Логотип Идель
Бу – тема!

КӨЛКЕ КӨНЕ: БАР ДӨНЬЯ БЕР КӨНДӘ ШАЯРА!

Яз исе. Кояш елмая. Кошлар сайрый. Елмаясы, көләсе генә килеп тора. Ә иртәгә – беренче апрель! Юкка гына Көлке көне апрель аена туры килмәгәндер инде!  

Көлке көне дөньяның бар илләрендә дә нәкъ менә 1 апрельдә билгеләп үтелә. Әмма, ни кызганыч, бу көн ял булып саналмый. Тик без моңа карап, моңсуланып йөрмибез бит инде, әйеме? Шаярабыз, көләбез, гомерне озайтабыз!

Ә менә бәйрәмнең килеп чыгышы турында фаразлар бик күп. Аларга ышансак:

Ул Борынгы Грециядә барлыкка килгән.  Уңыш алиһәсе Церераның Прозерпина атлы кызын Үлеләр алласы Плутон урлап алып китә. Әнисе аны бик озак эзли, әмма таба алмый, бу эзләүләр файдасыз, нәтиҗәсез була. Кызының ярдәм сорап кычкыруы гына кайтаваз булып ишетелеп тора, диелә риваятьләрдә. Бер-береңнән көлү, файдасыз эшләр белән шөгыльләнү дә шушы көнне билгеләп узуга китергән дип саныйлар.   

Борынгы Индиядә Сита исемле алиһәнең карашын җәлеп итү, аны көлдерү өчен 31 апрельдә бәйрәм оештырыла торган була.

Франциядә XVI гасырга кадәр халык Яңа ел бәйрәмен 1 апрельдә   билгеләп үтә торган була. 1582 елдан башлап, бу бәйрәм 1 гыйнварда уздырыла башлый, әмма халык арасында аны иске календарь буенча каршылаучылар барыбер очрый әле. Андыйларны тора-бара «апрель балыклары» дип атый башлыйлар. Бу көнне кешеләрнең аркасына төрле  тукымадан ясалган балык сынын ябыштыру гадәте яши. 

Бәйрәмгә бәйле гореф-гадәтләр

Англиядә шаяру төшкә кадәр генә дәвам итә. Тарихтагы иң кызыклы шаяртуны да бу илдә уйлап тапканнар. Бер гәҗиттә «арысланнарны юабыз!» дип игълан биргәннәр. Бу тамашаны карарга мәйданга бик күп кеше җыелган. Барысының да моны үз күзләре белән күрәсе килгән, билгеле. Әмма хәбәрнең шаяру гына булганлыгына халык алдангач кына төшенә.

Америкада балалар бу көнне өлкәннәрнең аркасына «тип миңа» дигән язу ябыштырырга ярата. Өлкәннәр дә җавапсыз калмый: күп кенә гаиләләрдә бу көнне шоколадлы тортлар пешә. Ә эчлек итеп мамык яки чүпрәк кулланалар. Бу сиңа камыр эчендә камыр булган пилмән генә түгел инде!

Финляндия. Монда олылар балаларга үти алмаслык төрле биремнәр кушып, алардан көләргә ярата. Мәсәлән, тозлы шоколад алып килергә кушалар. Анысын таба алмаса, черки мае да ярап тора... 

Шотландиядә исә әти-әниләр балаларын күршеләренә кертеп җибәрәләр. Кулларына язу тоттыралар. Имеш, анда йомыш язылган. Ә кәгазьдә гадәттә мондый сүзләр була: «Көлмә, елмайма. Аны тагын башка йортка озатып җибәр!» Балалар үзләреннән көлгәннәрен аңлаганчы, күршедән-күршегә шулай озак йөри икән.

Иң кызык шаярулар

Тарихта иң кызыклы 1 апрель мәзәгенең берсе Би-би-си телекомпаниясенеке дип табылган. «Бу ел, ягъни 1957 елда Швейцарияда токмачны бер озынлыкта үстерә алганнар» – дип хәбәр иткәннәр. Күп кеше ышанган, хәтта үсентесен дә сораучылар булган. Ышанмаучылар да табылган, тик алар бармак белән генә санарлык булган, ди.

Бер елны Чукоткада бозга каткан  мамонт баласын табулары, аның исән булуын, җебетеп, Мәскәү зоопаргына җибәрелүен хәбәр иткәннәр. Бу галәмәтне карарга теләүчеләр күп җыелган. Башка илдән бер укытучы укучыларын экскурсиягә алып килгән хәтта! Тик ялган икәнен белгәч, гауга куптарган, имеш. 

Әгәр сезне 1 апрельдә алдаганнар икән, гауга куптарырга ашыкмагыз. Иң яхшысы: үзегез бу кешене киләсе елга алдар өчен быелдан ук план кора башлагыз.

Ильвина ШӘЙХУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев