Логотип Идель
Бу – тема!

ЧЕБИЛӘРНЕ САНАР ЧАК: «СӘЛӘТ»ЛЕ ҖӘЙГӘ НӘТИҖӘЛӘР

Палаткалы, учаклы, гитаралы, чебен, черки, кырмыскалы, кабатланмас эмоцияләргә бай (исемлекне чиксез дәвам итеп булыр иде) 2020елның «Сәләт»ле җәенә нәтиҗәләр ясар чак җитте. Быелгы үзенчәлекле җәйдә «Сәләт» үзенең максатларына ни дәрәҗәдә ирешә алган?

 

Бүтән елларда җәйге эшчәнлеген июнь башында ук башлап җибәрә торган «Сәләт» оешмасы быел, билгеле сәбәпләр аркасында, үз лагерь-форумнарына стартны бары тик июльдә генә бирә алды. Бу турыда «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова:

- Быел «Сәләт» аланнарының булу-булмавы бары тик июнь ахырында гына билгеле булды. Башка елардан аерымалы буларак, безнең җәйге эшчәнлек июльдән генә башланды. Катнашучылар бары тик Татарстаннан гына иде. Әлеге җәебез башка еллардан аерылып торса да, безнең өчен ул нәкъ башка еллардагы кебек үтеп китте, - дип сөйләде.

Саннарга килсәк, «Сәләт» аланнарында моңарчы 18 мең тирәсе бала ял итә иде. Быел әлеге сан 19 меңгә җиткән. Пандемия шартларында мондый нәтиҗәгә ничек ирешеп булган соң?

Оешманың җәйге аланнар координаторы Игорь Смирнов әлеге сорауга болай дип җавап бирде:

- Быел оффлайн форматта 7 мең бала катнашса, 12 мең бала форум, аланнар эшчәнлеген онлайн күзәтә алды. Конкурс бер урынга 4 кешегә җитте. 22 алан һәм форумның 6 сменасы узды. Болар барысы да 2 ай эчендә башкарылды, - ди ул.

Җәйнең иң зур нәтиҗәләренең берсе – оешманың үз мәктәбе ачылу. Бүгенге көндә «Асылташ» мәктәбендә бер генә сыйныф (1нче) бар. Анда 11 укучы белем ала.

«Сәләт»нең мәгариф үзәге җитәкчесе Диләрә Якубова:

- Белем алу процессын оештырудан тыш, безнең максат – төрле яктан өлгер балалар үстерү. Хореография, вокал, сәнгать дәресләреннән өстәмә дәресләр бара. Мәктәбебездә өч телле мохит: дәресләр татар, рус, инглиз телләрендә уза. «Асылташ»та «Сәләт»тә булган мөмкинлеләрне куллананабыз. Дәрестән соң балалар янына әйдаманнар, тьюторлар килә. Программа мәктәптә генә үтми. Октябрьдә, мисал өчен, уку-укыту процессы «Йолдызлык»та узачак. Безгә укырга килгән күп балаларның йә әти-әниләре, йә апа-абыйлары, йә берәр башка туганнары «Сәләт»тән. «Сәләт»тән булмаган гаиләләрдән дә балалар бар. Әлеге мәктәптә уку өчен «Сәләт»тән булу мәҗбүри түгел. Алга таба планда - тулы мәктәп булдыру, - дип сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев