Логотип Идель
Бу – тема!

EuroSkills ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ АКЧА АСТЫНДА КАЛА

Европаны шаулаткан Татарстан егет-кызлары үз хезмәтенең җимешен татый. “EuroSkills”да җиңгән татарстанлылар әле кичә генә республика Президенты белән очрашты. Әле дә котлаулар кабул итүне дәвам итәләр. Кемгәдер инде яңа эш тәкъдим иткәннәр, кемдер башкаларны укытырга тели. Җитмәсә, ничә ел буе тырышып әзерләнеп, ярышларда җиңгән өчен саллы гына акчалата бүләк тә тапшыралар аларга.

Компьютер булса, конструктор да кирәкми


Ярышлар вакытында “CAD инженер дизайны” компетенциясендә алтын медаль яулаган Альберт Минеев җиңү турындагы уйларны читкә куярга тырышкан, чөнки алдан юрап кую яхшыга илтми. КИТТУның (КХТИ) нефть факультеты 4 курс студенты барысына да әзер булган. Хәтта җиңүчеләрне бүләкләгәндә дә, кемнең ничәнче урын алганын белмәгән. Егет үзе WorldSkills дөнья чемпионаты белән “EuroSkills”ны әллә ни аерыла, дип санамый. Аерма бары тик катнашучы илләрнең азрак булуында. Альберт үзе әлеге чемпионатта дөнья ярышларыннан да күбрәк дулкынланган. Чөнки бу – WorldSkills хәрәкәте ярышларында аның соңгы катнашуы. Шуңа да алтын медаль яуларга теләгән.

- Ярышларга әзерлек барышында без бөтен ил буенча таралган базаларда әзерләндек, шул исәптән Снежинск, Воронеж шәһәрләрендә, үзебезнең Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында да. Былтыргы дөнья чемпионаты безнең көчле якларны да, җитешмәгән якларны да ныгытты. Без стандарт биремнәр буенча эшләдек, – ди Альберт.



Аңлатып үтик, “CAD” “автомат проектлаштыру системасы” дип тәрҗемә ителә. Ягъни компьютер ярдәмендә проектлаштыру, 3D модельләр булдыру. Алар нигезендә сызым, анимацияләр, фотореалистик рәсемнәр ясала. Нәтиҗәдә, конструкцияне документациягә әзерләгән вакытта, кеше компьютер ярдәмендә конструктор эшләргә тиешне эшне 6 сәгать эчендә ясап бирә ала. Гадәттә, бу эшләр төрле сфераны үз эченә ала. Ул металл конструкцияләре дә, заманча электрон җайланмаларның пластик корпуслары да булырга мөмкин. Сәнәгать предприятиеләрендәге эш шушы компетенция эшчәнлегендә чагыла.

- Минемчә, һәр модульнең авырлыгы, җиңел яклары бар. Авырлыгы шунда: алар барысы да төрле һәм төрле яктан әзерлек таләп итә. Беренче көнне без металл конструкция белән эшләдек, икенче көнне ике баскычлы редукторны моделен ясадык. Өчече модульдә пластик детальнең 3D башкарып чыгарга таләп ителде, – дип сөйли Альберт.

“EuroSkills 2018”дә Альбертны иң шаккаттырган 3 әйбер:

  1. “Башка катнашучыларның әлеге ярышларга әзерлек дәрәҗәсе үсә. Хәзер без көтмәгән илләр дә яхшылап әзерләнә. Мисал өчен, Франция, Бөекбритания шундыйлардан иде. Бу исә планканың тагын да өскә күтәрелгәнен күрсәтә. Димәк, киләсе елларда чыгыш ясар өчен, тагын да ныграк әзерләнергә кирәк була”.

  2. “Безгә бик җылы мөнәсәбәт булды. Теләсә нәрсәгә әзер идек, әмма моны көтмәдек. Оештыручылар, башка ил экспертлары, тарафыннан да җылы мөнәсәбәт сизелде”.

  3. “Будапешт – кунакчыл шәһәр. Анда борынгы сарайлар (замки) шаккаттырды. Биредә яшәүчеләр дә безне җылы кабул итте”.


- Мин 2019 елда Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатында эксперт яки тренер буларак чыгыш ясаячакмын. Белемнәр бирү дә бик мөһим. Чөнки бу WorldSkillsның төп җурычларның берсе. Без дөнья тәҗрибәсен җыеп, аны үз илебездә таратырга тиешбез. Шулай ук реаль икътисадта эшлисе килә. Әлегә минем белән укыту, белем бирү юнәлешендә кызыксыну бар. Татарстан Хөкүмәте тарафыннан акчалата бүләккә нәрсә алачагымны әлегә уйламадым, – ди Альберт.

Булачак эшмәкәр инде җитәкче?


Үзен булачак эшмәкәр дә, укытучы да итеп күргән Карина Халеева “EuroSkills 2018”дә “Эшмәкәрлек” компетенциясендә катнашып, алтын медаль яулады. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының (элеккеге ИЭУП) 4 курсында белем ала ул.



- Безнең тренерыбыз “Күпне алыр өчен, күбрәк сорарга кирәк”, дип әйтә. Без башта ТОП-3кә эләгергә теләдек. Күнекмәләр узганда да бары тик җиңүне генә уйлап, алга таба атладык, – ди Карина.

Студент кыз WoirldSkills хәрәкәтенә 2 курста укыганда эләгә. Башта, 2016 елда вуз этапларын үтеп, Татарстан җыелмасының киңәйтелгән составына керә. 2017 елда Карина үзенең университетындагы танышы белән бер командага эләгә. Шулай итеп, Татарстан чемпионатын җиңеп, Краснодардагы Россия чемпионатында катнашып, беренче урынны яулый. Аның танышы катнаша алмау сәбәпле, берничә айдан Каринаны собеседование узарга чакыралар. Нәтиҗәдә, ул Россия җыелмасының киңәйтелгән составына эләгә.

“EuroSkills 2018”дә Каринаны иң шаккаттырган 3 әйбер:

  1. “Ярышлар мәйданчыгында командага 1 компьютер бирелә. Моңа кадәр безнең бөтен күнекмәләрдә командадагы ике кешенең һәрберсенә берәр компьютер була иде. Мәскәүдә булган соңгы күнекмәләрдә без хәтта тайминг буенча эшләдек. Нәтиҗәдә, Европадагы ярышларда барлык биремнәрне дә башкача ясарга туры килде”.

  2. “Без ярышларга әзерлек барышында шаблоннар ясадык, 10 бизнес-идея буенча хәзерләндек. Нәтиҗәдә, безгә бөтенләй ят тема эләкте. Шул сәбәпле, безгә чемпионатта барысын да нольдән башларга туры килде”.

  3. “Без башка командалар тарафыннан басым, киеренкелек сиздек. Әгәр кечкенә генә хата ясасаң да, син урыныңны югалта ала идең. Бары тик өченче көнне генә без, баллар буенча, башкалардан өскә менә алдык. Икенче урын белән безнең арада 30 балл аерма иде”.


Европа ярышларындагы “Эшмәкәрлек” компетенциясендәге биремнәрне өч көн дәвамында башкарганнар. Барлыгы 9 модуль булганн. Алар – команданы тәкъдим итү, бизнес-идея, аудитория, маркетинг планлаштыру, тотрыклы үсеш (бизнес-проектның экологик, икътисад яктан тотрыклылыгы), финанс планлаштыру, компаниянең презентациясе. Ярышларда тәкъдим ителгән идеяләрнең тормышка ашу-ашмавы бары тик катнашучыларның үзләреннән генә тора.

- Безнең илләрнең менталитеты аерыла. Европа кешеләре баштан ук бизнесны социаль максатны күз алдында тоткан бизнес булдыра. Кайвакытта аларда акча эшләп булмаганын да аңлыйсың. Шуңа күрә, без аларга яраклашып, алар таләп иткән әйберне ясыйбыз. Ләкин чынлыкта Россия чемпионатында “Бизнес-проект социаль якны күз алдында тотарга тиеш” дигән катгый таләп юк. Иң мөһиме – аның акча китерүе. Минемчә, хәзер Россия чемпионатларында практикага якын килгән бизнес-проектлар булдырыла. Мисал өчен, Көньяк-Сахалинскта безнең компетенциядә күп катнашучылар шәхси эшмәкәр буларак теркәлгән, – ди Карина.

Кичә, 9 октябрьдә, “EuroSkills 2018”дә катнашучы 6 кешене Татарстан Президенты үзе кабул итте. Карина өчен бу республика башлыгы белән беренче очрашу түгел. Ләкин шулай булса да, һәрбер шундый чара Карина өчен уңай энергия, позитив чыганагы булып тора. Кыз Татарстанда WorldSkills хәрәкәтенә шундый игътибар булуы өчен, чын күңелдән сөенә.

- Хәзер миңа яңа вазыйфа тәкъдим иттеләр. КИУда эшмәкәрлек компетенциясе үзәге җитәкесе урынбасары булачакмын. Без анда эшмәкәр-студентларны әзерләячәкбез. Бәлки, киләчәктә алар да WorldSkills ярышларында катнашыр. Шул ук вакытта миңа укыту өлкәсе кызык. Үзем дә ярышларда катнашып, берникадәр тәҗрибә туплагач, егет-кызларга да күпмедер дәрәҗәдә белем бирә алам, – дип сөйли җиңүче.



Европа чемпионатыннан соң, Татарстан җиңүчеләренә «Ворлдскиллс Россия» союзыннан да акчалата бүләк биреләчәк. Кызның “шулай ук вак-төяк әйберләр, мисал өчен, сәгать, телефоннар бирелде” дигән сүзләреннән соң, “телефон, сәгатьләр “вак-төяк” дип саналгач, төп бүләге нинди соң?", - дип сорамый булдыра алмадым. “Әйе, анда зур сумма биреләчәк. Әлбәттә, аны дөнья чемпионатында җиңүчеләргә биргән сумма белән чагыштырып булмый. Тик алай да саллы”, – ди Карина. Әлегә Россия Союзыннан акчалата бүләк бирелмәгән, әмма Татарстан Европа чемпионатында җиңүчеләргә 300 мең сум акча тапшырачак. “Мин бу акчалар ярдәмендә, бәлки, машинамны яңартырмын, бәлки бизнеска кертермен. Күз күрер, әлегә акчалар кулга тапшырылмады”, – ди Карина.

Каринаның Instagram челтәре WorldSkills чемпионатлары турында хисләре белән тулы. “Дөресен генә әйткәндә, шушы мизгелләрне күңелдә калдырасы, йөрәктә булган хисләрне ачып саласы килә. Шуңа да минем Instagram челтәрендә моңа багышланган постлар күп”, – ди кыз.

Җиңүче өчен бу WorldSkillsның соңгы чемпионаты булган. Белгәнебезчә, әллге ярышларда бары тик 22 яшькә кадәр катнашырга ярый. “EuroSkills 2018”дә “Эшмәкәрлек” компетенциясе презентация кебек тәкъдим ителгән. Ә 2020 елда Австриядә узачак “EuroSkills”да ул төп компетенция буларак тәкъдим ителәчәк. Ә дөнья чемпионатында әлеге компетенция бөтенләй юк. Ләкин 2021 елга ул анда да презентация компетенциясе булыр, дип өмет итәләр.




Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләр белән очрашу барышында:

  • Сез үзегезнең өстенлекне Европа дәрәҗәдә күрсәттегез. Россиядә WorldSkills хәрәкәте чагыштырмача күптән түгел генә, 2012 елдан, пәйда булды. Безнең команда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Бу ресурс үзәкләрен булдыру, экспертлар һәм белгечләр әзерләү үз нәтиҗәләрен бирүе турында сөйли. Сезнең киләчәгегез зур. WorldSkills исемлегенә кергән белгечлекләргә ихтыяҗ зур. Сезнең осталык һәм күнекмәләрегез – көндәшлеккә сәләтле итә торган төп сыйфат.







Белешмә:
2018 елның сентябрендә Россия җыелмасы “EuroSkills 2018”нең медаль исәбендә беренче урын алды. Милли команда составына Татарстаннан алты катнашучы керде. Алар “CAD инженер дизайны”, “Эшмәкәрлек” һәм “Мобиль робототехника” компетенцияләре буенча өч алтын, “Балта остасы” компетенциясендә көмеш медаль яулады.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар геройларның шәхси архивларыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев