ГРИПП: СИНЕ, МИНЕ САЙЛАП ТОРМЫЙ, КИЛӘ ДӘ ҖИТӘ!
Тиздән Татарстанда грипп мәхшәре башланырга мөмкин. Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланды, укучылар үз “эше”нә, хезмәт коллективлары үз эшенә кайтты. Димәк, вирус таралырга да сәбәпләр күп дигән сүз бу. Тик халык мәкален бераз гына үзгәртсәк, тырышкан табар, гриппны булдырмый калу җаен да табар, дип әйтеп була. Шуңа “Ялкын” бу мәхшәрдән үзеңне ничек саклап калырга икәнлеген сөйли.
Әлегә республикада үтә көчле респиратор вирус инфекциясе (ОРВИ) һәм грипп белән авыручыларның саны эпидемиологик чиккә җитмәгән. 6-12 гыйнвар аралыгында Татарстанда бу авырудан интегүчеләрнең саны 12 меңгә җиткән. Тик Казанда, Алабугада хәлләр бераз мөшкелрәк. Олылар һәм мәктәп укучыларның ОРВИ һәм грипп белән авыруы аркасында, әлеге шәһәрләрдәге ситуация эпидемиологик чикне 33 һәм 24 процентка узган.
Мария Патяшина, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе:
– Бу эпидемия сезонына без яхшы итеп әзерләндек. 1 900 000 кеше вакцинация ясатты. Балалар, укучылар, студентлар, олылар, укытучылар, табибларның 76 проценты гриппка каршы прививка кадатты. Шунысын да әйтергә кирәк, үтә көчле респиратор авыру (ОРЗ), грипптан кала, тагын 200 вирус таралуга сәбәпче була. Бүген грипп вирусы 350 кешедә теркәлгән. Араларында иң еш таралыганы – В һәм А грипплары.
Хәзерге вакытта Татарстанда чит илләрдән кайтучы кешеләрне дә яхшылап тикшерәләр. Алар аэропортта дистанцион термометрия узалар. Әлеге аппарат чит илдән кайткан кешенең тән температурасын (кешегә сиздермичә итеп) тикшерә.
Эпидемия вакытында балаларны балалар бакчалары, мәдәни чараларга җибәрмәү хәерле. Мария Патяшина әйтүенчә, грипп таралмасын өчен уку процессын туктатып тору – иң нәтиҗәле ысул. Әгәр мәктәп укучыларының 20 проценты авырса, сыйныфны яки мәктәпне карантинга ябалар. Бу карарны мәктәп директоры кабул итә. Татарстанда грипп эпидемиясе башыннан (1 сентябрьдән) бирле Казан, Азнакай, Лаеш районының 8 мәктәбендә 32 сыйныф өстәмә каникулга тукталган. Лаеш районындагы балалар бакчасындагы – бер төркем, Менделеевсктагы бер мәктәп тулысынча карантинга ябылган.
Гриппны үзеңә һәм башкаларга йоктырмас өчен:
– Җәмәгать транспорты, кинотеатр, сәүдә үзәкләре һәм башка кеше күп булган урыннарга йөрмә
– Төчкерә, йөткерә торган кешеләр белән аралашма
– Пыярак куллар белән бит, борын, авыз, күзләрне тотма
– Авыручылар белән аралашканда, маска ки
– Кулны һәрчак сабын белән ю
– Һава торышы буенча киен, туңып йөрмә
– Төчкергәндә, йөткергәндә борын һәм авызны ябарга, бер тапкыр куллана торган кулъяулыклардан файдалан
– Бүлмәне даими җилләт
– Фатирда идәннәрне даими ю, тузаннарны дымлы чүпрәк белән сөрт
– Телефон, пульт, клавиатура, ишек тоткалары, күзлек, балалар уенчыклары, компьютер тычканы өслеген һәрчак сөртеп тор
– Сәламәт яшәү рәвешен алып бар (тиешенчә йокларга, саф һавада йөрергә, актив ял итәргә, витаминнарга бай ризыклар белән тукланырга, лимон, нарат җиләге, мүк җиләге)
– Авыру симптомнары булганда, табибка мөрәҗәгать итәргә, үзеңне-үзең дәвалау белән шөгыльләнмә
– Авыру кеше аерым бүлмәдә торырга тиеш, әгәр мондый мөмкинлек юк икән, гаиләдәге һәр әгъза маска киеп йөрсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев