Логотип Идель
Бу – тема!

JUKEBOX TRIOДАН "ТАТАРСКИЙ ЗА 10 ДНЕЙ" /ВИДЕО/

А капелла һәм битбокс жанрында җырлаучы егетләр – JukeBox Trio үз тамашачысын татарчага өйрәтә башлаган. «Татарский за 10 дней» дип аталган видеодәресләрендә алар көн саен үзләренә язылучыларны татарчага өйрәтә.

Шушы дәресләр вакытында бу трио егетләре - Владимир Иванов, Илья Иванов, Игорь Стулов -  видеоюлламаларына татар халык җырларын да кертеп җибәрә.

Мисал өчен, беренче дәрестә егетләр татар халык җыры «Ком бураны»н башкара. Шул ук вакытта «өчпочмак» дигән сүзне дә өйрәтергә онытмый.



Дуслар,друзья,амигос! Мы начинаем серию видеоуроков #татарскийза10дней . Это новый #тренд - акапела тар-тар! И всё это не спроста,а приурочено к нашему праздничному концерту "Х3 лет" в Казани 28 октября (ссылка в описании профиля) .Москва и Питер тоже будут. Урок номер раз - " Эчпочма́к, учпочма́к — татарское и башкирское национальное блюдо, печёное изделие из теста, с начинкой из картофеля, мяса, как правило, баранины, гуся или утки и лука." Потекла слюна-терпите до 28го октября;)!!! #эчпочмак #татары #праздник #акапелла #тартар #казань #луксор #афишаказань #учимязыки #камбурааня #28октября #татарстан #татарлар


Публикация от Jukebox Trio(acapella+beatbox) (@jukeboxtrio)






Егетләр үзләренә язылучыларны «Шүрәле», «матурка» кебек сүзләргә өйрәтә. Аларның белорус дуслары да хәзер «бик яхшы» сүзен дә әйтә ала.




Төрле милләт вәкилләренә татарча сүзләрне аңлаткан Juke Box Trio триосы креативлык артыннан кесәгә керми. Әнә, чираттагы дәресне алар популяр җырчы Иван Дорнның «Не надо стесняться» сүзләре кергән җырны татарчага тәрҗемә итеп, «Шундый яраткан музыкам монда уйный» дип сузып җибәрә. Шунда ук, «мәхәббәт», «яхшылык» һәм «татулык» сүзләренә өйрәтә.




Егетләргә татарча сөйләшү шулкадәр килешә ки, хәтта «йөрәкктән йөрәккә» кебек гыйбарәләрне дә өйрәтә башлый.




Татар телен менә шулай креатив кулланып, үзләре дә өйрәнгән, башкаларны да өйрәткән егетләр телебезне популярлаштыра, замана яшьләрендә аңа карата хөрмәт уята түгелме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев