Логотип Идель
Бу – тема!

КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАР: НИЧЕК ЯЛ ИТӘБЕЗ /РАСПИСАНИЕ/

Әле генә Белем көне иде. Тагын бер атнадан инде көзге каникуллар башланачак. Тик ялларда мәктәп укучыларын тик утырмаячак, ахрысы. Чөнки Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы әллә никадәр чара тәкъдим итә. Барлык серләрне бүген «Ялкын» ача.

– Беренче чирек күз ачып йомганчы узып та китте. Ул, мөгаен, укучылар өчен иң авыры булгандыр. Өч ай ял иткәннән соң, көчләрне туплап, мәктәп ритмына кушылырга кирәк иде. Ниһаять, бу ритмны алар туплап өлгерде. Инде көзге каникуллар да килеп җитте, – ди Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.
! Татарстан укучыларының көзге каникуллары 30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр дәвам итә. 7 ноябрьдә укучылар мәктәпкә бара. 

Көзге каникуллар вакытындагы чаралар: 













































































































Дата Нәрсә? Кайда? Кемнәр катнаша?
30.10 – 3.11 «Мәдәни көз» проекты Казан шәһәренең опера һәм балет, яшь тамашачылар, Тинчурин театрларында спектакльләр карау Социаль яктан актив булган укучылар, күп балалы, аз керемле гаиләдә тәрбияләнүчеләр
14.10 – 13.11

Балалар мәдәни-танып белү туризмының милли программасы
7-9 ноябрь «Путешествие сквозь века»

(165 кеше)
Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә сәяхәт Кайбыч, Теләче
8-10 ноябрь Яр Чаллы шәһәре
11-13 ноябрь Азнакай районы укучылары
31.10 – 2.11 Россиянең алтын боҗрасы

(165 кеше)
Мәскәү – Суздаль Владимир – Мәскәүгә сәяхәт Түбән Кама
2-4 ноябрь Балтач, Түбән Кама
3-5 ноябрь Тәтеш, Түбән Кама районы укучылары
30.10 – 6.11 JuniorSkills стандартлары буенча сайлап алу (челтәр) ярышлары Яшел Үзән, Түбән Кама, Казан, Азнакай, Мамадыш, Биектау, Әлмәт, Яр Чаллы Кама Тамагы мәктәпләре Мәктәп укучылары
30.10 – 1.11 «Минем замана» «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нең республика форумы IT-лицей Шушы хәрәкәт активистлары
26 октябрьдән башлап «Россия – моя история» тарихи паркының экспозициясен карау «Казан ярминкәсе» һәркем
30-31 октябрь Шахмат буенча спартакиада Лениногорск районы 13-14 яшьлекләр (300-350 кеше)
2-3 ноябрь Шашка буенча спартакиада Мамадыш районы 13-14 яшьлекләр

(300-350 кеше)
29 октябрь – 4 ноябрь «Ватанның яшь сакчылары» республика җыены Казан «Юнармия» хәрәкәтенә кергән укучылар
7 ноябрь Юнармия отрядлары парады Яр Чаллы «Юнармия» хәрәкәтенә кергән укучылар
29.10 – 1.11 «Татарстанның яшь туристлары» туристлык-туган якны өйрәнү юнәлешендәге профиль сменасы «Костер» лагере Туган якны өйрәнү белән шөгыльләнүче укучылар
30.10 – 5.11 Мәктәп яны лагерьлары 14 районда 183 лагерь (Казанда булмый) 6813 укучы
30.10 – 5.11 «Билингва» инглиз, алман, кытай телләре буенча профиль смена


«Мәдәни көз» проекты дәвамында Татарстан районнарының иң актив укучылары: 

  • М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры (2.11 «Жизель») 

  • Казан яшь тамашачылар театры (30.10 – «Свадьба с генералом», 31.10, 1.11 – «Маленький принц») 

  • К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакльләренә (1.11 «Ал-Баба һәм өч карак», 2.11 «Сүнгән йолдызлар», 3.11 «Шүрәле онлайн») барачак. 


Ә Татар дәүләт филармониясе исә үзе районнар буйлап гастрольгә чыга. Спектакльләрдән соң артистлар белән очрашу, автограф-сессия дә була. 
Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, «Россиянең алтын боҗрасы» шәһәрләренә кемнәр барасын һәр районның мәгариф идарәсе үзе хәл итә. Ни өчен таблицада күрстелгән районнар гына сайлап алынган? Чөнки алар – 2016-2017 уку елында тәрбия эшләре буенча лидерлар рәтенә чыккан.

Көзге каникулларда балалар йортларында тәрбияләнүче балалар турында да онытмыйлар. Алар Минзәлә шәһәренең «Полянка», «Саулык» лагерьларында, «Жемчужина» шифаханәсендә сәламәтлекләрен ныгытачаклар. 

БДИны истә тот! 


Каникул каникул белән, тик БДИ турында да онытмаска кирәк! Ял вакытында 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен сынау тестированиесен үтеп карау мөмкинлеге дә тудырылачак.

БДИга стандарт процедурага караган кебек карарга, аннан курыкмаска кирәк. Әгәр укучы мәктәп программасына яхшы үзләштерә икән, ул һәрвакыт БДИны тапшыра алачак. Барлык районнарда да теләгән укучылар өчен махсус дәресләр узачак», – ди Лариса Сулима. 



Көзге каникуллар җитә, дип кенә укытучылар да йоклап ятмый. Алар һәрвакыттагыча эштә: укучыларны БДИ, ТДИга, олимпиадаларга әзерләү белән бергә, аларга үзләренә дә диагностик тестны да узарга туры киләчәк. Сулима әйтүенчә, бу мөгаллимнәрне иләк аша уздыру түгел, ә яңа максатлар кую, үзеңне кайсы өлкәдә тагын да ныклабрак эшләргә кирәклеген аңлау өчен кирәк. 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев