Логотип Идель
Бу – тема!

ИСМӘГЫЙЛЬ НИЗАМИЕВ: «ЗӨЛӘЙХА КҮЗЛӘРЕН АЧА»да АЮНЫ ҮЗЕМ ЯСАДЫМ!

«Зөләйха күзләрен ача» фильмындагы кечкенә Йосыфны бер сөясе, бер кысып кочаклыйсы килде. Яшь актерның самимилеге, искиткеч уйнавы күп кенә тамашачыларны үзенә җәлеп итте. Бу рольне Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары, Татарстанның атказанган артистлары Илнар һәм Лилия Низамиевларның 11 яшьлек уллары Исмәгыйль башкарды.

Низамиевлар гаиләсендә өч бала. Олылары Искәндәр әти-әниләре эзеннән, ягъни актерлык юлыннан бара. Гомумән, балалар бер-берсеннән үрнәк алып яши. Барысы да дини тәрбия ала. Төпчекләре, Казанның 171нче мәктәбе 4нче сыйныфында укучы Исмәгыйль музыкаль белем ала, скрипкада уйный, футболга йөри. Быелгы уразага олы һәм уртанчы балалары белән бергә ул да кергән. Исмәгыйль ике-өч яшеннән театрдагы күп спектакльләрдә уйнаган, клипларда төшкән. Берәр яңа әйбер ясарга да һәвәс икән ул. Яңа механизмнар ясау, төрле тәмле ризыклар, дисеңме, – барысын да булдыра.

«Әлеге фильм кастингына Исмәгыйль белән икәү бардык», – дип башлый сүзен әтисе. – Мине танырлар, дип, үзен генә кертеп җибәрдем. Ул анда озак торды, аңа сораулар биргәннәр, әңгәмә корганнар. Беренче баруында ук аны сайлап алдылар. Кич белән миңа режиссер: «Сез ничек аны башкалар кебек өйрәтмәдегез?» дигән сорау бирде. Чөнки башкалар инде әзерлекле булып килгән иде. Мин исә аңа улыбызның үзенчә фикер йөртеп, барысын да үзе ничек күрә, шулай эшләгәнен аңлаттым. Режиссерны да ул исә нәкъ шушы ягы белән җәлеп иткән дә инде. Исмәгыйль фильмга шулай матур итеп кереп китте. «Булырмы икән? Булдыра алырмы икән?» дигән уй башыбызга да килмәде. Чөнки алына икән, ул барысын да яхшы башкарып чыга».

– Исмәгыйль, бу синең зур кинода беренче төшүеңме?

– Әйе. Моңа кадәр мин әнием Лилиянең шәкертләре белән бергә куйган спектакльләрендә катнаштым. Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Без бит авыл малае» спектаклендә – Илбатыр ролен, 4 яшемдә Рабит Батулла әсәре буенча куелган «Зәйтүнәкәй» спектаклендә Апушны уйнадым. Шулай ук, «Сөмбел» фильмында бер малай образында төштем.

– Кастинг синең өчен катлаулы булдымы?

– Юк. Анда мине әтием алып барды. Кастингта минем кебек малайлар бик күп иде. Мин режиссерның әйткәнен игътибар белән эшләп бардым. Ә менә фильмда төшкәндә, син инде иртәдән әзер булырга тиеш. Сиңа грим ясыйлар, киендерәләр, көне буе көтәсең, караңгыда төшәсең.

– Кинода төшкәндә, иң авыры нәрсә иде?

Үз чиратыңны көтеп утыру.

– Шундый зур артистлар белән бергә уйнау сиңа ничек тәэсир итте?

– Артистлар белән бергә уйнау күңелле иде. Төшерү мәйданчыгында кинога төшкән вакытта аларны күзәтү бик кызыклы иде. Мин алар белән аралашу өчен әле кечкенәрәк. Шуңа да мәйданчыкта гына сөйләшә идек. Төшерү мәйданчыгындагы барлык кешеләр актерларның уйнавын ләззәтләнеп карый иде. Режиссер әйткән әйберләрне дә эшләү миңа авыр булмады. Ул минем белән сөйләшә, барысын да яхшылап аңлата иде.

– Кинода Йосыф бик матур итеп рәсем ясый. Син аларны үзең ясадыңмы?

– Төшерү мәйданчыгына кергәндә, рәсемнәр яртылаш ясалган иде инде. Аларны миңа ясап бетерергә туры килде. Мисал өчен, өйләр рәсемен мин тәмамладым. Ә рәссам белән утырган мизгелдә аю рәсемен төшергән эпизод бар. Анысын тулысынча мин ясадым.

– Төшерү мәйданчыгында нинди кагыйдәләр бар? Безгә дә сөйләп кит әле.

– Анда тынлык булырга тиеш. Тавышланырга ярамый. Артистка әзер булырга, үз сүзләрен алдан өйрәнеп куярга кирәк. Көтеп утырып никадәр генә арган булса да, кадрга армаган кыяфәт белән керергә тиешсең.

Исмәгыйльгә 8-9 яшь булу сәбәпле, ул съемкаларга әтисе белән йөргән. Кинода төшкәндә дә бала өчен җаваплылык Илнар абыйда булган. Әти кешенең баласы өчен курыккан вакытлары да шактый булган. Мисал өчен, биеклеккә менеп, катерны озатып калган мизгелләрне берничә дубльдә төшерергә туры килгән. Авыр моментлар да исендә калган аның.

– Йосыфка бүреләр ташланган сәхнә безнең күңелгә тиеп калды. Мин шунда Исмәгыйль салкын тиеп авырмасын, дип, бик куркып калдым. Әлеге эпизодны берничә дубль белән төшерделәр. Шунда улыма агач башында туңып утырырга туры килде. Анда бик салкын, каты җил иде. Төшерү төркеме дә бик куркыкты. Аякларын ышкып, җылы киендереп тордылар. Ярый әле, Исмәгыйль өчен моның ахыры хәерле булды. Салкын тидереп авырмады. Бу фильмда төшү ул үзе сайлаган адым иде. Моны Исмәгыйльнең зур, иҗади җиңүе, дип саныйбыз һәм моңа шатланабыз. Кечкенә булуына карамастан, фильмда фикер йөртүе миңа ошады. Моның турында башкалар да әйтеп узды, – ди әтисе.

Фильмнан соң Исмәгыйльне, аның әти-әнисен бөтен туган-тумачалары, хәтта таныш булмаган кешеләр дә шалтыратып котлаган. Чыннан да, 8-9 яшьлек малай өчен шундый Россиякүләм фильмда төшү – зур тәҗрибә. Бәлки, бу аңа алга таба бу өлкәдә үзен сынарга бер этәргеч тә булыр. Аның әтисе дә, әнисе дә төпчекләренең бу теләгенә каршы килми.

Фотолар геройның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев