиндер бит!). Ә үлгән кешене уйнаганда исә, башкачарак «бииләр». Ягъни «Стоп! Снято!» сүзен ишеткәннән соң, актёр телен чыгарып камерага елмаерга тиеш. Җитешә икән, димәк, ул тиз арада гына үлмәячәк. Ә менә җитешмәсә... Аңладыгыз инде...



«Рәвешләр» юмор театры белән иҗат юлын башлаган Әбри Хәбриев хорафатларга әллә ни ышанмый, шулай да уку елларында булганнарын искә алды: «Университетта укыганда ук, «сценарий җиргә төшсә, аны кул белән алырга ярамый» дигәнне ишеткән бар иде. Төшерсәң, өстенә утырырга, аннан соң гына күтәрергә ярый. Берничә ел тыңладым шул киңәшне, сценарийны да кулдан төшермәскә тырыша идем. Хәзер алай итмим – ышанмыйм. Менә, күз тимәсен өчен, баш очына тоз сибеп чыгам – концертта каты күзле кешеләр булырга мөмкин. Кайчак сокланып карасалар да авырып ятасың», – дип сөйләде җырчы. Әбри шулай ук, концерт башланыр алдыннан, тамашачы залындагы урыннарны да санарга тырышмый: «Колакка кереп калган: санасаң, тамашачылар әз килә икән».



Яшь җырчы Айгөл Рәхимованың да хорафатлары юк түгел. Беренче чыгышлары вакытында Айгөл туфлиенә биш тиенлек салып чыга торган була. Ә хәзер, җырларга чыгар алдыннан, ул, һичшиксез, селфи ясарга тиеш икән. «Бар энергиям тамашачыларда кала да, аннан соң фотога төшсәм, матур чыкмый», – дип көлде җырчы. «Быел беренче тапкыр үз концертымны куям, бәлки, менә аның алдыннан әллә нинди хорафатларга ышана да башлармын», – дип тә өстәде. Бу язманы укыгач, башыңа тоз сибеп, тамашачылар залындагы урындыкларны санамау көтә сине алда, Айгөл!



Раяз Фасыйхов мондый әйберләргә гомумән ышанмый. «Уйлар чынга аша, диләр бит, шул гына. Мисал өчен, сәхнәгә чыгар алдыннан хорафатыңны эшләргә җитешмисең дә, җырларга чыккач, шул хакта искә төшереп борчыла башлыйсың – концертың чәлпәрәмә килергә мөмкин. Бисмиллаңны әйтеп башлап җибәрсәң, барысы да яхшы булачак», – дип белдерде Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов.



Зинира һәм Ризат Рамазановлар дуэтында да мондый ырым-шырымнар юк. Ризат: «Гримёркада вакытта, исән-сау гына эшләп чыгарга язсын, дип дога кылам – шул гына. Әллә нинди шаманистик ритуалларыбыз юк. Ләкин шулай да концерт алдыннан беркем белән дә сөйләшми тору миңа мөһим. Кеше белән сүзгә килмичә  (ачулану турында сүз дә була алмый), сәхнәгә чыкканд, кәефем яхшы булырга тиеш», – дип белдерде. Ләкин шулай да, концерт башланыр алдыннан, Зинира костюмнардагы күз тиюдән саклый торган чараларны барлап чыга икән. «Берсендә булавка, икенчесендә сарымсак, хәтта чили борычы тагылган костюмнарыбыз да бар», – дип шыпырт кына әйтте җырчы.



«Казан егетләре» төркемендә хәлләр болайрак: концерт башланыр алдыннан, Ильнат кесәсенә тоз сала, Фәнил 10 минут дәвамында сәхнә артында, тамашачы тавышын тыңлап, беркем белән сөйләшми, фикерләрен җыеп тора икән. «Бу хорафатлар да түгел инде, концерт алдыннан фикер туплау гына. Ашык-пошык чыксак, концерт та әллә ничек кенә үтә. Тамашачы да канәгать булмый», – дип аңлатты Фәнил.



Илдар Әхмәтовның күп еллар дәвамында кесәсендә кечкенә генә медальон йөргән. Ләкин кайсыдыр концерт алдыннан җырчы аны таба алмый һәм ансыз гына чыгыш ясый. «Шуннан соң ул медальонның сихерле түгел икәнен аңладым – бернинди дә ырымнарга ышанмыйм», – дип сөйләде җырчы.



Күпләр Ришат Төхвәтуллинның ак микрофонын шулай ук сихерле дип уйлый. Юк, җырчы аны өшкертмәгән дә, имче-томчыларга да бирмәгән. Ак микрофон фишка гына. Заманчалаштырып әйтсәк, понт.

Җәмәгать, аңлавыгызча, җырчыларны иң куркытканы – күз тию! Хорафатлары да шуның белән бәйле! Сокланмыйча, яратып кына карагыз әле шуларга! Юкка тоз сибеп, костюм пычратып йөрмәсеннәр иде!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев