Логотип Идель
Бу – тема!

БУЛАЧАК ШЕФ-ПОВАРЛАРНЫ "ТАТАР ГАИЛӘ"СЕ СЫНЫЙ

Булачак кондитер, кулинар, пешекчеләр «Татар гаиләсе» дигән бәйгедә ярышты. Республиканың төрле районнарында укып, аш-су осталыгына өйрәнүче егет-кызлар бүген үзара көч сынашты. «Татар гаиләсе» дип аталган әлеге ярыш Казанда беренче тапкыр гына уза.


Быел 28 февральдә танылган татар кулинары Юныс Әхмәтҗановка 90 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан, Татар милли мәдәнияте һәм ашлары халыкара ассоциациясе шундый бәйге оештырырга булган.


Бәйге техник вузларда, техникум, көллиятләрдә белем алучы студентлар өчен оештырыла. Яшьләргә Юныс Әхмәтҗанов белән шәхсән таныш кешеләр, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, икмьк пешерү заводлары хезмәткәрләре дә бәя бирде. Катнашучы командаларның саны 15кә җитте.




[caption id="attachment_13088" align="alignright" width="1180"]Чистай кызлары Чистай кызлары[/caption]

Конкурс әле беренче тапкыр гына оештырылганга күрә, катнашучылар әзер ризыкларны алып килгәннәр. Киләсе елга исә бәйге дәвамында мастер-класслар уздырырга җыеналар.


Чистайдан килгән кызлар Регина Шәрифуллина, Алинә Сафина, Гөлүсә Галиуллина бүген шәһәрнең күп профильле көллиятен яклыйлар. «Без бүген гөбәдия, өчпочмак, чәк-чәк, кыстыбый әзерләп алып килдек. Аларны жюри әгъзаларына матур итеп тәкъдим итәргә дә тиешбез», – ди студент кызлар.


Конкурс татар халкының буыннан-буынга сакланып килгән йоласы – Каз өмәсенә багышланган. Шуңа да катнаша торган һәрбер команда бу гореф-гадәткә багышланган театральләштелгән тамаша күрсәтергә тиеш.




[caption id="attachment_13089" align="alignright" width="225"]Резидә Хәсәнова Резидә Хәсәнова[/caption]

Резидә Хөсәенова, Татарстанның атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре, “Тәмле булсын” китабының авторы:


– Бүген профессиональ дәрәҗәдә әзерлекле булган пешекчеләр юк. Шуңа да яшьләребезгә үзебезнең милли ашларыбызның серләрен буыннан–буынга җиткерергә тиешбез. Бүген катнашучылар тәкъдим иткән ризыклар арасында мили аш-суларыбыз гына өчпочмак, зур бәлеш, вак бәлеш, гөбәдия кебек ризыклар бар.


Казандагы Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятенең биш студенты да бүгенге бәйгедә катнашты. Алар барысы да Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе факультетында укый.


Эльмира Биккинина, Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятенең махсус дисциплиналар укытучысы:


Гадәттә, Каз өмәсендә егетләр үзләренә булачак кәләшләрен сайлаган. Ә кызлар исә егетләрне үз өйләрендә кунак иткәндә, аларны кияү пилмәне белән сыйлаган. Шуңа да безнең студентлар пешергән ризыклар арасында кияү пилмәне дә бар.




[caption id="attachment_13090" align="alignright" width="1180"] Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте[/caption]

Шушы көллиятнең 1 курс студенты Кайбыч районы Шуширмә авылы кызы Сиринә Ибраһимовага кечкенәдән әнисе ашарга пешерергә өйрәткән. Шуңа да ике дә уйламый шушы һөнәрне сайларга булдган. Киләчәктә дә берәр кафеда эшләргә тели. “Бүген без гөбәдия, ике төрле чәк–чәк, тутырылган тавык тәкъдим итәбез. Алар арасыннан тутырылган тавыкны пешерү бераз авыррак. Чөнки аның ресторан варианты тәкъдим ителде,” – ди Сиринә.


Конкурста катнашкан һәрбер командага Казанда уздырылган Универсиада уңаеннан чыгарылган «Тәмле булсын!» китабы тапшырылды. Гран-При алучыга махсус статуэтка, микродулкынлы мич бүләк ителде.


Алинә Минневәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев