Логотип Идель
Бу – тема!

“ЕЛ ЛИДЕРЫ”: ТАТАРСТАННЫҢ ИҢ КЫЮ ЯШЬЛӘРЕ

Лидер булу өчен кыю фикерле, креатив булу, команда белән идарә итә алу гына җитми, ә үз артыңнан ияртә белү дә кирәк. Нәкъ шундыйлар республиканың дәрәҗәле бәйгесенә җыела да инде. 26 октябрьдә Казанда яшь лидерларны ачыкладылар. 

“Ел лидеры-2018” балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидер һәм җитәкчеләре XVI республика конкурсы – Татарстанда иң яхшы яшь лидерларны ачыклый торган бәйге. Ул – “XXI гасыр лидеры” Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы. Аның төп максаты балалар һәм яшьләр оешмаларының эшчәнлегенә, аларның лидерлары һәм җитәкчеләренә булышлык күрсәтү, шулай ук яшьләр сәясәте сферасындагы профессиональ кадрларны ачыклау тора. Бәйге 22-26 октябрь көннәрендә “Волга” яшьләр үзәгендә узды. Шушы конкурс – Татарстан Балалар оешмалары советының бренд проекты булып тора.

– Безнең республикада традицияләрнең сакланып калынуы – зур горурлык. 16 ел дәвамында 12 меңнән артык бала “Ел лидеры” конкурсында катнашкан. Шушы саннар артында яшь, талантлы, көчле, максатчан, иҗади балалар тора. Иң мөһиме: шушы малайлар һәм кызларның һәрберсе алга таба да уңышка ирешә. Чөнки яшьтән үк сез үз өстегезгә җаваплылык алырга, хәтта нәрсәдер булып чыкмыйча, егылганда да, торып басып, алга атларга өйрәнәсез. Сезнең характерыгыз, күнекмәләрегез формалаша. Конкурсның финалистларын чын күңелдән котлыйм. Җиңүчеләргә Россия конкурсында уңышлар телим. Бәйгенең илкүләм этабында сезгә булышлык күрсәтер өчен, мөмкин кадәр тырышачакбыз. Һәрчак үзегезгә, булдыра алмастай әйбер булмавына ышанабыз. “Синең булып чыкмаячак” дип әйткән кешеләрнең сүзләренә колак салмыйча, үзегезгә ышаныгыз, үзегезне тыңлагыз, үзегезгә ышаныч белән тормыш юлыннан барыгыз. Без сезгә, Татарстан республикасының иң яхшы яшьләре икәнлегенә ышанабыз, – ди Дамир Фәттахов, Татарстанның яшьләр эшләре министры.



Конкурс дәвамында катнашучылар башта читтән торып сайлау уза, аннары финалның үзендә презентация тәкъдим итә, проектларын яклый. Нәтиҗәдә, финал тантанасында 11-13, 14-15, 16-17, 18-25 яшьлек балалар һәм яшьләр оешмалары лидерлары, 18-25, 26-30,  яшьлек балалар һәм яшьләр оешмалары җитәкчеләре төрле номинацияләрдә бүләкләделәр.

"Мин сүзсез калдым..."




Питрәч бистәсе 1 мәктәбенең 10 сыйныфында укучы Никита Харченко үзенең җиңүенә озак кына ышанмаган, бу аның өчен көтелмәгән хәл булган. Егет “Ел лидеры”нда “Форпост” хокук бозулар профилактикасының иҗтимагый хәрәкәтен тәкъдим итте.

– Мин сүзсез калдым, күңелемне шатлык хисләре биләп алды. Бу җиңү минем өчен көтелмәгән булды. “Ел лидеры”нда мин – ватанпәрвәрлек проекты белән бердәнбер катнашучы. Тантананы карап утырганда, бәлки, махсус номинациядә билгеләнермен, дип уйладым. Һәм шунда минем фамилиямне әйтеп салмасыннармы?! Лидер булу –бөтен тормышым. Мин тумыштан ук лидер, һәрвакыт алдынгы бара идем, беркем дә мине артка бастырырга тырышып карамады. Шундый яхшы гыйбарә бар: “Җитәкче алга алып бара, ә лидер алга барыр өчен илһамландыра”. Мин дә башкаларны илһамландырдым, бергә эшләүчеләр миңа буйсынмыйча, үзләре теләп, ләкин минем ярдәм белән барсыннар өчен, хәлемнән килгәннең барысын да эшләдем, – ди Питрәч районы мәктәпләренең җыелма “Форпост” отряды командиры, үз мәктәбендәге “Форпост” оешмасы командиры.

Егет үз районындагы чаралар белән беррәттән, республика чараларында катнаша. Укучы әйтүенчә, шушы оешма Питрәч районы урамнарында хулиганнар, бандалар җыелышын контрольдә тота, полициягә булыша. Кече яшьтәге укучыларга тренинглар, мәктәп эчендәге җыелышларында “Форпост”, хокук бозучылар, яхшы һәм яманның чикләре турында сөйлиләр.

– Минемчә, лидерлыкның ике ягы бар: формаль булмаган (бандалар, төрле төркемнәр) һәм формаль булган (законны саклаучылар). Формаль булмаган юнәлеш үзеннән кала, башкаларны күрми һәм һәрчак “мин” дип әйтә. Ә үзеңнең “мин”еңне аныкына аркылы куйгач, минем “мин”нең аныкыннан зуррак икәнен аңлагач, ул сүзсез кала. Гадәттә, без сүз белән аңлатабыз яки компромат ысулын кулланабыз. Мисал өчен, турникларда күтәрелүгә бәхәсләшәбез. “Әгәр җиңсәм, минемчә, җиңмәсәң, синеңчә була”, дип әйтәм. Һәм бу ысул эшли. Безнең районда бөтен кеше бер-берсен белә. Намус дигән төшенчә дә бар бит әле. Ул хулиган булса да, начар укыса да, аның намусы була. Чөнки уенда да намус белән җиңелә белергә кирәк. Әлбәттә, хокук бозучы яшьләрнең сүгенү сүзенә күчкән мизгелләре була. Мондый очракта мин аңа “дустым, сүгенмә, зинһар”, дип соыйм. Әгәр ул беренче ике тапкырда аңламый икән, мин тактиль, мимика белән аралашуга күчәм. 7 яшьтән бирле кул сугышы белән шөгыльләнәм. Шуңа мине физик, психологик яктан сындыру кыен, – ди Никита.

“Теория 6 рукопожатий” ысулын кулланабыз”




19 яшьлек Вероника Ванюшина Яр Чаллы шәһәрендәге ирекле булышчылар үзәгендә эшли. Активистлар арасында лидер ул. Вероника “Лидер года” бәйгесендә 18-25 яшьлек лидерлар категориясендә җиңеп чыкты.

– Иҗтимагый эшчәнлек белән 5 ел шөгыльләнәм. Ә лидер, дип үземне 2 ел саныйм. Хәзер Ирекле булышчылар үзәгеннән кала, бездә “Җиңү волонтерлары” оешмасы да бар. Аның чараларында да актив катнашам. 18 яшькә кадәр Татарстан республикасының Балалар оешмалары советында тордым. Ирекле булышчылар үзәгендәге иң популяр проектлар булып “Ирекле булышчылар мәктәбе”, “Безнекеләр өчен горурлык” тора. Мин “Ел лидеры” конкурсында нәкъ менә соңгысын тәкъдим иттем дә инде. Аның дәвамында Яр Чаллыда яшәгән, шулай ук республика, илдә танылган, ирекле булышу өлкәсендә эшләгән кешеләр белән очрашулар оештырабыз. Бе әлеге шәхесләрне “теория шести рукопожатий” аркылы эзлибез, – дип сөйли Чаллы кызы.

Автокалада мондый оешмаларга социаль челтәрләр, шәһәрнең югары һәм урта һөнәри уку йортларында очрашулар аркылы җәлеп итәләр. Башта яшьләр сагаеп кына килеп керсә, аннары тор-бара үзеннән-үзе кушыла икән. Иң мөһиме – килер өчен кыюлык табу. Чөнки күбесе яңа сферада булырга бераз куркыбрак тора. Бер килеп кушылсаң, артка чигенмисең. Виктория өчен “Ел лидеры”нда җиңүгә таба бик атлаган. Моның өчен барлык тырышлыгын куйган.



“Ел лидеры” конкурсында Елена Калашникова исемендәге стипендия дә ташырылды. Күптән түгел генә вафат булган Мәктәптән тыш эшчәнлек республика үзәгенең методисты Татарстанда яшьләр сәясәте эшчәнлегенә шактый өлеш керткән. Премияне конкурсның элеккеге еллардагы җиңүчеләре инициативасы белән булдырганнар.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев