Логотип Идель
Бу – тема!

КИБЕТ «КОРТЛАР»Ы... ШОПОГОЛИКЛАРНЫ АЧЫКЛЫЙБЫЗ!

«Тәк, нинди күлмәк алырга икән: кызылынмы, әллә карасынмы?» – мондый төр сораулар белән сеңлем һәр атна баш вата. Үзенә унике генә яшь булса да, аның инде шкафы тулы кием, һәм һаман да әле җитми... Йә, сезнең арада бармы шундый «шопоголиклар»?

Бер карасаң, үсмерлек чорында, аеруча кызларга, мондый үзенчәлек хас, ләкин, минемчә, бу проблемага җитдирәк карарга кирәк. Кем соң ул «шопоголик», һәм бу чир нәрсәдән гыйбарәт? 

Чыгымлы хобби

Бу сүз белән күпләр таныш булса да, фәндә мондый термин юк икән. Кирәкмәгән әйбер сатып алу, кибетләрдә йөрүне артык ярату  ониомания дип атала. 

Шопоголизмның билгеләре:

1. «Шопоголик» өчен кибетләрдә йөрү – мавыгу һәм хәтта тормыш мәгънәсе. Ул бу шөгыльгә бөтен буш вакытын багышлый, әйберләрне максатсыз ала. Һәм алар, гадәттә, кирәксезгә чыга.
2. Кибеттә булганда, ониоман бөтен ассортиментны карый. Әлбәттә, әгәр гади кеше джемпер сатып алырга килгән икән, ул шул бүлектә генә йөри, әмма «шопоголик» кибеттән бер әйбер генә алып китә алмый. Аңа бөтен бүлекләрне дә карап, берничә чалбар, аяк киеме, күлмәк тә алырга кирәк. 
3. «Шопоголик» модага багышланган журналлар һәм блоглар белән кызыксына, бу өлкәдә булган бөтен яңалыкларны күзәтә. Әлеге сезонда нинди төс актуаль, кайсы бренд яңа коллекция чыгарган – моны ониоман тапкырлау таблицасыннан да яхшырак белә.
4. Әгәр дә «шопоголик» кибеткә бара алмаса яки теләгән әйберенә акчасы җитмәсә, ул стресска бирелә, ачулана һәм үзенең эмоцияләрен контрольдә тота алмый. 
5. Сатып алганда, «шопоголик» эйфория кичерә. Алган әйберенең кирәклеге мөһим түгел, иң мөһиме – алган.
6. Әгәр дә кибеттә рассрочка яки кредит рәсмиләштерергә тәкъдим итәләр икән, ониоман моңа, һичшиксез, ризалаша. 

«Шопоголиклар»ның төрләре:

Спонтаннар – әлеге «шопоголиклар» кирәкле әйберләр исемлегеннән гел читтә калалар һәм «ялгыш кына» артыгын алалар. «Ташлама» дигән серле сүз һәрвакыт аларның күз «фокусында».
Шоп-социалистлар – чын аналитик-«шопоголиклар». Дус кызының шарфы пәйда булды икән, аның аналогын тапмыйча, шоп-социалист тыныч йоклый алмас. 
Шоп-скопидомнар – үзләрен чын күңелдән сакчыл хуҗалар дип саныйлар, әмма алар шоп-бәйлелеккә төгәл бирелмиләр. Ташламалар булганда, киемнәрне күпләп сатып алалар. Үзләрен экономияли белүче кешеләр дип саныйлар. Тик, асылда, сатучыларны куандырып, «чёрная пятница» чорында бар акчаларын кибеттә калдыралар. 

Шопоголизм барлыкка килүнең сәбәпләре

1. «Барысы да бала чактан килә» дип юкка гына әйтмиләр. Әгәр бала акчага мохтаҗ гаиләдә үссә, өлкән яшьтә ул бу ихтыяҗны тулыландырырга теләячәк. 
2. Бала чакларында артык иркәләнгән балалар да, гадәттә, шопоголизм маниясенә ия. Ата-ана тарафыннан игътибар урынына һәрвакыт уенчык кына бүләк ителсә, бала, үскәч, күңел бушлыгын матди әйберләр белән тулыландырачак.
3. Шулай ук шәхси проблемалар, стресс та шопоголизмга китерергә мөмкин.
4. Реклама – безгә тышкы яктан тәэсир итүче куәтле мотор.  Маркетологлар бик уңышлы образларга мөрәҗәгать итеп, кирәкле «психологик нокталар»га басым ясый белә. 
5. Нәкъ менә шопинг вакытында адреналин барлыкка килә. Тырышып эзләү, күңелеңә хуш булган киемнәр алырга омтылу – болар барысы да спорт белән шөгыльләнү кебек.

Шопоголизмнан ничек арынырга?

Ысуллар һәм киңәшләр:

Түләү өчен тик кәгазь акча гына кулланыгыз. Кредит карталары акчаны «бетмәс-төкәнмәс» итеп тоярга мәҗбүр итә. Әле моннан кала аларга кредитларны да рәсмиләштерү бик җиңел. 

«Шопинг тайм-аут» алыгыз. Әйтик, әгәр сезнең берәр нәрсә аласыгыз килсә, бу теләкне баш миенең  «серле шкаф»ына качырып куегыз. 
Кибеткә барыр алдыннан, кирәкле әйберләр исемлеген төзегез.

Берәр нәрсә алыр алдыннан, анализ ясагыз. Үзегезгә «миңа бу әйбер чыннан да кирәкме?», «мин аны көнкүрештә ничек куллана алам?» дигән сораулар бирегез. 

Шопоголизм дигән хобби уңышлы шаукымга китермәс. Үзегездә бу маниянең билгеләрен сизәсез икән, тизрәк «дәваланырга» кирәк!
Тормышыгызны мал белән түгел, ә хис-кичерешләр белән тулыландырырга тырышыгыз! 

Айназ Сөләйманова
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев