Логотип Идель
Бу – тема!

"ИТЕГЕ БАР БИТ АНЫҢ!"

Элек кызлар булачак кияүләрен кыш көне сайлый торган булганнар. Егетнең аягында итеге бар икән, димәк бай кеше, булган кеше, моңа кияүгә барсаң да ярый. Әниләренә дә, шул егеткә барам, итеге бар бит аның, дип кенә аңлатканнар.

Ул заманнарда итек баса белүчеләр сирәк булган шул, технологиясен дә бик яшереп саклаганнар, теләсә кемгә күрсәтмәгәннәр. Шуңа итек бәясе бик кыйммәт йөргән. Ә аннары... Аннары егетләр кызларның үзләрен итеккә карап сайлавыннан туйганнар, күрәсең, берләшкәннәр дә, күпләп итек басу предприятиеләре ачып җибәргәннәр. Һәм безнең илдәге бар халык кышларын гел итектән генә йөри башлаган. Урамда да, өйдә дә кигәннәр итекне.

Тора-бара борынгы бабаларыбызның бик хәйләкәр булуы (киез аяк киемнәрен төркиләр уйлап тапкан дип исәпләнә бит), итекнең салкыннан саклавына өстәп, сәламәтлеккә дә гел файда гына өстәп торуы ачыкланган. Нәкъ шуңа күрә матурлыктан бигрәк, уңайлы, файдалы, экологик яктан чиста продуктларга өстенлек биргән XXI гасырда итек яңадан модага кереп килә.

Бертуган Комаровлар дөньяны үзгәртә


Килүен килә дә, тик менә хәзер чын мәгънәсендә итек басучы предприятиеләр күп түгел. Шул сирәкләрнең иң кәттәсе бездә, Татарстан Кукмарасында урнашкан. Ерак 1867 елда бу предприятиене бертуган Комаровлар ачып җибәргән. Халыктан йон җыеп, шуны эшкәртә торган булганнар. Үзләре түгел инде, билгеле, авыллардагы яшьләрне эшкә алганнар. Шулай итеп Кукмарада беренче эш кенәгәләре, беренче хезмәт хаклары барлыкка килгән. Эшкәртелгән йонны тагын кире итекче осталарга таратканнар. Хәзер алай итмиләр икән инде, яңа гына кыркылган йон итек булып җитешкәнче бар эшне дә Кукмара киез комбинатында башкаралар. Кызларны хушсыз калдырырга теләгән егетләрне дә, егет эшеннән курыкмас кызларны да итек басарга хәзер монда өйрәтәләр. Ә без нәкъ шундыйлардан булганга, каршы килеп тормадык, өйрәнеп кайтасы иттек.


Сарыгыңа карап аягыңны сузасың


Икмәк пешерү өчен - он, йорт салу өчен - агач кирәк булган кебек, итек басу өчен шәп сарык йоны, бик күп сарык йоны кирәк. Үстереп биргән сарыгына карап, йонны төрләргә дә бүләләр. Нәзәкатьле сарыкларның нәфис йоныннан юка киез киемнәр, йомшак чүәкләр, юрган-мендәрләр ясыйлар, ә инде калынрак тупас йонны итек басу өчен кулланалар. Ләкин итек баса башлаганчы, аны кайнар суда юарга, киптерергә, бер генә төер дә, бер генә чүп тә калмаслык итеп тарарга кирәк. Бу эшне инде күптән машиналарга ышанып тапшырганнар, ә алары үз вазыйфасын бик намуслы башкара, ди.

Йонның итеккә әйләнгәндә күргәннәре


Әзер йоннан инде итек нигезе ясала. Ул бик зур итек формасында була. Чөнки пар белән эшкәртә башлагач, йон утырачак, итек кечерәя, тыгызлана барачак. Монда итекчедән, билгеле, зур игътибар сорала: бераз гына онытып җибәрдеңме, итек йә формасын югалтырга, йә кию өчен уңайсыз булып басылырга мөмкин. Кирәкле калынлыкка җитеп тыгызлангач, итекне пар машинасыннан алалар да тимер казыкларда киптерәләр. Ләкин итеккә әйләнеп килүче йонның күрәселәре әле моның белән генә чикләнми, итек кипкәннән соң, аның тигезсез урыннарын шомартырга, игәүләргә кирәк.

Ялгыз итек пар эзли


Итекләр дә, кешеләр кебек үк, дөньяга япа-ялгыз булып туалар. Шуннан соң, кешеләр кебек үк, алар үзләренең кем булуын, ягъни ничәнче үлчәмдәге итек булуын ачыклыйлар. Һәм шул ук үлчәмдәге башка итекләр арасыннан пар эзләү башлана: тормыш иптәшен сайлаганда йон төсе дә, калынлык та, куныч озынлыгы да үз ролен уйный. Бер-берсен тапкан бәхетле парларны, әлбәттә, болай гына да олы тормышка чыгарып җибәрергә булыр иде. Ләкин Кукмара киез комбинатында, итекләр озын гомерле булсын дип, табаннарына резин катлам салып, кешеләр яратсын дип, аларны буяп, чигеп, бизәп чыгарып җибәрүне артыграк күрәләр. Шуңа күрә бу бәхетле парлар Россия һәм чит ил кышларында озын гомер кичерә.

Йолдыз Миңнуллина

/"Ялкын" журналы архивыннан/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев