Логотип Идель
Бу – тема!

"ЭКОБАЛА" НИНДИ БУЛА?

 

“Экосумка”, “экобахиллалар”... Соңгы вакытта күп кеше экология белән ныклап кызыксына башлады. Кешелекнең үз туган йорты – табигатькә карата сакчыл карашны хәзер 1 сыйныфтан ук тәрбияли башламакчылар. Ничек итеп икән?

ТР президенты указы нигезендә 2018 елның 1 сентябреннән бирле республикада эко-сыйныфлар эшләп килә.  Бүгенге көндә аларның саны 102гә җитте. Мондый сыныфларда укучы балалар өчен экология буенча өстәмә дәресләр укытыла. Ә бүген ТРның экология, мәгариф министрлыклары “Татармультфильм” иҗади берләшмәсе белән берлектә матбугат конференциясендә  “Мәктәптә экология” (“Экология в школе”) проекты турында сөйләде.

Күмәк эш тау күчерә, дигәндәй, әлеге эшнең инде нәтиҗәләре шактый икән. Мәсәлән, эко-сыйныфларда укучы балаларга дип чыгарылган басмаларны гына алыйк: алар арасында 1 сыйныф укучылары өчен “Яшел сукмак” (“Зеленая тропа”) һәм 5 сыйныфлар өчен “Яшел Татарстан” (“Зеленый Татарстан”) эш дәфтәрләре бар. Бу кулланмалар 2019-2020 уку елында инде укучылар кулына да килеп эләгер, дип көтелә.  Ә киләчәктә “Мәктәптә экология” исемле проектлар системасын булдыру күз алдында тотыла. Аның кысаларында 1-7 сыйныфлар экологияне саклауга йөз тоткан уку ярдәмлекләре, төрле ролик, компьютер уеннары һәм интернет-портал  булдырылачак.

Экомен һәм Алтынчәч

Авторлар балаларның игътибарын җәлеп итү өчен төрле ысуллар куллана. Мәсәлән, проектта бик еш Экомен һәм Алтынчәч исемле персонажлар белән очрашып булачак. Бу турыда “Татармультфильм” әдәби берләшмәсе  директоры Азат Ганиев:

– Безнең максат – балаларга әйләнә-тирә мохит өчен җаваплылык тоярга өйрәтү.  Белем бирүне күңел ачу форматында оештырабыз, балага экология темасын өйрәнү кызыклы булсын, дип тырышабыз. Проектларыбызда Экомен һәм Алтынчәч исемле персонажларны да очратып булачак.  Иң кызыклысы – бездә һәркем үзен Экомен итеп тоя ала, ягъни уен барышында бала табигать өчен җаваплылыкның үз җилкәсенә төшкәнен аңлап эш итәчәк. Алтынчәч – зирәк, белемле татар кызы, ул – киңәшче, кирәк чакта ярдәм кулы сузучы кыз бала. Геройлар бергәләшеп экология өчен көрәшәчәк, - диде.

Уку ярдәмлекләренең тиражы 1,5 меңәр данә булачак, дип вәгъдә ителә. Ә инде киләсе елга алар 2, 6 сыйныфлар өчен дә чыгарылыр, дип көтелә. Тагын бер елдан соң 3, 7 сыйныфлар өчен дә чыгарылып, барлык ярдәмлекәр татар теленә дә тәрҗемә ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев