Логотип Идель
Бу – тема!

ГРИППТАН ҺӘМ САЛКЫН ТИЮДӘН САКЛАНЫП БУЛА!

Салкын тиюне ул безгә “күз салганчы” ук туктатабыз һәм авырмыйбыз. Ничекме?

Кышкы чорда грипп һәм салкын тию безнең белән янәшә йөри. Эпидемия эләктереп, озак вакыт башны да күтәрә алмый ятмас өчен алдан ук махсус чараларны күрү кирәк.

D витамины

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, D витамины җитмәгән кешеләр инфекцияне ешрак эләктерә. Нинди продуктларда бар соң бу витамин? Сөмбаш (семга) балыгы, сыер ите, йомырка сарысы, сөт, әфлисун согы, сыр, гөмбәдә ул күп.

Куллар

Кулларны йөздән ераграк тоту киңәш ителә. Күп кеше үзенең йөзенә бармагы, кулы белән кагылганын сизми дә кала. Тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча, кеше бер сәгать эчендә  йөзенә якынча 16 тапкыр  кагылып ала. Ә кулларда зур күләмдә микроблар булуы һәркемгә мәгълүм. Кул биреп исәнләшкәндә генә дә вирус иярә ала. Булдыра алганча ешрак кулларны һәм йөзне сабынлап юарга киңәш ителә.

Телефон

Вакыты-вакыты белән телефонга дезинфекция ясарга кирәк. Гаджетларбызыга күп җирдә: аш бүлмәсендә дә, бәдрәфтә дә, кафеда да һ.б булырга туры килә. Анда күпләп бактерияләр җыйнала. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, телефонда унитаз ободогына караганда да күбрәк бактерияләр җыйналырга мөмкин. Дезинфекция өчен составында спирт булган сыеклыклар кулланырга була.  Сөртер алдыннан тукыманы мөмкин кадәр сыгарга кирәк, аннан гына сөртергә ярый.

Стресс

Стресс шулай ук иммун системасын көчсезләнедерә ала. Әгәр организм стресс кичерсә, аннан котылырга ярдәм итә торган гадәтләр кертерегә мөмкин. Мисал өчен: гаилә белән рәхәтләнеп, тынычлап, тәмләп кичке аш ашау, спорт белән шөгыльләнү, паркта йөрү.

Йокы

Шулай ук туйганчы йоклау һәм ял итү дә мөһим. Яхшылап йоклау -  салкын тиюне булдырмау    өчен менә дигән чара. Медицина тикшеренүләре күрсәткәнчә, тәүлегенә 7 сәгатьтән дә ким йокламаган кешеләр аннан азрак йоклаучыларга караганда 3 тапкыр сирәгрәк авырый икән.

Цинк

Цинк бактерияләрнең үрчүләренә каршы тора. Ул ит, сыр, ясмыкта (чечевица) күп.

Саклану

Гаиләдә берәр кеше авырганда маскалар кулланырга, бүлмәләрне ешрак  җилләтергә киңәш ителә. Авырган кеше тоткан әйберләргә кагыласка тырышыгыз. Ул кешенең үзенә бер тапкыр гына кулланыла торган маска, салфетка, сөлгеләр тотса яхшы.

Пробиотиклар

Яхшы бактерияләр пробиотикларда очрый. Алар рәтендә йогурт, тозлы кәбестә, чәй гөмбәсе бар. Әлеге исемлектәге продуктлар иммун системасын эшләтеп җибәрә.

Димәк, грипптан һәм салкын тиюдән сакланып калып була. Моның өчен тәкъдим ителгән киңәшләрне генә үтәргә кирәк. Аларны үтәү артык авыр түгел, әйе бит?

Сау һәм сәламәт булыйк. ;-)❤?


Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев