Логотип Идель
Бу – тема!

КАРСЫЗ КЫШ ҺӘМ МӘҢГЕ ЯШЬ ЯПОННАР /ФОТО/

Кояшлы һәм сакуралы Япониядән кайнар сәлам сиңа! Сез Россиядә әле һаман кыштан арына алмасагыз, бездә инде май кояшы җылыткан сыман. +15 градус! Рәхәт! Минем Япониядәге тормышым турында кызыксынучылар өчен тагын бер язмамны тәкъдим итәм.


Япония – калкулыклар иле. Күп кенә тауларга күтәрелер өчен аларда махсус сукмаклар бар. Ә шушы илдәге иң зур тау – Фудзияма. Аңа менәр өчен бер көн генә җитми. Һәм теләсә кайсы вакытта да менеп булмый. Бары тик июль-августта гына. Фудзияма японнар өчен, нинди диндә булуларына карамастан, изге тау булып санала.



2 сәгать чиратта тору – норма!


Японнарның бөтен серләрен сиңа ачып бетерәм, бугай инде.:) Аларның төп үзенчәлеге – нон-стоп рәвештә әдәпле, итагатьле булулары. Һәрвакыт елмаялар, өлкәннәргә яше яки ранг буенча башын ияләр. Миндә бу гадәт аларның канына сеңгән дигән уй туды. Балалары да бик тәрбияле: кеше күп җыелган урыннарда бер яшькәчә сабыйларны еш күреп була, ләкин аларның елавын беркайчан да ишетмәссең.



Билгеле булганча, Япония – географик яктан кечкенә ил. Халык бик күп, урын бик аз. ;) Ләкин бәйрәмгә җыелган халык арасында сине беркем этмәячәк һәм төртмәячәк. Монда барысы да – тәрбияле һәм әдәпле. Халыкның күп булганнанмы соң, Япония кешеләренең түземлеге - чиксез кебек. Аттракционга яки кафега керер өчен 2 сәгать чират тору – нормаль хәл. Һәм бу вакытта кешеләргә, чын әйтәм, әйткәләшү турында уй да кереп карамый!



Японнарның кулчатырларга булган мәхәббәтләре турында да әйтми булмый. Безнең аңлавыбызда кулчатыр яңгырдан сакланыр өчен кирәк. Тик японнарда зонтик – яңгырдан да, кар һәм кояштан да саклый торган универсаль чара. Чынлыкта явым-төшемнән һәм кояштан саклый торган кулчатырлар материалы белән аерылып тора.



Туфли белән носки – япон тренды


Японнарны бик күпләр, гадәттә, кечкенә буйлы, дип уйлый. Бу – бары тик стереотип кына. Бәлки, элек шулай булгандыр. Тик хәзер япон ир-атларының күпчелеге минем кебек яки миннән дә озынрак (буем – 172 сантиметр). Кызлар да егетләрдән калышмый, буйлары – 160-170 сантиметр. Ләкин өлкән буыннарны карасак, алар, чыннан да, озын буйлы түгел.


Яшь калу һәм картаю турында сорарсың. Дөрестән дә, япон кызлары бик яшь кебек. 40 яшендә – 20гә, ә 60та да 20гә күренергә мөмкин! Ләкин, алар аннары кинәт кенә картая башлый. Ник икәнен үзем дә белмим. Күзгә ташлана торган тагын бер нюанс: халыкның күпчелегендә яссы табанлылык күзәтелә. Кызларда бу аеруча сизелә.


Японнарның киенү стиле – һава торышына бәйле. Киемнәре дә, безнекеләргә караганда, күпкә иркенрәк. Миңа калса, сәерлекләре дә юк түгел. Мисал өчен, классик итәк, туфли һәм... киң балтырлы носки. Эшкә резиналы сланцы белән килү дә беркемне шаккаттырмый. Яшь кызлар арасында мини-итәк популяр, декольте гына – сирәк күренеш. Японнар турында сөйләшкәндә, аларның зифа буйлылыгын әйтмичә калып булмый. Биредә таза кешеләрне күреп булмый диярлек. Җирле халык спорт ярата. Мин яши торган Вако шәһәрендәге иң популяр төрләр – зур теннис, бейсбол (яки софтбол) һәм крокет. Японнар шулай ук тауга менү белән җенләнә.



Японнар – чын "трудоголиклар"! Эш көне ничәдә тәмамлануына карамастан, җитәкчедән алдарак китү гаеп ителә. Эшкә нык бирелү белән бергә, японнарның ял итә белүе дә сокландыра. Япон кешеләренең ялларда көне буе паркта гына уздыра алулары – аралашып, табигать һәм һава торышы белән сокланып утырулары– гадәти хәл. Алар ыгы-зыгылы эш көннәрендә дә туктап торып, мизгел белән хозурлана. Эмоциональ яктан япон кешесе ничә яшьтә булуына карамастан баланы хәтерләтә. Әгәр кызык икән – кычкырып көлә, шакката икән – моны яшереп тормый. Ләкин бу бары тик уңай хисләргә генә кагыла. Ә башка кешеләргә карата агрессияле яки тискәре мөнәсәбәттә булуын бөтенләй күрсәтми.



Хуш исле сакура һәм гигант цикадлар!


Әйтеп узганымча, Япония – бик кечкенә ил, аеруча Россия белән чагыштырганда. Ләкин ул төньяктан көньякка таба бик озын. Бу исә бер ил эчендә төрле климат зоналары булуга китерә.



Мин, әлбәттә, үзем яшәгән Вако шәһәре турында сөйлим. Биредә Россия кешесенә гадәти тоелган кыш бөтенләй юк. Кыш көне уртача температура – 0 градус. Кар сезонга 3-4 тапкыр гына ява. Ләкин әле бу бик җылы дигәнне аңлатмый. Чөнки Япония бөтен яктан да зур су белән уратып алынган. Шуңа да биредә дымлылык бик югары, җил дә каты исә. Мондый симбиоз бик үк комфортлы һава торышына китерми.



Биредә Россиядә кия торган кышкы киемнәр бөтенләй кирәкми. Кышны көзге куртка белән рәхәтләнеп чыгып була.



Япониядә иң матур вакыт – сакура чәчәк аткан чак. Бу вакыт илнең көньягында марттан башлана, төньягында апрель ахырында тәмамлана. Сакура агачлары Япониядә бөтен җирдә зур-зур аллеялар булып үсеп утыра. Аларның бөтенесе дә берьюлы чәчәк атуы – күңелгә нык тәэсир итә торган могҗизалы күренеш. Японнар арасында сакура чәчәк ату һәм аның белән хозурлану фестивале – О-ханами – дә бар.



Җәй биредә явым-төшемнән башлана. Яңгырлар көчле булмаса да, бертуктаусыз явуы белән "үзенчәлекле". Менә шуннан соң гына җәй җитә. Чит ил халкын Япониядәге җәй белән "куркыту" бар. Югары дымлылык, югары температура - болар барысы да бергә кушыла һәм бу вакыт үзеңне чабыну бүлмәсендәге сыман хим итәсең. Ләкин бу бары тик урамда гына шулай. Чөнки теләсә кайсы транспортта яки бина эчендә кондиционерлар эшли.



Ох, җәен Япониядә нәрсә-нәрсә, ә бөҗәкләр би-и-и-к актив. Аларны цикадлар дип атыйлар. Алар бик каты тавыш чыгара. Җитмәсә, бу бөҗәкләр үзләре дә "ат хәтле";)! Август ахырында бөтен җирдә шушы үлгән цикадларның ятуын күреп була. Акрынлап көзгә якынлашуны белдерә бу.  Япониядәге көз Россиядәге әбиләр чуагы сыман. Иң рәхәт һава торышы шушы вакыттадыр монда.


Җыеп шуны әйтергә була, Японнар табигатьне ярата, үз тирә-ягы турында һәрвакыт кайгырта. Үзләре тар урамнардагы кысан бүлмәләрдә яшәсәләр дә, җан һәм тән белән ял итү өчен зур парклар булдырганнар.



Ашыйм, дисәң, янчыгың зур булсын!


Әгәр Япониягә җыенгансың икән, аның бик кыйммәтле ил икәнен онытма. Эре шәһәрдә фатир сатып алу бик кыйбатка төшә. Шуңа да биредә, гадәттә, бүлмәне арендалыйлар, ә җыелган акчага зур булмаган шәһәрдә өй сатып алалар.


Фатирларда аскетизм хөкем сөрә. Ягъни өстәл, урындык, карават (татами) һәм тагын иң кирәкле йорт җиһазларыннан башка бернинди артык әйбер юк. Хәер, әйберең күп булса - аңа монда урын да табып булмый.


Япониядәге бәяләрне әйтмичә, биредә тормышның нинди икәнен күз алдына китереп булмый. Яшелчә һәм җиләк-җимеш килограммлап түгел, ә данәләп сатыла. 1 алма 60 сум тора, 1 бәрәңге – 40 сум, 1 кишер – 30 сум. Әлбәттә, әгәр үзләре үстергән товарны сатучылар базарына барсаң, арзанракка да табып була.



Киемнәргә бәяләр нәрсәне кайдан алуңа бәйле. Чын япон киеме бик кыйммәт тора. Тик монда да бездәге бәягә кием алып була. Әлбәттә, бу япон киеме булмаячак инде.


Бездәге FixPrice сыман кибетләр бар. Биредә бар нәрсә 100 иена тора, безнең акчага күчерсәк – 52 сум. Ләкин шуңа да карамастан, сайлау мөмкинлеге зур, товарлар да сыйфатлы. Кабартма һәм печеньелардан алып, савыт-саба һәм хуҗалык товарларына кадәр алырга була монда.


Кибетләр турында сүз кереп киткәч, Япониядәге салым системасын да әйтеп узмый булмый. «Tax free» дип аталган аерым кибетләр бар. Аларда алып була торган товарның бәясе - "салымсыз", димәк арзанрак. Тик бу – бик сирәк күренеш. Кибетләрнең күбесендә ни дә булса сатып алганда, сездән товар бәясенә өстәп тагын 8 процент салым итеп алып калачаклар. Моны, һичшиксез, истә тотарга кирәк. Чөнки товар астындагы язуда бәя астында «+ салым» дигән язу тора. Ягъни товарның кассада чын бәясе артыграк булачак.


Тагын бер кызыклы факт: Япониядәге кибетләрдә «зазывала» дигән кешеләр бар. Алар кибеткә керү юлында, үз товарларын мактый-мактый, читләтеп узарга "ирек бирми".


Регина Сибгатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев