Логотип Идель
Бу – тема!

ҖИТМЕШ ҺӨНӘРЛЕ САЛАВАТ

Чәчеңне кистергән вакытта фокуслар карап, матур җырлар тыңлап, мәктәп яшеннән үк акча эшләү хакында сөйләшеп утырасың киләме? Моның өчен әле уйлап та чыгарылмаган күпфункциональ чәчтараш үзәкләренә бару да, йөз эшне бер итеп башкара алучы Цезарь заманнарына кайту да кирәкми! Боларның барысын  да Салават Галимҗанов ут итеп эшләп бирә ала! Аның кебекләр турында «җитмеш һөнәрле егет» диләр.

 Кызыксынудан – табышка

– Бала чагымнан ук мин һәр күренештән шатлык һәм файда алырга тырыштым. Бу минем үземне генә түгел, янәшәмдәгеләрне дә бик илһамландыра иде. Алга таба берьюлы төрле яктан үсү теләге белән янып яши башладым: музыка уен коралларын үзләштерү, диджей, блогер һөнәрләре нигезләренә төшенү... Башта кызыксынуларым ләззәт кенә биргән булса, тиздән кайберләре табыш та китерә башлады. Шөгыльләрем гел артып бара. Ә инде эшкә алынгач, аны тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгарга яратам.

«Туганымның улы өйләнергә йөри...»

– Күпләр минем кешеләр белән бик тиз уртак тел таба алуыма гаҗәпләнә. Аралашучан булуым мине мәктәптә, район күләмендә уздырыла торган төрле чараларның алып баручысы булып китүемә йогынты ясады. Бер чыгышымнан соң яныма таныш түгел  хатын-кыз килеп: «Туганымның улы өйләнергә йөри, шуның туен алып бара алмассызмы?» – дип үтенде. Миңа 16 яшь икәнен белгәч, шаккатып, берсүзсез китеп барды. Ә миңа исә бу очрак үземне әлеге өлкәдә сынар өчен бары тик илһам гына бирде, шуңа да алга таба үземне тамада буларак та сынап карарга телим.

 Алдакчымы, фокусчымы?

– Үзем белмәгәнне эшли алучылар миңа алга барырга гел көч биреп тора. Әйтик, ике ел элек Интернетта бер видеога тап булдым: фокусчы берәүнең кулына уен картасы тоттырды, ә берничә мизгелдән масть алышынды да куйды. Дөресен генә әйткәндә, моның ничек шулай  килеп чыгуы миңа бик озак тынгы бирмәде. Ә инде аннары үземнән «соң, мин дә болай гына кеше алдый белмиммени?» дип көлеп куйдым да видеоязмалар күзләвемне дәвам иттем, шаккатыра торганнарын өйрәндем. Хәзер исә миңа фокусларның шактый авырлары да җиңеллек белән бирелә.

 «Уннан артык җырым бар!»

– Өч ел элек Интернет аша гитарада уйнарга өйрәнә башладым. Шушы уен коралын үзләштергәндә, башыма  җырлар язып карау турында фикер килде. Хәзерге көндә инде уннан артык җырым бар!

Гадәттә, гитара кылларына кагылуга ук, башны төрле уйлар биләп ала. 15–20 минуттан алар шигъри юлларга салынып, җырда чагылыш таба. Кайберләрен социаль челтәрләрдә урнаштырып барам, тик әлегә берсе дә махсус студияләрдә яздырылмаган. Якын арада шушы эшне дә башлап җибәрергә ниятлим.

 Инстаграм керем китерә

Төрле лагерь, форумнарда еш булырга туры килә. Инстаграм битемә язылучыларың күбесе – шул чараларда тапкан дусларым. Тик реклама юлы белән язылучылар санын арттырганым да булды. Бу бик нәтиҗәле эш булып чыкты, чөнки хәзер үзем дә, аккаунтымда реклама урнаштырып, акча эшлим.

Әлеге социаль челтәрдә акча эшләү бик җиңел тоелса да, чынлыкта бу алай түгел. Беренчедән, синең аудиториягә әйтер сүзең бары тик үз тәҗрибәңнән чыгарга тиеш; икенчедән, Инстаграмнан тыш синең тагын нинди дә булса өлкәдә кайнавың шарт. Шуңа күрә бу эш зур тырышлык һәм сабырлык таләп итүен онытмаска кирәк!

Барберга клиент барыбер түгел!

– Әйе, мин әле барбер да. Әлегә затлы салоннарда эшләмим, ә клиентларны йорт шартларында кабул итәм. Әйе, болай да була! Кеше оста булып тумый, ә өй шул осталыкны булдырыр өчен барлык мөмкинлекләрне дә тудыра ала: мастер-класслар карап, барбер һөнәре серләренә төшенеп тә, өеңнән чыкмыйча, кирәкле эш коралларын да сатып алырга була. Әлбәттә, бу хәзергә генә шулай, алга таба барбершопларда эшләп кенә калмыйча, аларны үзем дә ачарга хыялланам.

Барбер төп хезмәтен башкарып кына эшен бетерергә тиеш түгелдер, минемчә. Мәсәлән, мин үзем, берничә көннән клиентларым белән элемтәгә кереп, эшемнең нәтиҗәсен сорыйм. Әллә эшемне тискәре яктан бәяләгәннәре юк!

 Киләчәккә караш

– Киләчәгемә карата уйлар бик күп! Һәм алар гел яңарып, тулыланып тора, мин исә аның һәрберсен тормышка ашырып карарга тырышам. Бу ысул буенча яшәү –  тормышта үз юлыңны табар өчен менә дигән мөмкинлек, миңа калса. Хәзерге көндә исә программистлыкка укырга керергә телим, тик бу хыял да киләчәктә үзгәреп куярга мөмкин.

 Бизнесмен булыйм дисәң...

– Әгәр беренче акчаңны ничек эшлисен беләсең икән, идеяңне тормышка ашырырга ярдәм итә алырлык кешеләрне эзләргә тәкъдим итәм. Бәлки, максатыңа ирешер өчен, бары тик әти-әниең белән сөйләшү дә җитәдер яисә нинди дә булса курсларга язылырга кирәк булыр. Иң мөһиме – ярты юлда туктап калмыйча, үзеңне төрле яктан үстерүне дәвам итү. Шул чакта идеяләр үзеннән-үзе барлыкка килеп, сине илһамландырып торырлар.

Шулай ук мөмкинлекләрнең кул астында гына икәнлеген дә онытмаска кирәк. Мәктәптәге укытучыларыбызны гына алыйк: алар бит үзебезгә кызыклы булган күпме яңа өлкәнең серләрен ача ала! Мәсәлән, минем үземне җыр укытучысы баянда уйнарга өйрәтте, туризм секциясе тренеры сәяхәтләргә әзерләнү серләрен ачты, һәм бик тиздән бу өлкәдә өченче разрядлы өлкән белгеч исеменә лаек булдым.   

Уңыш ул – ...

– Мисал гына китерәм: Стив Джобс Apple компаниясенә нигез сала. Бу –  минем өчен зур уңыш! Үземне мин андыйлар рәтенә әлегә кертә алмыйм. Уңыш Гималай тауларының иң югары ноктасында урнашкан булса, мин үземне әлегә яктылыкка чыгарга теләп, җир астында казынып ятучы буларак кына күзаллыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев