Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЕЛДА ЯҢА ГАДӘТ!

Сезнең ничектер, әмма минем Яңа ел башы көндәлек тормышка яңа гадәтләр, кагыйдәләр кертү чоры белән ассоциацияләшә. Уйлаган гадәтләрем арасында иртән җылы су эчү беләң көненә 30 бит китап уку гына дип уйласагыз, бик ялгышасыз. Быел үземә өр-яңа максат куйдым: атнасына өч тапкыр спорт белән шөгыльләнәчәкмен. Бәлки бик гади генә яңгырыйдыр да, тик көндәлек тормышта үз сәламәтлегемә, буй-сыныма игътибар җитмәгәнлеген тоям, гәрчә үзем физкультура укытучысы булсам да...

Мин тумыштан хәрәкәтчән, тиктормас бала булып үстем. Җыен кирәк-кирәкмәс тишеккә кергән, гел үзенә маҗаралар эзләп йөргән кызчык идем инде, кыскасы. Гаиләмдә спорт белән кызыксынучылар булгач, ташып торган энергиямне кайсы юнәлешкә җибәрергә, дигән сорау озак борчымады. Җәйләрен ишегалдында әти белән туп тибеп, футбол уйнадык, апам белән теннис уйнарга ярата идек. Кыш җиткәч, әти урман кырында юл салып, ял көннәрендә гаилә белән чаңгыга чыга идек – иң күңелле чаклар! Үзебез белән термоска салып чәй алып китеп, ял итү тукталышлары да оештыргалый идек. Салкын саф һава борын эчләрен кытыклый, керфекләргә ап-ак бәс каткан, тирә-юньдә тынлык – чын манзара. Ә өйгә кайткач, савыт төбендә калган чәйне, куянныкы дип атап, сеңлемә эчертүләре – үзе бер кызык. Чын-чынлап куян чәй биреп җибәргәнлеккә ышана да иде әле ул. Әниебез спорт ише нәрсәләргә артык хирес булмаса да, без, спортчыларны, гел тәмле коймаклары, самавыр чәйләре белән каршы ала иде. Гомумән, әни гел безгә терәк булып, уңышларыбызга, җиңүләребезгә бик куанып торды.

Җиңүләребез дигәннән, башлангыч мәктәпне тәмамлап, уртанчысына күчкәч, алда күнекмәләрне арттыру өчен үземә инде төгәл бер юнәлеш сайларга булдым. Күпләгән вариантлар арасыннан күңел волейболга тартты. Мәктәбебездә искиткеч укытучы, Тәлгат абый бар иде. Нәкъ аның белән сокланып, мин дә алга таба шушы юнәлештә һөнәри үсәргә булганмындыр да. Остаз ул – инде кулларны асылындырырга әзер булган иң авыр чакларда да терәк булып, күңелгә дәрт һәм ышаныч өстәүче кеше. Тәлгать абый да шундыйлардан иде. Аның җитәкчелегендә без катнашмаган ярыш, бәйге калмагандыр да. Шундый ярышлар миндә ныклы, үҗәт холык тәрбияләделәр.

Бәлки язманы укыганда, «җенләнгән икән бу спорт белән», дип уйлый торгансыздыр. Һәм ул дөрестән дә шулай! Мәктәпне тәмамлау белән укытучылыкка көлияткә кердем. Студент чорында да активлыгым кимемәде. Сайлаган юнәлешемнең үзенчәлеге дә шунда инде, бер минут тик торып булмый, дәресләрнең дә күбесе хәрәкәттә уза. Биредә дә укытучыларым җитәкчелегендә төрле ярышларда катнаштык һәм сынатмадык! Әни әле дә һәр медалемне кадерләп, аерым бер киштәдә саклый.

Көллиятне тәмамлап, һөнәри белемем булгач, мин укытучы булып эшли башладым. Балаларның янып торган күзләрен күрү, аларга яңа күнегүләр өйрәтү, алар белән бергә авыр чакта көенү, рәхәтендә сөенү – үзе бер бәхет! Мин бит хәзер үзем остаз, укытучы. Эштәгеләрем белән дә тик тормыйбыз, төрле фән укытучылары булсалар да, бик теләп төрле ярышларында катнашалар. Укыткан балаларымның әти-әниләре дә – ут! Алар белән аерым лига оештырып, ярышларга әзерләнгәндә кичләрен бергә-бергә шөгыльләнәбез. Андый кичләрдә үз туган гаиләмне, әти-әниләремне, балачагымны шундый сагынып куям. Ә бит алар миңа терәк булмаган, мине үсендереп тормаган булсалар, мин үз юлымны, һөнәремне сайлаганда ялгышырга да мөмкин идем.

Нәкъ спорт аша мин үземне таптым, яраткан шөгылемне һөнәремә әверелдердем. Тик югарыда әйтеп узганымча, үзең генә шөгылләнми, ә башкаларны өйрәтә башлагач, кызканычка күрә, үзеңә, үз сәламәтлегеңә игътибар кими. Әлбәттә, мин эшемне бик яратам, әмма шушы кызу тормышта үзебезгә дә вакыт табарга өйрәнәсе иде. Нәкъ шул сәбәпле бу елга яңа максатлар белән керәм дә! Даими рәвештә үзем өчен спорт белән шөгыльләнәсем, мөмкинлекләремне үстерәсем килә. 

Спорт ул – сәламәт яшәешнең нигезе. Спорт белән балачактан даими шөгыльләнү физик һәм психик сәламәтлекне булдыра. Актив тормыш рәвеше алып барган кеше дисциплиналы һәм җаваплы була. Ул яшьтән үк дөрес тукланырга омтыла һәм алга таба бу начар гадәтләрне урап узарга ярдәм итә. Өстәвенә, спорт иҗтимагый күнекмәләрне үстерүдә дә зур роль уйный. Командалы спорт төрләрендә бала башкалар белән уртак тел урнаштырырга өйрәнә, бер-береңә хөрмәт, игътибар төшенчәләрен аңлап, күреп үсә. Даими физик күнегүләр кан әйләнеш системасын, баш миенә кислород керүне яхшырта, ә бу үз чиратында таркаулыкны киметә һәм игътибарны арттыра.

Ә әгәр озак вакыт дәвамында шөгыльләнми торып, тормышыңа яңа гына спорт кертергә булгансың икән, эшне нәрсәдән башларга?

1. Үз алдыгызга реаль максатлар куегыз. Нәрсәгә ирешергә теләвегезне төгәл билгеләгез. Бу чыдамлылыкны яхшырту, авырлыкны киметү яки мускулларны ныгыту булырга мөмкин.

2. Табиб белән киңәшләшергә онытмагыз. Әгәр сәламәтлегегездә борчып торган урыннар бар икән, спортка тотынганчы, табибка күренү кулай булыр.

3. Йөкләнешне акрынлап арттырыгыз. Мин спорт белән шөгыльләнәм, сәламәт тормыш рәвеше алып барам, дип кырыс шартлар куймагыз. Эшне гади күнегүләрдән башлагыз. Организм ияләшкәч кенә күнегүләрне катлауландыра башлый аласыз.  

4. Дисциплина – һәр эшнең нигезе. Бер атнада 4 тапкыр шөгыльләнеп, икенчесендә бөтенләй берни эшләмәү белән еракка китеп булмас.

5. Күңелегезгә ятышлы активлыкны табыгыз. Йөгерүме ул, боксмы, биюме, әллә йөзүме, иң мөһиме – сезгә ошасын һәм ләззәт китерсен.

6. Үзегезгә игътибарлы булыгыз. Авырту яисә уңайсызлык сизсәгез, йөкләнешне киметегез.

7. Үзегезгә иптәш табыгыз. Бергә шөгыльләнү, беренчедән, күңелле дә, икенчедән, өстәмә мотивация дә барлыкка килә.

Әйдәгез Яңа елны яңа биттән, яңа матур гадәтләрдән башлыйк. Үз сәламәтлегебезгә игътибарлы булыйк!

Фото: Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев