Логотип Идель
Бу – тема!

“КОРТ”ЫҢНЫ КОЯРГА ТЕЛӘСӘҢ, КАРИЕВКА РӘХИМ ИТ!

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры 33нче сезонны гөрләтеп ачып җибәрде. Сезон ачылышы драматург Фәнәвил Галиевны искә алу һәм аның “Корт” спектаклен сәхнәләштерү белән башланып китте. Кем ул Фәнәвил Галиев? “Корт” комедиясендә сүз нинди корт турында бара? “Ялкын” спектакльне карарга киңәш итәме-юкмы? Боларга җавап безнең язмада.

Кем ул Фәнәвил Галиев?

Әлеге чара пьеса авторы Фәнәвил Галиевның тууына 60 ел тулуга багышланган иде. Фәнәвил Галиев тамашачыга Татарстанның халык артисты буларак кына түгел, сәләтле драматург, режиссер буларак та таныш. Ул 1960 елның 4 гыйнварында Татарстанның Арча районы Әзәк авылында дөньяга килә. 1978-1982 елларда Казан дәүләт мәдәният институтының театр режиссерлары бүлегендә югары белем ала.  1982-1992 елларда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры булып эшли. 1992 елдан ул Габдулла Кариев исемендәге театрда хезмәт куя башлый. Ни кызганыч, ул бүген инде ул арабызда юк. Кичәгә аның иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, туганнары да килгән иде.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов:

  • 1989 елларда без бу пьесаны актерларның ял йортында бик яратып укыган идек. Анда җыелган актер, драматурглар да аны бик яратып кабул итте. Спектакль беренче тапкыр Чаллыда куелды. Фәнәвил – бар яктан талантлы режиссер, артист. Бик сагынабыз. Тыныч, акыллы егетебез иде, дип сөйләде аның турында.

Фәнәвил Галиевны искә алу кичәсенә аның остазы, язучы, драматург, Татарстанның халык артисты Рабит Батулла да килгән иде:

  • Мине Тинчурин театрына баш режиссер итеп куйганнар иде, ул вакытта күчмә театр дип аталды. Репертуар оештырырга кирәк, пьесалар юк. Ерактагыны эзләгән – якыннан тапкан, дигән шикелле театрда ике артистыбыз ике пьеса язган. Берсе Данил Салихов булса, икенчесе – Фәнәвил Галиев. Ике пьесаны да репертуарга керттек. Бу – аларның дебюты булды, аннан алар яхшы драматургларга әверелде. Шушы вакытта театр көллиятен тәмамлаган Хәния Фәрхи дә эшкә килде һәм алар Фәнәвил белән өйләнештеләр. Хәния белән икесенең  уртак кызлары – Алия калды, дип уртаклашты ул хатирәләре белән.

Сүз уңаеннан, әтисе язган пьеса буенча сәхнәләштерелгән спектакльне күрергә Алия дә килгән иде.

Килгән кунаклар арасында Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин да бар:

  • Фәнәвил милли, татар тормышына таянып, проблемаларны күтәреп пьесалар тудырган. Аның әсәрләре кабатланмас, үзенчәлекле татар кешесен күрсәтә. Менә шуның өчен алар миңа кадерле, диде ул.  

“Корт” комедиясендә сүз нинди корт турында бара?

Режиссер, Россиянең атказанган артисты,  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов сәхнәләштергән спектакльнең үзенә күчик. Вакыйгалар бик тынгысыз халык яши торган авылда бара. Беренче пәрдә шул халыкның хастаханәгә “плановая диспансеризация”гә җыелуы белән башланып китә. Олысы да, кечесе дә – бар да биредә. Гади кешеләр кем беренче керә, кем икенче, дип тарткалашып торган арада авыл советы рәисе Гаптери (Илназ Хәбибуллин) килеп төшә, озакламый аның хатыны – Мәймүнә (Гөлнара Абитова) дә үз машинасында җилдереп килеп туктый һәм иң беренче булып кереп тә китә.

  “Корт” ка бүгенге заман өчен актуаль “дистанция” төшенчәсе дә ят түгел: авыл халкы икешәр метр ара калдырып, чиратка баса. Спектакльнең башыннан алып, азагына хәтле дәвам иткән “корт” темасы әнә шушы чиратта торганда кузгатыла да инде. Бар кешенең дә бакчасын ел да корт баса, нәрсә генә эшләтеп карасалар да, шул афәттән котыла алмый болар. Ил белән күтәрсәләр түзәрләр иде дә, тик өйләнмәгән, 40 яшьлек Хәйдәрнең бакчасында бер корт та юк. Ник Хәйдәр бакчасында бер корт юк та, аларныкы гел корт кына? Халыкка, корттан бигрәк, әнә шушы сорау тынгылык бирми. Диспансеризациягә самокатта килеп кергән Хәйдәргә (Илфат Камалиев) ябырылалар:

  • Әйт инде, нинди агу сиптерәсең син аңа?
  • Сиптермим, җыям мин ул кортларны! – ди Хәйдәр, әмма аңа берәү дә ышанмый. Ничек тә аннан дөрес җавапны алу теләге белән януларын дәвам итәләр.

 

Мәхәббәттән башка гына буламы инде? Монда да әлеге тема читләтеп узмый: Хәйдәр гомере буе авылдашы Сәлимәгә (Энҗе Камалиева) гашыйк булып йөри, әмма сөйгәне, яшь чагында аны сайламыйча, башкага кияүгә чыга.

  • Хәзер берәүне дә ярата алмам инде мин бүтән. Янып беттем бит инде! – ди Хәйдәр.

 “Аны гына  яратам” дип йөргән ир-ат шушы чиратта торганда хисләренең сүрелүен аңлый: “Сәлимә явызланган, ямьсезләнгән...”

 

Аның каравы,  Хәйдәрне Сәлимәне кызы – 23 яшьлек Рәмилә (Альбина Гайзуллина) яратып йөри. “Мин аның җылы карашына 3 яшьлек чагымда ук гашыйк булдым”, – ди кыз.

 

Хәйдәрнең дә Рәмиләгә күзе төшә, әмма ул авыл халкыннан яхшысынмый. Рәмилә аннан 2 тапкырга кечерәк бит! Өстәвенә, кызның әти-әнисе дә балаларын Хәйдәргә кияүгә бирергә ашкынып тормый...

 

Рәмилә белән Хәйдәр аңлаша, Хәйдәр аңа үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Кыз куанычыннан нишләргә дә белми:

  • Алайса Хәйдәр миңа тәкъдим ясады, дип кайтып әйтәм? – ди ул шатланып.

Кортны ничек җиңүе турында серне чишү шарты белән, Рифат (Фернат Насыйбуллин) белән Сәлимә кызларын кияүгә бирергә ризалаша. Әмма Хәйдәр һаман алар теләгән җавапны әйтми:

  • Бәрәңге сабагы бит ул селкетеп торганны ярата, һәр иртә саен бөтен төпләрне селкетеп чыгам, 15 минут җитә, ди ул.

Көннәрнең берендә Хәйдәрне мәҗбүри эчертәләр. Һаман да шул серен чиштерү максаты белән, билгеле. Хуҗасының эчкәнен бер дә яратмаган Карлыгач исемле аты Хәйдәргә тибә.

Авыл халкы аны үлгән дип уйлый. Бар кешене татулаштырып, дуслаштырып, күңелен күтәреп йөри торган Саҗидә әбидән (Әминә Галиева) алар:

  • Нәрсә дип әйтеп калдырды? – дип сорыйлар.
  • Кортларыннан котылсыннар, диде.
  • Тагын?
  • Эчләрендә корт булмасын, диде, эчегездәге корт бакчагызга да чыга, ди карчык.

Әнә шушы җөмлә комедиянең бар эчтәлеген, бар фәлсәфәсен үз эченә сыйдырган. Әминә Галиева (ул әле авторның хатыны да) үз ролен шулкадәр җиренә җиткереп, яратып башкара: аны барып кочаклыйсы, киңәшләр сорыйсы килә башлый.

“Ялкын” спектакльне карарга киңәш итәме-юкмы?

  Гаилә белән дә, дуслар белән дә, үзең генә барып, уйланып кату өчен дә – “Корт” шәп спектакль булачак. Көлдерә торган да, елата торган да, моңландыра, уйландыра торган урыннары да күп аның. Пьеса үзе дә, аның куелышы да, артистлар уены да сокландыргыч. Һәр сүз, һәр деталь, һәр кеше үз урынына. “Ялкын” киңәш итә! Эчегездәге “корт”ларыгызны коеп, барып кайтыгыз, дуслар!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев