ИСЛАМ ХАФИЗОВ: “СИН БЕЗНЕ ЕЛАТТЫҢ!”, ДИДЕЛӘР”
“Зөләйха күзләрен ача” фильмы беркемне дә битараф калдырмады. Төп рольләрдә үзебезнең татар егетләре уйнавы күңелдә горурлык хисе уятты. 16-17 яшьлек Йосыфны К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары, Татарстанның атказанган артистлары Ирек һәм Гөлчәчәк Хафизовларның уллары Ислам уйный. Моңа кадәр кинода төшү тәҗрибәсе булмаса да, осталарча ерып чыкты ул бу ролен. 8нче серияне курка-курка караса да, нәтиҗәдән канәгать калган ул. Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит. Артистлар улыннан начар нәтиҗә көтеп була, димени?!
Исламның кинода төшүе барлыгы 10-11 көнгә сузылган. Тик алар рәттән булмаган. Кайбер эпизодларны 2018 елның сентябрендә Пермьдә, кайберләрен 2019 елның май аенда Лаеш районында төшергәннәр.
- Ислам, “Зөләйха күзләрен ача” фильмы кастингына ничек килеп эләктең?
- Ул вакытта мин 10нчы сыйныфны тәмамлаган идем. Җәй көне әти мине иртәнге 8-9да уятты да, “Улым, кастингка киттек”, дип әйтте. Минем бару теләгем бик юк иде. Кастингны уңышлы узармын һәм шундый зур фильмга эләгермен, дип уйламадым. Бару теләген әни тудырды. Ул: “Әтиең бар теләкләреңне үтәп тора, аның белән бергә барып кайт”, дип кыстады. Кастинг өч этаптан торды. Беренче этапта рольне камерага сөйләдем. Ике атнадан шалтыратып, икенчесенә чакырдылар. Анда Мәскәүдән режиссер Егор Анашкин килгән иде. Мин аңа сәгать ярым сценарийны укып күрсәттем. Аның ассистенты миңа ахырга кадәр калырга сорады. Кастинг уза торган барлык балаларның чыгыш ясаганын 6 сәгать көттем. Аннары режиссер янында тагын 2 сәгать булдым. Дөнья чемпионаты беткәч, әтигә “Улыгызны Йосыф роленә алдылар”, дип шалтыратканнар. Әти миңа моны хәбәр иткәч, күңелемдә бураннар уйный башлады. Дусларга да әйткәч, бергә бик шатландык.
- Кастингны узу авыр булдымы?
- Юк, чөнки мин әти белән әнинең сценарийны ничек ятлаганнарын күрәм. Ахырга кадәр кастингны узасыма ышанмагач, әллә ни борчылмадым да.
- Камерадан курку хисе юк идеме?
- Дөресен генә әйткәндә, аннан да курку булмады. Шундый тәҗрибәле актерлар белән уйнагач, бигрәк тә. Чулпан Хаматова, Сергей Маковецкий белән мөнәсәбәтләрем бик яхшы. Чулпан Хаматова үзе минем белән беренче танышты, киңәшләр биреп торды. “Ләззәтләнеп, борчылмыйча, рәхәтләнеп уйна”, дип әйтте.
- Кинода төшкәндә гел аяк өсте булырга туры килә.Көне буе арып бетми идеңме?
- Әлбәттә. Әле бер мизгелне бер дубльдән генә төшереп булмый. 20 тапкырдан да төшерергә туры килә. Шунысы катлаулы. Син төшәсе моментны озак көтү дә ардырта. Тик сиңа шулкадәр игътибар булу, күп камера сиңа төбәлү, танылган артистлар белән уйнау барысы да арыганлыкны тиз оныттыра иде.
- Кинога төшүнең кайсы ягы авыр булды?
- Иң авыры Зөләйха янында Сәмрух кошы турында әкият сөйләвем иде. Моның турында миңа 5 минут кала гына әйттеләр. Рольне ятладым да, шунда ук төшерә башладык. Аны 15-20 тапкыр төшерергә туры килде. Бүрәнәдән чапкан вакыт та авыр булды. Аннан тиз чабарга кирәк иде. Тиз чапсаң юеш, абынырга да мөмкинсең. Беренче дубльдән үк төшереп булмады. Өченче-дүртенче дубльдә егылдым, бөтен киемнәр юешләнеп бетте.
- Иң озак итеп төшерелгән эпизод кайсысы иде?
- Питерга китү теләген әйтү моменты иде. Анда әни һәм улы арасындагы мөнәсәбәтләрне, хисләрне күрсәтергә туры килде. Зөләйха минем якамны ерта иде, ерткач яңадан тегәләр иде аны, ертып тегү аркасында муеным да кырылып бетте. Анысын да 15нче дубльдән төшердек.
- Кинода Йосыф рәсем сәнгате белән мавыга, синдә мондый сәләт бармы?
- Мине икътисад үзенә җәлеп итә. Иҗади эшкә күңелем тартмый. Шулай булса да, баян сыйныфы буенча музыкаль мәктәпне тәмамладым. Хәзер гитара һәм фортепианода уйнарга өйрәнәм. Минем кечкенәдән үк акча эшләү теләге бар. Абыем да икътисад юнәлеше буенча укыды. Мин “менеджмент” белгечлеге буенча 1нче курста белем алам. Үземнең кечкенә эшемне дә башлап җибәрдем. Төркемдәш малай белән шоколадтан чәчәкләр ясыйбыз, аларны формаларга китерәбез, капларга төреп сатабыз. Бу эшне 8нче Мартта ачып җибәргән идек. Ул вакытта ук “плюс”ка чыктык. Әлегә бу эш хәзерге вәзгыять аркасында тукталып торды.
- Кинода төшүнең кайсы ягы сиңа аеруча ошады?
- Үзеңнең нәтиҗәңне каравы бик кызыклы иде, ул мотивация бирде. 8нче серияне караган вакытта агарынып бетем, борчылдым. Мин элек караган күп сериалларда яшь малайлар бик начар уйный иде. “Ничек шулай уйнап була?” дип шакката идем. Шуңа мин үзем дә шулай уйнаганмындыр, дип курыктым. Мин кадрга кергәч, миңа да, әтигә дә “Ничек барысы да шәп!” дип яза башладылар. Шуннан тынычландым, серияне карадык. Нәтиҗәсе хәтта мин үзем көткәннән дә яхшырак булды. Чөнки кинога төшкәндә, кадрда ничек чыкканымны карый алмадым.
- Ахыргы мизгелләрдә син көймәдә йөзгән эпизод бар. Ишкәкне ишәргә өйрәнергә туры килдеме?
- 12-14 яшьтә балык тотарга йөри башладым. Үз көймәмне дә сатып алдым, ишә белә идем. Бу миңа авыр булмаса да, режиссерлар куркып торды. Алар бит күп очракта камерага карый. Ә мин көймәдә бик еракка киттем. Режиссер исә күтәрелеп карагач, минем өчен куркып, коткаручыларны чакырды. Алар килеп, минем көймәмне тарттырып, ярга алып чыкты.
- Режиссерның кайсы үтенечен башкару сиңа аеруча авыр булды?
- Яр буенда конвертны ачкан вакыттагы эпизодта уң якка карау иде. Режиссер рациядән миңа “Син уң якка түгел, өскә карыйсың”, дип әйтте. Моны без 6-7 тапкыр төшердек. Икенче режиссер килеп тынычландырды. Синең алдыңда күпме кеше, шул вакытта алар янында булып чыкмагач, күңелеңә начар, тавыш күтәрсәләр, тагын да авыррак, күңелгә тия. Бәлки, бу беренче съемка көннәре булганга шулай булгандыр. Бәлки, янымда әти булмагангадыр. Әти-әни янда булганда, барыбер күңелгә тынычрак. Алар миңа бернинди дә киңәш бирмәде. “Барысын да үзең беләсең, үзең эшлә”, диде. Мин бит кинога соңыннан гына ләззәт алып кереп киттем. Пермьдәге съемкаларга мин әти белән бардым, Лаеш районына исә әти белән дә, әни белән дә, үзем генә дә бара идем.
- Сине фильмда күргәч, туганнарың, якыннарың нинди бәя бирде?
- “Барыбызны да елаттың”, диделәр. Хәтта таныш булмаган кешеләр дә: “Син безнең өметләрне акладың”, дип язды. Дөресен генә әйткәндә, кешеләрне елатыр дәрәҗәгә кадәр тәэсир итәрмен, дип уйламадым да. Шундый сүзләр әйткәч, үземнең дә күңелем тулды.
- Тагын кинода төшәр идеңме?
- Театр юлын сайларга теләгем юк. Кино, фильм, сериалга чакырсалар, әлбәттә, баш тартмас идем. Язмышта язылган булса, киноиндустриягә китәм. Кинога төшү мине үзеңне, үзеңнең чын йөзеңне күрсәтә алуы белән җәлеп итә. Яхшы актерлар сайлап алынса, кешеләр шул фильмга җаны-тәне белән кереп китеп карый. Кинода, тормышта син ничек бар, шулай итеп төшәргә кирәк. Үзеңә каратып тора алу тамашачыны җәлеп итә дә инде.
- Йосыф роленә ни өчен нәкъ менә сине сайлап алганнар, дип уйлыйсың? Уңыш серең нидә?
- Мин бер әйберне дә уйнамадым. Үзем булып сөйләгәнгә режиссерны җәлеп итә алганмындыр, дип уйлыйм. Әгәр син аз гына уйныйсың икән, моны режиссер сизә. Ул сизгәч инде, тамашачы да моны тоемлый. Шуңа да режиссер миңа “Үзең булып кал”, диде. Кинода төшкәндә, бары тик барысын да үз-үзең булып эшләргә кирәк. Ясалмалылык (наигранность) ул барыбер күренә.
Фотолар геройның шәхси архивыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Үз милләтеңне мыскыл итә торган фильмда төшү дәрәҗәме? Ник андый мәкаләләр бастырасыз сез?
0
0