Логотип Идель
Бу – тема!

ГАДЖЕТЛАР ТУРЫНДА МИФЛАР

Телефонга "зарядка җыйдыру" турындагы мифлар хакында сөйләп китик әле.

Смартфон хәзер бөтен кешедә дә бар диярлек. Ә син аны ничек дөрес итеп корырга кирәклеге турында беләсеңме?

Нәкъ безнең кебек үк телефоннарыбыз да әледән-әле "ашарга сорый". Без - кешеләргә теләсә кайда теләсә нәрсә ашарга ярамаган кебек телефон коруның да үз кагыйдәләре бар. Без бүген әнә шул кагыйдәләрнең кайсысы чын, ә кайсысы миф булуы турында сөйләшербез.

Иң таралган мифларның берсе: "телефонны "заряжать" иткәнче булганын тотып бетерергә кирәк". Хәзерге смартфоннар белән болай эшләргә кирәкми. Телефоныгызны теләсә кайчан ("зарядка"гыз 5% ме, 60%мы, 95% ме) корылырга куярга мөмкин.



Тагын бер миф: "аккумулятор гарантия беткәнче генә эшли". Әлбәттә, аккумулятор эштән чыга. Әмма бу аның хуҗасының "зарядка"ны ничек тотуына бәйле. Ник дигәндә, кемнеңдер 100% "зарядка"сы да көне буена җитми, ә берәүләр аны 3-4 көнгә кадәр суза.

"Телефонны төнгә корылырга куярга ярамый" дигән миф та яши. Борчылырга кирәкми: хәзер смартфоннарда тулы "зарядка" алынгач, телефонны электр челтәреннән өзә торган чиплар бар.

Киләсе миф телефоныгыздагы кушымта (приложение) турында булыр. Имеш, телефондагы кушымталар саны азрак булган саен, ул яхшырак эшләячәк. Бу миф дөреслеккә өлешчә туры килә: алар энергияне ашый, ә димәк, "зарядка" циклларын да киметә.

Соңгы миф: "телефонның бары тик үз "зарядниг"ын гына кулланырга ярый". Туры килә икән, теләсә ниндиен кулланырга була.

Телефоныңны вакытында "ашатырга" онытмавыңны теләп, синең "Ялкын"ың ;-)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев