Логотип Идель
Бу – тема!

ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫНЫҢ КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ: НИЛӘР КӨТӘРГӘ?

Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе татар телендә югары белем бирүче уку йортларының берсе булып тора. Әлеге бүлекне тәмамлаган кешеләр арасында күп кенә танылган язучылар, журналистлар, сәясәтчеләр бар. Быел да югары мәктәптә кабул итү кампаниясе башланып китте. Абитуриентлар өчен нинди юнәлешләр бар? Быел нинди үзгәрешләр көтелә? Безнең язмада укыгыз!

Гадәттәгечә Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары чыгаруы белән дан казана. Быел да әлеге юнәлешкә студентлар җыелачак.  2021-2022 уку елында әлеге юнәлеш “Педагогик белем бирү: Туган (татар) тел һәм әдәбият һәм чит (инглиз) тел” дип аталачак. Аны тәмамлаган студентларның кулында 2 диплом булачак, чөнки алар татар теле һәм шул ук вакытта инглиз теле укытучылары булып эшли алачак. Быел биредә 25 бюджет урыны каралган. Укырга керер өчен рус теле һәм җәмгыять белеменнән Бердәм Дәүләт Имтиханы һәм татар теленнән институт тарафыннан махсус әзерләнгән имтиханнарны бирергә кирәк булачак.

Үз тормышларын татар журналистикасы белән бәйләргә теләүче абитуриентлар өчен дә шәп яңалыгыбыз бар. Быел “Татмедиа” һәм филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә төзелгән “Гамәли филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика” программасына бюджет урыннары 25 кадәр артачак.  Юнәлешнең төп үзенчәлеге булып журналистика буенча гамәли дәресләрнең аеруча күп булуы тора. Студентлар беренче курстан ук төрле редакцияләрдә практика уза алачак. Укырга керер өчен шулай ук рус телен, җәмгыять белемен һәм татар теленнән эчке имтиханны бирергә кирәк булачак.

Шулай ук югары мәктәп контракт буенча яисә “целевой” форматта ук бар. Биредә би яисә полилингваль белем бирелә, ягъни студентлар программаны берничә телдә үзләштерәләр. Әлеге юнәлештә уку бушлай һәм махсус стипендия каралган, ләкин укып бетергәч, сез нинди дә булса мәгариф оешмасында 4 яисә 5 ел эшләргә тиеш булачаксыз. Бу юнәлеш буенча абитуриентлар җыюны инде март аеннан ук башлаганнар. Әмма сез дә бу программа белән кызыксынсагыз, үзегезнең мәктәпкә ләкин үз районыгызның мәгариф эшләре үзәгенә барып килешъ төзүне сорый аласыз. Берәр нинди проблемаларыгыз килеп чыкса, кабул итү комиссиясенә яисә югары мәктәбе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә аласыз.

Музыка өлкәсе белән кызыксынучы абитуриентлар да белемне филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында алырга мөмкин. Чөнки югары мәктәптә әлеге юнәлештә студентлар тәрбияләүче аерым бер кафедра эшләп килә. Кафедра үз эченә шулай ук берничә укыту  программасын ала. Биредә музыкантлар һәм музыка укытучылары әзерлиләр. Монда укырга керер өчен Бердәм Дәүләт Имтиханыннан башка махсус, институт тарафыннан әзерләнгән имтиханнарны да бирергә кирәк булачак.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов абитуриентларга үз теләкләрен  җиткерде:

“Кулларыгызда ЕГЭ нәтиҗәләре бар икән, тынычлана аласыз. Сез документларны тапшыргач безнең эш башлана. Олы тормышка аяк басудан курыкмагыз. Гомумән, студент тормышының бик күп кызык яклары бар. Укудан, белем алудан тыш күп чаралар, конкурслар каралган. Шулай ук һәр студентның да диярлек кызыксынуына туры килгән түгәрәкләребез, иҗат коллективлары эшләп килә. Без татар теле, әдәбияты, тарихы, традицияләре белән кызыксынучы, үзенең тормышын шуның белән бәйләргә теләүче барлык балаларны да көтеп калабыз!”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев