Логотип Идель
Бу – тема!

ИНВЕСТИЦИЯЛӘР: БУ – МӨҺИМ!

Иртәгәсе турында ишәк тә кайгырган. Ә безнең гасырда киләчәгең өчен иминлек мендәре булдыру аеруча мөһим. Дәүләткә дә, үз-үзеңә дә тулысынча өметләнеп калырга ярамый. Шуны аңлап, хәзер инвестицияләр белән шөгыльләнүчеләр артты.

Инвестиция – капиталны (акчаңны) киләчәктә табыш алу максатыннан кайда да булса урнаштыру, кертү дигән сүз. Инвестицияләр соңрак даими рәвештә дивидендлар яки купоннар аркылы пассив табыш китерә ала, алар ярдәмендә нәрсә дә булса сатып алыр өчен акча җыеп барырга була (банк кертеменә караганда күбрәк табыш киләчәк). Кайберәүләр инвестицияләр аша пенсиясен дә кайгырта: дәүләт пенсиясе барыбер беркайчан да рәхәт тормыш кичерер өчен җитмәячәк, ә хәзерге яшьләр буыны пенсия яшенә җиткәндә, ул система бөтенләй юкка чыгарга да мөмкин.

Акчаны ничек арттырып була? Күчемсез милек сатып алу иң ышанычлы ысуллардан санала. Әмма фатир яки йортка инвестиция кире кайтсын өчен күп вакыт кирәк. Валюта курсы үзгәреше хисабына акча эшләү ысулы да бар. Әмма курсның үзгәрешен төгәл тоемлау бик авыр. 7 ел элек доллар һәм евроның бәясе кискен арткан чакта валюта сатып алган кешеләр аларның тагын да артачагына өметләнгән иде, әмма шуннан соң рубль бераз үсте. Нәтиҗәдә, тегеләр минуста калды.

Банкта кертем ачып, аның процентына да өмет зур түгел, чөнки кагыйдә буларак, процентлар түбән, алар хәтта инфляция дәрәҗәсеннән артмый.

Кыйммәтле кәгазьләргә, ягъни акцияләр һәм облигацияләргә инвестицияләр табышлырак санала. Бу юнәлештә хәзер мөмкинлекләр зур. Һәр банк та диярлек инвестиция хезмәтләрен күрсәтә.

Аек акыл белән фикер йөртергә

Инвестицияләр тылсымлы таяк түгел. Финанс пирамидаларына чакыручылар керткән акчаны айга 30-40%ка арттырырга вәгъдә бирәләр. Бу чын һәм гадел схема булса, акыллыбашлар күптән миллиардерларга әверелерләр иде. Кызганыч, җиңел генә баю юлын эзләүчеләр шулай алданалар, күп акчаларын югалталар.

Аек акыллы булу акцияләр белән эшләгәндә дә бик кирәк. Акция бәясе төшкәндә паникага бирелергә һәм ашыга-ашыга сатып бетерергә ярамый, чөнки базар даими үзгәрештә.

«Даимилек» гомумән җитди нәрсә: әгәр сез 10-15 елга исәпләнгән план коргансыз икән, акчагызны ике атнадан соң чыгармагыз инде. Мәгънәсе югалачак.

Инвестиция - мәгълүматлы булу

Табышыңны арттырырга, дөрес итеп инвестицияләргә теләсәң, дөнья вакыйгалары турында да, төрле компанияләрнең эшчәнлеге хакында да кызыксынып торырга кирәк. Югары технологияләргә корылган ширкәтләр зур табыш китерә, әмма алар нәкъ шул ук тәртиптә тиз генә коелып төшәргә дә мөмкин. Дөрес карар кабул итәр өчен җентекләп фикер йөртергә, яңа өлкәләр хакында белергә кирәк.

Инвестиция хезмәтләре күрсәтә торган банклар еш кына кыскача курслар да тәкъдим итә.

Йомыркаларны бер кәрҗингә салма

Бөтен капиталны да бер өлкәгә генә инвестицияләү дөрес булмаска мөмкин. Шуңа күрә кагыйдә буларак, инвестиция портфелен бүләләр. Төрле юнәлештәге акцияләрегез булганда, бер өлкә, мәсәлән, металлургия түбән төшкәндә, икенче өлкә хисабына гомумән табышларыгыз бер тирәдә сакланачак.

Криптовалюта белән исә сак булырга кирәк. Бу өлкә әле һаман да тотрыклы түгел. Ышаныч яуларга өлгергән криптовалюталар белән беррәттән, күбрәк хайпка корылган, ясалма рәвештә күпертелгәннәре дә бар. Анда акча югалту бик җиңел.
 

Брокер – ничә яшьтән?

Россия законнары 14 яше тулган егет һәм кызларның инвестор булуына каршы түгел. Ләкин 18 яшь тулганчы сезгә финанс белән бәйле җитди гамәлләрегезне әти-әниегезнең ризалыгы белән башкарырга кирәк. Биржада сату-алу өчен дә аларның рөхсәте кирәк булачак. Һәрбер адымга алар да имза куярга тиеш. Бу чынлыкта бик катлаулы процедура, шуңа күрә Россия банклары 18 яше тулган гражданнарга гына инвестиция хисаплары ачырга мөмкинлек бирә.

Марат Гыйльметдинов

Айдар Шәйхин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев