Логотип Идель
Бу – тема!

“ДОКТОР ЗАЙ” КЕМНӘРНЕ ДӘВАЛЫЙ?

Балачакта караган мультфильмнардан “Доктор Айболит”ны яхшы хәтерлисеңме икән син? Андагы Айболит исемле табиб-бабай һәр җанварны дәвалый. Куянга яңа аяклар тегеп бирә, тавык тешләгән этне дә, бал корты чаккан төлкегә дә чара таба ул. Мондый “доктор Айболит”лар быелгы җәйдә Зәй районында да булып кайткан. 15 кешедән торган студент-медиклар ике ай дәвамында зәйлеләргә медицина ярдәмен күрсәткән.

Медицина вузларында укучылар Зәй табибларын алыштырдылар. Юк, әлбәттә, тәҗрибәле табибларны эштән чыгармаганнар, бары тик отпускка киткән булган. Ә студентлар аларга шундый  мөмкинлек биреп, халыкка медицина хезмәтен күрсәткән. Шулай итеп, июль-август айларында Зәй районында “Доктор Зай” студентларның округ медицина отряды эшләде.

– Әлеге идея студент-медикларныж Зәй муниципаль районы башлыгы белән очрашу вакытында барлыкка килде. Аның ризалыгы белән һәм Зәй студентлар отрядлары штабы белән берлектә шундый проект барлыкка килде дә инде. Проектның башлангычында Татарстан республикасы һәм Идел буе федераль округында студентларның медицина отрядлары юнәлеше җитәкчесе Кристина Сидорова торды. Аның тарафыннан проектка грант та яуланып алынган иде. Проектның төп мәгънәсе медицина юнәлешендәге яшь кадрларны районнарга җәлеп итү, бу тәҗрибәне сынап карау иде. Сер түгел, бөтен Россиядә мегаполисларда түгел, ә нәкъ менә районнарда медицина кадрларына – табибларга, өлкән һәм кече медицина хезмәткәренә кытлык сизелә. Мондый проблема Зәй район хастаханәсендә дә бар иде. Җәйге вакытта студент отрядларының төп эш – төп кадрларны җәйге ялларга китү мөмкинлеген тәэмин итү. Шуңа яшь кадрларны районнарга да җәлеп итәргә теләдек, – дип аңлата “Доктор Зай” студентларның округ медицина отряды командиры, Казан дәүләт медицина университеты ординаторы Римма Ибраһимова.



“Доктор Зай” проектының идеясе 2017 елның декабрендә туган. Ә 2018 елның мартында аның буенча беренче эшләр башланган. Проект үзе 1 июль – 31 август аралыгында уздырылган. Анда 15 кеше үзен яшь белгеч буларак сынаган. Алар арасында Татарстан, Чуашия республикалары, Пермь крае, Оренбург, Төмән, Түбән Новгород өлкәләре яшьләре булган. Шушы ике ай дәвамында студент-медиклар җиң сызганып эшләгән. Проект әле беренче карлыгач буларак тормышка ашырылуына карамастан, аның дәвамы булачагы инде төгәл билгеле. Чөнки аны Зәй район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров та хуплаган. Баш табиб үзе студеннтларга экскурсияләр уздырган, фикер алышулар булган. Хәтта катнашучыларның күбесе киләсе җәйгә кабаттан Зәйдә эшләргә теләк белдергән, үз дусларын да чакырырга телиләр икән.

“Доктор Зай” проекты Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы гранты акчасына тормышка ашырылган. Әлеге акчаларга студентларга атрибутика алганнар һәм ашау белән тәэмин иткәннәр. Хезмәт проектларында атрибутика өләшү традициясе бар. Быел да аңа тугъры калганнар. Студентларның яшәү урынын булдыру белән Зәй районы администрациясе ярдәм иткән. Грант акчаларына алынган продуктларга студентлар үзләре тулай торак кухнясында ашарга пешергән.



Зәй районында яшь медикларның эше нәрсәдән гыйбарәт булган соң? Алар терапия бүлеге, балалар сырхауханәсе, балалар стационары, хатын-кызлар консультациясе, ашыгыч ярдәм бүлеге, диагностик лабораториядә эшләгән. Һәркемнең графигы төрле булса да, күбесе кич белән тулай торакта очраша торган булган. Студентлар шәфкать туташы, җыештыручы булып эшләгән. Шәфкать туташлары документация, авырулар тарихын алып барган, табиблар кушуын үтәгән: дарулар биргән, укол кадаган, системалар куйган, төнге кизү торуга калган. Ә кечерәк курста укучылар санитар эшләрне башкарган, документлар алып барган, авыруларны бер бүлектән икенчесенә күчергән, теләкләре булганнар төнге кизүгә дә калган. Римма үзе шәфкать туташы булып та эшләгән, студентларны да контрольдә тоткан.

“Доктор Зай” отрядының логотибында кызыклы формада ясалган куян төшерелгән. Иң элек ул табибның имзасы булырга тиеш булган. Тик, нәтиҗәдә, Зәй гербы төсләренә булган куян барлыкка килгән. “Доктор Зай” атамасы исеменнән аңлашылганча, “Зәй” сүзеннән алынган, бу сүзләрне район территориясенә кергәндә дә күреп була.

Проект ахырында иң актив студентларга – (Оренбург өлкәсеннән – Екатерина Чернецова, Татарстаннан – Айгөл Шәфыйгуллина, Төмән өлкәсеннән – Тамара Дашкеева, Пермь өлкәсеннән – Татьяна Надымова) июль һәм август айларында үзен яхшы яктан күрсәткәннәргә атрибутика һәм рәхмәт хатлары тапшырганнар. Әйтергә кирәк, һәр ай дәвамында яшь медикларга хезмәт хакы да түләнеп барылган. Әгәр шәфкать туташларының хезмәте уртача 22 000 мең сум белән бәяләнсә, ә җыештыручыларның хезмәт хакы 9600 сум булган.



Студентлар хастаханәдән эшләүдән тыш вакытта, социаль акцияләр дә уздырганнар. Иҗади чаралар уздыру – студентлар хезмәт отрядларының аерылгысыз өлеше. Мисал өчен, яшь медиклар профилактик характердагы мини-диспансеризация акциясен уздырганнар. “Дөресен генә әйткәндә, пациентлар Зәй район хастаханәсендә шундый проект булуына бик шаккатты. Пермь крае, Төмән өлкәсеннән килгән яшьләрнең хастаханәдә эшләүләренә гаҗәпләнде. Ләкин шул ук вакытта аларның сәләтләре, һәрчак күтәренке рухды булуларына да шатланганнар. Моны хастаханәдә эшләүче башка шәфкать туташлары да билгеләп узды”, – ди Римма.

[gallery columns="2" link="file" size="medium" ids="30032,30034,30035,30038,30039,30041,30042,30043"]

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев