Логотип Идель
Бу – тема!

КЕСӘ ТЕЛЕФОНЫ: ЗЫЯНЫН КИМЕТЕП БУЛА!

Кесә телефоннары ни кадәр генә зыянлы булса да, бүгенге тормышны алардан башка күз алдына китерү кыен. “Фух, бу телефон булмаса нишләр идек икән?!” дигән чаклар синең дә еш буладыр, дустым? Шул ук вакытта: “Уф бу телефоннарны ник уйлап чыгарганнардыр, алар барлыкка килгәнче бик тыныч иде”, - диючеләр дә күп.

 Шуңа күрә  кесә телефонының организмга зарарын азайтыр өчен берничә файдалы киңәш тәкъдим итәбез:

  • Кесә телефонын муенда асып йөрмәгез. Әгәр экранда “антенналар” аз икән, аны элемтә яхшы тота торган урынга куярга кирәк. Чөнки элемтәсе начар булган телефонның зарары тагын да күбрәк, җитмәсә батарейкасы да тиз утыра. Мөмкин булса, күбрәк өй телефоныннан сөйләшегез.

  • Телефонны сатып алганда игътибарлы булыгыз. Аның дизайнына гына карамыйча, 1 кг массага туры килүче электромагнитик дулкын егәрлегендә билгеләнүче (SAR) нурланыш дозасына да әһәмият бирегез.

  • Теләсә нинди телефон сатып алганчы, билегеле фирма ясаган телефон алыгыз. Сатып алганда телефонның тиешле сертификатлары булу-булмавы белән кызыксыныгыз.

  • Сөйләшкәндә телефонны колагыгызга бик якын китермәгез.

  • Телефонны бик кирәк очракларда гына кулланыгыз. Бер сөйләшкәндә 3-4 минуттан артык сөйләшмәгез.

  • Номерны җыйганнан соң ук телефонны башыгызга якын китермәгез, чөнки бу вакыттагы нурланыш сөйләшкән вакыттагыдан берничә тапкыр көчлерәк була.

  • Кесә телефонын муенда асып йөрүдән тыш, кесәгә салып йөрергә киңәш ителми. Аны сумкагызда йөртү яхшырак булыр.


Сау һәм сәламәт булыйк! ;-)                          





Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев