Логотип Идель
Бу – тема!

ГАДЕЛ БУЛ!

«Гадел бул, хәрәмләшмә!» Юк, бу тагын бер кагыйдә яки өндәмә генә түгел. Намусыңны саклап, һәрвакыт гадел булу сиңа да, миңа да кирәк. Чөнки киресенчә булса, син дә, мин дә бу дөньяда яши алмаячакбыз.

Ислам диненең нигезендә үк яткан идеяләрнең берсе – гаделлек. Мөхәммәд (с.г.в.) чорына күз салсак, беренче мөселманнар арасында балаларның да, хатын-кызларның да, колларның һәм байларның да булганын күрәбез. Димәк, Аллаһ Тәгалә гадел рәвештә барлык катлам кешеләре өчен дә уртак булган Коръәнне җибәргән.

Алга таба дәвам итеп, Аллаһның 99 бөек исеме барлыгын искә төшерик. Аларның берсе – әл-Гадел. Әйе, Гаделлек иясе булу Аллаһның исем-сыйфаты дәрәҗәсендә үк карала.

Коръәндә гаделсез рәвештә акча эшләүгә омтылып, кибетләрдә үлчәүләр белән хәрәмләшүчеләр искә алына. «Әл-Мотаффифин» сүрәсендә аларның үзләренә кирәктә гаделлек таләп итүләре, ә үзләренә кагылмаган эшләрдә алдашырга омтылулары тасвирлана. Мөселман кешесе исә һәрбер очракта дөреслекне якларга, мөселманнар белән дә, мөселман булмаган кешеләр белән дә гадел мөнәсәбәттә булырга тиеш.

Сүз уңаеннан, өй эшен күчерү яки имтиханнарда хәрәмләшү кебек күренешләр дә гаделсезлеккә китерә. Аллаһы Тәгалә Үзенә дә гаделсезлекне тыя, Үзе дә кешеләргә һәм барлык җан ияләренә карата гаделлек саклый, шулай булгач, безгә дә һәрбер эшебездә намуслы булырга кирәк.

Айдар Шәйхи




Гаделлек турында сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) күп хәдисләр китергән, ләкин шулар арасында мине аеруча гаҗәпләндергәне һәм сокландырган бер хәдис бар: “Аллаһ белән ант итәм! Әгәр Мөхәммәт кызы Фатыйма угрылык кылса, мин аның да кулын кистерер идем!” Димәк, Пәйгамбәребез һәркемгә карата гадел булган. Үз кызы Фатыйма чит кеше малына кул сузган булса, аны да кырыс хөкем көткән булыр иде. Гаделлекнең иң югары мисалын Аллаһ илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) мөселманнарга карата менә шулай күрсәткән.

Аңлы һәм туры юлдан баручы мөселман һәрвакыт гаделлеккә таяна һәм беркайчан да тугрылык белән дөреслектән читкә китми. Гаделлек белән эш итүчеләрне бар кешеләр һәм Аллаһ та хөрмәт итә, ярата. Башкаларның ихтирамына бары тик гаделлек яраткан, моны үз мисалында раслаган кешеләр генә лаек дип уйлыйм.

Гаделлек һәм гаделсезлек белән бәйле хәлләрне көн дә диярлек күрәбез. Мәсәлән, мәктәптә без бер-беребезгә һәрчак булышабыз: дәреслекләр, каләм-дәфтәр белән бүлешәбез, өй эшләре белән ярдәм итәбез. Ә кемдер булышканны түгел, күчерткәнне генә көтә. Андый кешеләр сезнең сыйныфта да юк түгелдер. Сыйныфташларыбыз белән дуслыкны бозмас өчен, “Сүзен сүзгә күчермә, бераз үзгәртеп яз,” – дип тә әйтеп карыйбыз. Әмма ул сүзләрне бер колагыннан кертеп, икенчесеннән чыгаручылар да байтак. Кайвакыт күчерүченең билгесе күчертүченекенә караганда югарырак та булып куя әле. Нәкъ менә шундый хәлләрдән соң, “Гаделсезлек бит бу!” – дип аптырыйбыз, күчертүебезгә үкенәбез дә. Ләкин соң була. Аллаһ Тәгалә гүя гаеп үзебездә булуын искәртә, безне кисәтеп, һәрнәрсәдә гаделлек булырга тиешлеген исебезгә төшерә.

Мәктәптән кайтып, урамда төрле уеннар уйнаганда, катнашучылар арасында рольләрне гадел бүлешергә тырышабыз (мәсәлән, әбәкле уйнаганда, бүген мин алып баручы булсам, иртәгә – башка кеше). Ләкин гади генә булып тоелган уеннарда да кайчак гаделсезлеккә тап булабыз. Дусларым белән качышлы уйнарга булдык. Шушы уенда барыбызга да билгеле булган бер кагыйдә бар: хәйләләмәскә, яшерен карап тормаска. Әгәр дә бу шартны үтәмәсәк, уенның тәме дә, кызыгы да югала. Алмазны алып баручы итеп сайладык та, уйный башладык. Бөтен кеше кача башлады, мин дә алардан калышмадым. Ләкин артка борылып карарга булдым. Ә анда Алмаз әкрен генә безне бармаклары арасыннан күзәтеп тора икән. Әлбәттә, уенны туктаттык, Алмазга шелтә белдердек, ләкин беренче тапкырга гафу иттек.

Үзебезгә карата гадел булуларын теләсәк тә, кайчакта башкаларга карата бу шартны үтәмибез. Бөтен дөньяда гаделлек хөкем сөрсә, яшәве рәхәт, җиңел булыр иде.

Әлфинур Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев