Логотип Идель
Бу – тема!

БИТТӘГЕ «КУНАКЛАР»: БЕТЧӘЛӘРДӘН НИЧЕК КОТЫЛЫРГА?

Битнең иң яратмаган һәм көтмәгән кунаклары – бетчәләр, кара нокталар, комендоннар. Әлеге «иптәшләр» белән таныш булмаган кеше юктыр, мөгаен. Бетчәләрнең барлыкка килү сәбәпләре төрле була ала. Кайбер очракларда, җитди мәсьәләләр килеп чыкмасын өчен, дерматологка да күренмичә булмый.

Бит тиресен ничек дөрес итеп тәрбияләргә, чистартырга –  бу хакта хыялланучылар өчен иң мөһим кагыйдәләрне искәртеп китәбез.

Йокларга ятар алдыннан битеңне юарга онытма!

Егет кеше булсаң да, косметика кулланмый торган кыз булсаң да, битне һәр кич саен чистартырга кирәк. Көн дәвамында бит тиресендә бик күп пычрак җыела, ул күренми, әмма синең тиреңнең сәламәтлегенә нык тәэсир итә. Әниең мактый торган кер сабыны турында оныт – битне юу өчен махсус күбек яисә гель куллан. Күпләр бит тиресен махсус мицеляр су белән чистартырга ярата. Ләкин белгечләр мицеляр суны да юып төшерергә киңәш итә.

Битеңне юганда вакытыңны кызганма!

Битне пычрактан, тирдән чистартыр өчен кимендә 45 секунд кирәк. Битне юган сыеклыкларны да бөтенләй юып төшерергә кирәк, чөнки аларның калдыклары бит өчен көн дәвамында җыелган пычрактан да куркынычрак. Су температурасы да мөһим: кайнар су синең тиреңне нык киптерергә мөмкин, ә салкын су исә тирене «ачып» өлгерми.

Битне артык каты итеп чистарту тирене кызарта һәм кытыршы итә. Скраб һәм махсус щёткалар белән сак булырга кирәк, бигрәк тә кыш көне. Битегезне кулыгыз белән скрабласагыз да җитә, артык зур көч кулланып ышку аллергия китереп чыгарырга һәм авырттырырга мөмкин.

Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш!

Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела. Шуңа да атнага бер генә тапкыр булса да мендәр тышын алыштырырга онытма.  Иртән битеңне чистартмасаң, төнлә җыелган пычрак битеңә чыккан бетчәләрнең сәбәпчесе булачак. Куллар белән генә юыну тиешле нәтиҗә бирми икән, тирән чистарту өчен махсус щётка да алып куй. Ләкин ассортиментны яхшылап өйрән һәм нәкъ менә синең бит тиресенә килешә торган щётканы сайлап ал. Юганнан соң да битең майлы кебек тоелса, аны кабат юарга кирәкми. Югыйсә син битне саклаучы мөһим элементларны бетерәсең.

Бит тиресен үле күзәнәкләрдән дә чистартырга тырыш, пилинглар яса. Пилинг алдыннан битеңне йомшак итеп юарга кирәк. Ләкин шуны онытма: пилингларны еш ясарга ярамый (җәйге чорда ике атнага бер, кышкы чорда айга бер ясау да җитә).

Телефоныңның экранын чистартып тор!

Телефон – бактерияләрнең иң яраткан урыны. Сөйгән ярың белән сәгатьләр буе телефоннан сөйләшү бетчәләр барлыкка килүнең тагын бер сәбәбе булырга мөмкин. Шуңа күрә телефоныңны һәрвакыт махсус антибактериаль салфеткалар белән сөрткәләп тор.

Кулың белән битеңә кагылма!

Уйланып киткәндә битеңне учларың белән тотып утырасыңмы? Болай утыру «бетчәләр, рәхим итеге-ез!» диюгә тиң. Чөнки кулыңдагы барлык микроблар, сөенешә-сөенешә, синең битеңә күчәләр. Шуңа күрә битеңә кулларың белән мөмкин кадәр сирәгрәк кагылырга тырыш.

«Битне бетчәләрдән дәвалау әйберләрен, чистарту өчен махсус косметиканы ничек күбрәк куллансаң, бетчәләр шуның кадәр тизрәк бетәчәк» дигән фикер дөрес түгел, киресенчә, бит тиресе шок хәленә килергә мөмкин.

Пумалаларыңны ешрак юарга тырыш!

Тональ крем, пудра һәм башка бизәнү әйберләрен сөрткәндә кулланыла торган махсус пумалаларда шулай ук бик күп микроб ояларга мөмкин. Әгәр син махсус спонжларга тукталасың икән, аларның бер тапкыр кулланып була торганнарын алырга тырыш. Чөнки әлеге коралларда җыелган пычрак битеңә күчсә, тиз генә котыла алмассың.

Битеңне дөрес корыт!

Битеңне югач, савыт-саба корыткан кебек ышкырга тотынма, сөлгене йомшак кына итеп битеңә тидереп ал. Бит тиресе суны үзе мөстәкыйль рәвештә алып бетерергә тиеш.

Бу биттә бетчәләрнең барлыкка килүенең тышкы сәбәпләре иде. Ләкин кайчакта битеңне ничек кенә чистартсаң да, ничек кенә назласаң да, бетчәләр барыбер чыга тора. Ни өчен? Чөнки бетчәләр – организмдагы кайбер җитешсезлекләр турында кисәтүче ярдәмчеләр дә.

Бит тиресе чирләре белгече, дерматолог Любовь Хачатурян киңәше:

«Әгәр дә битегезнең гел бер урынында бертуктаусыз бетчәләр чыга икән, бу табибка мөрәҗәгать итү өчен җитди сәбәп. Битне бетчә басу акне чире дип атала. Акненың сәбәпләре дә җитәрлек: гормоннар, генетика, яшәү рәвеше, туклануга җавапсыз караш. Беренче чиратта без сезгә гормоннарга анализлар тапшырырга киңәш итәбез. Анализларыгыз бик үк яхшы түгел икән, дерматолог сезне эндокринологка җибәрәчәк, бу табиб исә сезгә дарулар, дәвалану планы язып бирергә тиеш була. Әгәр дә анализларыгыз нормада икән, димәк, сезгә бары тик яшәү рәвешегезне, туклануыгызны тәртипкә салырга кирәк:

Ашамлыклардан сөт продуктларын алып куеп торыгыз!

Сөтне рационнан төшереп калдырып карагыз. Безгә бала чактан ук «сөт ул – витаминнар сандыгы» дип сеңдерәләр. Тик күп кенә кешеләр лактозаны эшкәртә алмый (бу кешенең яшь үзенчәлегенә бәйле рәвештә дә барлыкка килергә мөмкин), ул аллергия китереп чыгара ала һәм реакцияне бетчә итеп күрсәтә (иң еш очрый торган сәбәпләрнең берсе).

Пакетлы сөттә еш кына тәмләткечләр һәм гормоннар бар, алар белән җитештерүчеләр, гадәттә, сыерларны тукландыра. Бәхеткә, сыер сөтенең аналоглары җитәрлек, әгәр миндаль һәм кокос сөте кыйммәткә төшсә, солы сөте гади сөт бәясендә тора.

Баллы ризыклардан баш тартыгыз!

Баллы, югары гликемик индекслы ризыкларны ашавыгызны контрольдә тотыгыз (баллы әйберләр, камыр ризыклары һ.б.). Алар тиренең майлы элементлар эшләтүче гормоннарына нык йогынты ясый, ә майлы бит тиресендә, белгәнегезчә, бетчәләр ешрак чыга.

Бит тиресенә ял итәргә бирегез!

Косметика җитештерүчеләр үзләренең продуктларын «чын, табигый компонентлардан гына тора» дип ышандырса да, ял көннәрендә булса да бизәнү әйберләрен кулланмый торыгыз. Ял көнендә үзегез генә түгел, битегез дә ял итсен, табигый майлар, төнәтмәләр сөртсәгез, битегез сезгә рәхмәт кенә әйтер. Җитәрлек итеп йокларга тырышыгыз, тәүлекнең 7–8 сәгате йокыга бүленергә тиеш.

Стресска бирелмәгез!

Стресс шартларында организм адреналин һәм кортизол гормоннарын актив рәвештә эшләп чыгара, алар тире маен чыгаруны көчәйтә.

Кайчакта битеңдә барлык дөньяга «сәлам» биреп торучы әлеге «иптәшләр»нең барлыкка килүе өчен кремны алыштыру да җитә.  

Беркайчан да бетчәләреңне сытма! Бетчәне сытканда ярага пычрак керә, һәм бетчәләр бөтен биткә таралачак, беткәч тә әле, эзләре калачак.

Айсылу ХАФИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев