Логотип Идель
Бу – тема!

«ГАРМУН, КУБЫЗ, КУРАЙ...» – ХӘЗИНӘ-КИТАП

Татар музыка уен кораллары дигәч, күпләребезнең күз алдына гармун, тальян килеп басадыр. Сирәкләр бәлки курай, кубызны искә алыр. Музыка өлкәсендә сай йөзүчеләрнең бу хакта белеме булмавы гаҗәп тә түгел. Сәхнә түрендә аһәңе еш яңгырамагач, күреп, ишетеп белмәгәч, аларны атый алуыбыз да шикле шул. Өстәвенә, балалар өчен татар телендә милли музыка уен кораллары турында китаплар булмавы да сиздерә. Әмма хәзер бу хакта үткән заманда сөйләргә кала, чөнки «Мәгариф-Вакыт» нәшриятында «Гармун, кубыз, курай...» дип аталган балалар өчен аудиокушымталы һәм фотоиллюстрацияле китап дөнья күрде! Китап татар халык музыка уен кораллары турында балалар өчен аңлаешлы телдә язылган, сыйфатлы итеп эшләнгән. Аның автор-төзүчеләре моңа кадәр Традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә хезмәт куйган танылган фольклорчы, филология фәннәре кандидаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрова, музыка белгече, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлназ Гыйльфан кызы Гыйлемҗанова, татар музыка кораллары белгече, галим Дамир Алмаз улы Габдрахманов.  Китапның концепция авторы – Эльмира Ренат кызы Каюмова.

Китапны басмага әзерләүчеләр тарафыннан бик зур хезмәт башкарылган. Төсле матур фотолар (Фотограф Наил Зиятдинов), мавыктыргыч текстлар үзенә тартып тора. «64 битле әлеге китап балалар бакчаларының чыгарылыш төркемнәре, башлангыч сыйныф укучыларын күздә тотып эшләнде», – ди авторлар. Әмма шуңа да карамастан, анда урын алган мәгълүмат балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә кызыклы һәм файдалы булачак. Китапта уен коралларының якынча кайчан һәм ничек барлыкка килүе, төзелеше, кайсы уен кораллары белән тугандаш икәнлеге турында язылган. «Максатыбыз – баланы әлеге уен кораллары белән таныштырып кына калмыйча, күңелендә аларга карата соклану хисе дә уяту», – ди Фәнзилә Җәүһәрова. Китапның иң «баллы» өлеше – аңа беркетелгән диск. Анда исә китапта урын алган һәрбер музыка уен коралының яңгырашы яздырылган. Кыл кубыз, гөслә, таш сыбызгы, думбыра, тимер кубыз, дәф... Бу һәм башка уен коралларының моңлы аһәнең тыңлап була әлеге дисктан. Китапның тагын бер үзенчәлеге – һәрбер музыка уен коралы белән танышканнан соң, тәкъдим ителгән биремнәр. Алар балаларга алган белемнәрен ныгыту өчен өстәмә мөмкинлек бирә.

«Әлеге хезмәтне халкыбызның милли казанышы буларак та кабул итә алабыз дип исәплим. Китапны әзерләгәндә термин мәсьәләсе белән очрашырга туры килде. Татар телендә аларның булмавы берникадәр кыенлыклар тудырды. Казах халкында әлеге төр китаплар чиксез. Алар терминнарны халыкның үз төшенчәләре белән бирергә өйрәнгәннәр. Ә без еш кына  русчадан тәҗемә итәбез. Шуңа күрә «Гармун, кубыз, курай...» китабында термин буларак халкыбызның сөйләшендә булган төшенчәләр кулланылды», – дип белдерде Фәнзилә Хәким кызы.  

«Әлеге китапның идеясе моннан берничә ел элек, татар музыка уен коралларына багышланган күргәзмә оештыргач, барлыкка килгән иде. Ул вакытта без моның никадәр кирәкле хезмәт булачагын чамалап алдык. Мәктәпләрдә милли уен коралларының өйрәнелмәве, аларның сатуда булмавы аркасында килеп чыккан әлеге проблемага күз йомып калырга ярамаганлыкны аңладык. Китапка күңелебездә әлеге уен коралларына булган бөтен мәхәббәтне, берәмтекләп җыйган мәгълүманы туплап бирергә тырыштык», – ди Гөлназ Гыйлемҗанова.

Күз алдыгызга китерегез, әниегез бик тәмле өчпочмаклар әзерләргә керешә: он или, камыр баса, бәрәңге әрчи, ит, суган турый, матурлап бөгә, пешерә... Өчпочмаклар пешеп чыга, ә сез аны ашый алмый каласыз, чөнки алар бик әз булган икән... Кызганычка, бүгенге көндә «Гармун, кубыз, курай...» китабының язмашы да әлеге өчпочмакларныкы кебек. Әмма бу бит төзәтелмәслек хата түгел! 

Халкыбызның хәзинәсе булган музыка уен кораллары турында бай мәгълүматлы  китапның дөнья күрүе дә авторларның милләтебезгә булган мәхәббәтен, хөрмәтен күрсәтә. Кызганыч, «Гармун, кубыз, курай...» китабы бүгенге көндә нибары 1000 данә тираж белән генә басылган. Балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары, китапханәләр өчен бик кадерле буласы да ул, әмма әлегә киң катлам укучыга барып ирешмәгән шул. Авторларның күңел җылысы, яратуы кушып әзерләнгән әлеге басма якын киләчәктә һәрбер татар баласын, музыка сөючене куандыра алсын иде!        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев