Логотип Идель
Бу – тема!

ГАГАРИН КЕБЕК БУЛАМ!

Кем генә космоска очарга хыялланмаган икән?! Беләм-беләм, бу хакта сөйләп йөрмәсәң дә, син күңелең белән күкне гизәсең. 12 апрель – Космонавтика көне якынлашканда, бу теләгең арта гына бара.

12 апрель көнне бөтен дөньяда Авиация һәм космонавтика көне – кешенең беренче тапкыр космоска очкан көне билгеләп үтелә. Бу – космик тармакта хезмәт куючы кешеләр өчен аеруча истәлекле дата.

Безнең илдә Космонавтика көне бәйрәм буларак, СССРның Югары Советы Президиумы тарафыннан 1962 елдан гамәлгә кертелә. Ә 1968 елдан халыкара статус ала.



1961 елның 12 апрелендә Советлар Союзы гражданины, өлкән лейтенант Юрий Гагарин «Восток» космик кораблендә дөньяда беренче тапкыр Җир орбитасы тирәли әйләнә. Шул вакыттан космик очышлар эпохасы ачыла.

108 минут дәвам иткән очыш космосны ачуга зур йогынты ясый. Шул көннән башлап, Юрий Гагарин исеме бөтен дөньяга таныла. Ә беренче космонавт үзе майор һәм Советлар Союзы герое исемен ала. Гагарин очышына кадәр 1960 елның августында «Восток» совет космик кораблендә Белка һәм Стрелка этләре космоска сәяхәт кыла.

Ә сез беләсезме икән: 2011 нче елдан бу бәйрәмнең тагын бер исеме барлыкка килде. Хәзер 12 апрель көнен Кешенең космоска очкан халыкара көне буларак та билгеләп үтелә.



XXI гасырда космик техника шактый алга киткән. Хәзерге вакытта ун меңнән артык иярчен Җир планетасы тирәли әйләнә, космик аппаратлар Айга төшкән. Марс белән Венера планетасына да автоматик зондлар җибәрелгән.

Алинә Минневәлиева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев